«ПРОМТЕХ» корпорациясенең Казан предприятиеләре «Армия-2022»дә үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр

2022 елның 19 августы, җомга

«ПРОМТЕХ» корпорациясе предприятиеләренең берләштерелгән стендында «ПРОМТЕХ-Казань» үзәк пульт макеты һәм җиңел вертолетлар өчен приборлар панеле мисалында модуль конструкциясенең өстенлекләрен күрсәтте. Аларның төп өстенлеге – монтажның югары тизлеге һәм демонтажлау, җыюның технологик тизлеге, техник хезмәт күрсәтү уңайлыгы һәм тестлаштыру циклын кыскарту. Башка перспективалы эшләнмәләр арасында «ПРОМТЕХ-Казань» икътисадый һәм җиңел үзләштерелә торган җыю стапельләрен һәм авиация техникасының төрле эшләнмәләрен ясау өчен җайланмаларны күрсәтте.

 «Казан синтетик каучук заводы» (аның арсеналында 160 төрдән артык җитештерелә) Россиядә аналогы булмаган резинотехник эшләнмәләр күрсәтте. Бүгенге көндә алар авиация, диңгез һәм автомобиль техникасы җитештерүдә киң кулланыла инде.

Узган ел оборона продукциясе җитештерүне яңадан башлап җибәргән «КЗСК»ның тагын бер яңалыгы – авиация һәм ракета ягулык бакларын герметизацияләү өчен кулланыла торган тиоколлы герметиклар. 

Исегезгә төшерәбез, 15-21 августта Мәскәүдә «Армия-2022» халыкара хәрби-техник форумы уза, аның кысаларында мең ярымга якын Россия предприятиесе 28 000  артык хәрби һәм икеләтелгән билгеләнештәге продукция үрнәкләрен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International