ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов җитәкчелегендә республикада сәнәгать предприятиеләрен әлеге эшчәнлеккә җәлеп итү максатында балалар техник иҗатын үстерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Казанга Белоруссиядән РУП «Могилевоблгаз»  газ белән тәэмин итү оешмасы делегациясе килде. Аны компаниянең генераль директоры Руслан Волков җитәкли.


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Ул 28 ноябрьдә Мәскәү өлкәсендә  «Сенеж» остаханә идарәсе базасында узачак. Укырга килүчеләр өчен 40тан артык спикер чыгыш ясаячак - чимал компанияләрендә, эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгате, төзелеш һәм транспорт өлкәсе, кунакчыллык индустриясендә остазлыкның алдынгы системаларын төзү буенча экспертлар сөяләчәк.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

ТР Хөкүмәте йортында  ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


25
октябрь, 2024 ел
җомга

ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Монголия Президенты Администрациясе җитәкчесе Гомбожава Занданшатар белән очрашты.


24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия энергетика министры Сергей Цивилев, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашында КДЭУда «Energynet.Lab» электр энергетикасы өлкәсендә фәнни-белем бирү лабораториясе ачылды.


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә Беларусь Республикасы тышкы эшләр министры Максим Рыженков, Беларусь Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник булды.

Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге «Татарстан - Эфиопия» түгәрәк өстәле узды.  Анда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, Демократик Эфиопия Федератив Республикасы тышкы эшләр министры Мисгану Арга Моач, Эфиопия тау чыгару сәнәгате министры Хабтаму Тегегне һәм башкалар катнашты.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады. Республиканың сәнәгать потенциалы турында аңа Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International