Кичә «ЮвелирЭкспо.Казан» XII махсуслаштырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсенең ачылышы узды. Күргәзмә “Казан ярминкәсе”ндә 2–6 июль көннәрендә узачак.
Әлеге күргәзмә – эшлекле элемтәләр урнаштыру, коммерцияле сөйләшүләр һәм профессиональ мәгълүмат белән уртаклашу өчен уңайлы мәйданчык. Күргәзмәдә кыйммәтле алтын һәм көмеш эшләнмәләрдән алып, premium-класслы ювелир әйберләр табарга була.
Быел катнашучылар арасында Екатеринбург, Калининград, Кострома, Мәскәү, Санкт–Петербург, Якутск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 200 артык ювелир әйберләр җитештерүче һәм аларны сатучы оешмалар катнаша.Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин катнашты. Министр урынбасары Татарстан Республикасы кулланучыларын энергия белән тәэмин итү куркынычсызлыгын һәм ышанычлы тәэмин итү мәсьәләләре хакында чыгыш ясады.Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Рәшат Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “РАФФ” компанияләр төркеменә булган визитында катнашты.
Ул заводның җитештерү мәйданчыкларын карады, яңа җиһазлар белән танышты. Завод җитәкчелеге вәкилләре хәбәр итүенчә, “Төзелеш конструкцияләре заводы” ААҖ – Татарстанның күптәннән эшли торган күп профилле предприятиеләренең берсе. 2014 елның март аенда “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖ беренче чираты сафка бастырылган.
Яңа җитештерүнең инвесторы – “РАФФ” төзелеш компаниясе. Әлеге предприятие катлаулы профильләрне үз эшчәнлегендә кулланачак (төрле катлаулыктагы объектларны төзү), шулай ук аларны сатачак та.28 июньдә Менделеев шәһәрендә Яңа Менделеев химия заводының 25 еллыгы билгеләп утелде. Тантаналы чара “Химик” стадионында үтте. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Рашат Фәттахов катнашты. Тантаналы бәйрәмдә юбилей уңаеннан оешма хезмәткәрләре, ветераннар, Русия, Казахстан, Балтия илләреннән купсанлы коллегалар котладылар.
2014 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Аньхой провинциясе (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Визит программасы кысаларында “Майский” комбинаты” ҖЧҖ, “Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе” (КМПО) ААҖ, Казан компрессор заводы белән танышачаклар.