Узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.
Бүген «Сәнәгать үсеше турында» киңәшмәсе кысаларында республика сәнәгать предприятиеләрен «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме белән бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге исемгә Татарстан Республикасының оборона-сәнәгать комплексындагы 14 предприятие лаек булган, алар арасында: «ВАКУУММАШ» АҖ, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «Казан төгәл машина төзелеше заводы» ФКП, «Казан оптика-механика заводы» АҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Казан «Электроприбор» заводы» ААҖ, «КМПО» АҖ, Казан С.П.Горбунов исемендәге авиация заводы - «Туполев» ГАҖ филиалы, «ТАСМА» ФҖП» ҖЧҖ, «Мелита» ҖЧҖ, «ГосНИИХП» ФКП һәм «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП.
«Бөек Ватан сугышы елларында безнең заводларда фронт өчен стратегик мөһим продукция җитештерелгән. Бүген безгә сәнәгать предприятиеләренең безнең уртак җиңүебезгә керткән өлешен мәңгеләштерү мөһим, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 июлендә «Җиңү» Россия оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстан башкаласы илнең башка 18 шәһәре арасында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Бүген Казанда Казан Гипронииавиапром җитәкчесе Борис Тихомировка барельеф ачтылар.
Барельеф Дементьев ур., 1 адресы буенча Гипронииавиапром бинасында урнаштырылган.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, "Технодинамика" АҖ генераль директоры Игорь Насенков, предприятие ветераннары катнашты.
Борис Тихомиров предприятиедә 50 ел эшләгән, бирегә 1970 елда студент эскәмиясеннән килгән.
Барельефны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Борис Тихомиров – үзе турында якты эз калдырган уникаль кеше булган. "Мин аны шәхсән белә идем һәм бик хөрмәт итәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ул үз Республикасының, үз иленең патриоты иде. Аның эше яшәячәк".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Борис Тихомировның Казан Гипронииавиапром бинасында барельеф урнаштыру инициативасы белән чыккан хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.
Олег Бочаров, шулай ук барельеф Борис Тихомиров турындагы истәлекне саклап калу мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады.
Юрий Слюсарь искә төшергәнчә, Тихомиров – эшенә бөтен гомерен биргән кеше. Ул ассызыклаганча, Тихомиров ярдәме белән институт Советлардан соң куәтле предприятие буларак сакланып калган.
Барельефны ачканнан соң чарада катнашучылар, предприятие ветераннары аңа чәчәкләр салдылар.
Бүгенге көндә төп максат – предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казан дәүләт казна дары заводында узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов «Татнефть» ГАҖ һәм республика югары уку йортлары, оешмалары арасында кооперация чылбырларын җайга салу буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә кысаларында Татарстанның нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә әйдәп баручы компаниясенең үзара хезмәттәшлеге турында «Татнефть» ГАҖ Технологик үсеш үзәгенең перспективалы үсеше буенча баш эксперты Евгений Акъегетов сөйләде.
Чарада «Казан милли тикшеренү технология университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ» ЮҺБ ФДБМУ, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Әлмәт дәүләт нефть институты» ЮҺБ ФДБМУ, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Иннополис университеты» ЮҺБ АКО, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һ.б. вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында яклар импортны алыштыру технологияләрен, продукциясен булдыру буенча үзара файдалы кооперация чылбырларын төзү максатларында компанияләр һәм фәнни оешмаларның тырышлыгын берләштерергә кирәклекне хуплады.
Исегезгә төшерәбез, 5 майда, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ һәм индустрия предприятиеләренең уртак проектларын карау буенча шундый ук киңәшмә узган иде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ һәм сәнәгать предприятиеләре арасында кооперация чылбырларын булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында узды.
»Без импортны алыштыру технологияләрен булдыру чараларын күрергә кирәкле хәлдә торабыз, – дип билгеләде министр урынбасары. –
«Бүген Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш стратегиясен һәм «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасын формалаштыру буенча эш алып барыла. Моның өчен эшче төркем оештырылды, аның составына министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре керә».
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 25 апрелендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан «Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгын игълан итү турында» 231 номерлы указны (2022-2031 еллар) имзалаган, шуңа бәйле рәвештә әлеге юнәлеш үзенең әһәмиятен ассызыклый гына.
Бөтенроссия дәрәҗәсендә фән һәм технологияләр унъеллыгының төп бурычлары билгеләнгән:
- талантлы яшьләрне тикшерү һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү;
- тикшеренүчеләрне һәм эшләнүчеләрне җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итүгә ярдәм итү;
- Россия гражданнары өчен Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турында мәгълүматның үтемлелеген арттыру.
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы фәнни комплексының агымдагы торышына аудит кысаларында стратегик һәм гамәли сессияләрне гамәлгә ашыру; комплекслы фәнни-техник программаларны эшләү һәм тормышка ашыру өчен предприятиеләрнең гаризаларын әзерләү; алдынгы инженер мәктәпләре булдыру; Татарстан һәм студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең «Илкүләм интеллектуаль үсеш» фәнни-проект эшчәнлегенә ярдәм итү фонды арасында актив рәвештә хезмәттәшлек алып барыла.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» компаниясендә «Хезмәтне саклау» компетенциясе буенча «Техмаш» фәнни-җитештерү комплексының сайлап алу чемпионатына йомгак ясалган. Бәйге нәтиҗәләре буенча POZIS холдинг предприятиеләренең ТОП-5 исемлегенә кергән.
Холдинг эчендәге чемпионат вакытында, техник бирем буенча, катнашучыларга хезмәтне саклау буенча аңлатма һәм шәхси саклану чараларының шәхси карточкаларын эшләргә, документацияне тикшерергә һәм эш урыннарында хәвеф-хәтәрләрне бәяләргә, шулай ук «Җитештерү травматизмын киметү коралы буларак куркынычсызлык культурасы» темасына презентация төзергә кирәк булган.
«ПОЗиС» АҖ вәкилләре Татьяна Румянцева һәм Виктория Шилова бәйгенең барлык этапларында да хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә оештыру эшенең югары дәрәҗәсен раслап, һөнәри осталыкларын күрсәткән.
POZIS җитештерү процессының барлык стадияләрендә хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт шартларын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә, төрле ресурсларны җәлеп итә, шул исәптән төрле профильле бәйгеләрдә катнаша. Ел саен заводның структур бүлекчәләре арасында эш урыннарында имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны кисәтү буенча эшне активлаштырырга ярдәм итүче хезмәтне саклау системасын иң яхшы оештыруга карау бәйгесе үткәрелә. Хезмәтне саклау буенча «ПОЗиС» АҖ белгечләре «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» республика бәйгесендә даими катнашалар, анда традицион рәвештә призлы урыннар алалар.
Имин хезмәт шартлары, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау турында кайгырту – POZIS компаниясендә тәкъдим ителгән мөһим принцип. Бу юнәлеш закон һәм башка норматив документлар таләпләренә туры китереп төзелгән тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала.
Предприятиедә эш урыннарында хезмәт шартлары торышын даими контрольдә тоталар. Хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәткәрләрне үз вакытында укыталар. Мәсәлән, 2021 елда 700дән артык кеше үз белемнәрен камилләштергән.
Компания хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары һәм дәвалау-профилактик туклану белән тәэмин итә. 2021 елда бу максатларга 30 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, завод хезмәткәрләре мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүләрен һәм башка мәҗбүри тикшерүләрне уза. Эшләнгән һәм расланган корпоратив стандартлар нигезендә хезмәткәрләрнең шифаханә-курорт дәвалавы оештырыла.
«POZIS җитештерү процессының барлык юнәлешләрендә, эшчәнлеккә заманча җиһазлар, автоматлаштыру чаралары, яңа технологияләр һәм мәгълүмат системаларын кертү хисабына, завод хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Безнең предприятиедә травматизм һәм һөнәри авырулар булмау заводта хезмәтне саклау эшенең югары дәрәҗәдә куелуын раслый», – дип билгеләп үтте Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.
Татарстан Республикасы зур югалту кичерде. 67 нче яшендә «Бетар» ПКФ ҖЧҖ генераль директоры Ринат Фәрдиев вафат булган.
Ринат Зәкәр улы Фәрдиев 1955 елның 26 маенда Азнакай районының Актүбә бистәсендә туган. Казан авиация институтын машина төзелеше технологиясе, металл кисү станоклары һәм инструментлар белгечлеге буенча тәмамлаган. 1980 елның апрелендә хезмәт юлын Чистай сәгать заводында гади инженер-технологтан башлый, шунда ук үзен принципиаль, җаваплы һәм грамоталы белгеч итеп күрсәтә.
1981 елның декабрендә инициативалы белгеч Материалларны нормалаштыру бюросы башлыгы итеп билгеләнә.
Производствода эшләү, кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе, оештыру сәләте һәм лаеклы абруй казануы нәтиҗәсендә 1985 елдан башлап Р.З. Фәрдиевны КПССның Чистай ДК күчерәләр.
1991 елда Ринат Зәкәр улы кирпеч заводы директоры буларак яңадан производствога кайта. Әмма сәгать производствосында эшләргә омтылышы күбрәк була. Техник яктан белемле, югары квалификацияле белгеч 1991 елның декабреннән беренче категорияле инженер-технолог, баш технолог бүлегенең бюро башлыгы булып эшли, ә 1994 елның гыйнварында эшлекле сыйфатлар, югары җаваплылык дәрәҗәсе һәм барлык проблемалы мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә белүе аркасында Ринат Зәкәр улын техник мәсьәләләр буенча су исәпләгечләр җитештерү башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. Р.З. Фәрдиев катнашында бу чорда завод өчен принципиаль яңа продукция: кайнар һәм салкын су исәпләгечләре, көнкүреш газ счетчиклары эшләп чыгару һәм җитештерү кертелә. Аның җитәкчелегендә су үлчәгечләрнең яңа модельләре үзләштерелә, җитештерүнең заманча технологияләре кертелә. Бу эшләнмәләрне үзләштерү һәм чыгару заводка җылылык энергетикасы ресурсларын исәпкә алу приборлары базарында ныгырга һәм Россиядә алдынгы позицияләрне алырга мөмкинлек бирә.
Оештыручылар советы карары белән Ринат Зәкәр улы 1997 елның 1 апреленнән «Бетар» ПКФ ҖЧҖ директоры итеп билгеләнә.
Эшнең барлык участокларында Ринат Зәкәр улы талант, кешеләрне берләштерә белү, ышаныч, хөрмәт атмосферасы тудыру һәм шуның белән бергә югары таләпчәнлек күрсәтә. Ул принципиаль һәм энергияле, хезмәт коллективларының тырышлыгын предприятие алдында торган дәүләт бурычларын уңышлы үтәүгә юнәлдерүче җитәкче булды. Кешеләргә, аларның ихтыяҗларына игътибарлы булуы, эшчәнлеге белән республикада хөрмәт һәм абруй казанды.
Ринат Фәрдиев ирешелгән хезмәт уңышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Ринат Зәкәр улы Фәрдиев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
А.Ә. Кәримов
РФ Хөкүмәте пациентларның куркынычсызлыгы өчен теркәлмәгән дарулар һәм медицина эшләнмәләрен сату һәм илгә кертү өчен җинаять һәм административ җаваплылыгына төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән. Бу темага кагылышлы закон проектлары Дәүләт Думасы тарафыннан 17 майда беренче укылышта каралачак.
Шулай итеп, РФ Җинаять кодексының 238.1 статьясына һәм Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 6.33 статьясына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Хәзер бу статьялар, аерым алганда, Россиядә «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан куллануга тәкъдим ителгән» дарулар һәм мед. эшләнмәләрен кертү һәм сату өчен нинди дә булса җаваплылыкны күздә тотмый. Хөкүмәтнең закон проектлары Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә кагылышлы төгәллекләрне тематик статьялардан бетерергә тәкъдим итә.
РФдә теркәлмәгән даруларны кертү һәм сату турындагы статьялар буенча җинаять һәм административ җаваплылыгын ил эчендә җитештерелми торган яки 61-ФЗ һәм 323-ФЗ номерлы федераль законнар (дару чаралары әйләнеше һәм сәламәтлек саклау нигезләре турында законнар) нигезендә тарату өчен рөхсәт ителгән очракта гына төшереп калдырачаклар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре гамәлдә булмаячак, дип күздә тотыла.
Хөкүмәт бәяләве буенча, Җинаять кодексының һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының статьяларында гамәлдә булган искәрмәләр РФдә теркәлмәгән чит ил дару чараларын һәм иминлеге расланмаган медицина әйберләрен кертүне хакыйкатьтә декриминальләштерә, чөнки Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре» дигән бердәй атамалы исемлекне алып бармый. Закон проектларына аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының төгәл дару препаратына һәм аның җитештерүчесенә бәйле булмаган халыкара патент алмаган төп дару чараларының бары тик якынча исемлеге генә бар.
«Китерелгән хокукый билгесезлек хокук саклау органнарына теркәлмәгән дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре әйләнеше фактларын ачыклау очрагында нигезле процессуаль карар кабул итәргә мөмкинлек бирми», - диләр Хөкүмәттә. Министрлар Кабинетында тәгаенләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россиядә теркәлмәгән, ил эчендә җитештерелми торган, аеруча авыр патологияле балаларга, шулай ук яңа коронавирус йогышы булган пациентларны дәвалау өчен даруларның төгәл атамаларын кертү һәм әйләнештә йөртүне күздә тоткан карарлар кабул ителәчәк.
Аргентина – Россия эш клубы әгъзасы Поли Коусиньо сүзләренә караганда, Украина тирәсендәге вәзгыять Аргентинаның проектны гамәлгә ашыру теләгенә йогынты ясамаган.
Аргентина ягы Көньяк Америка Республикасында «Камаз» йөк машиналарын җыю буенча завод төзү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып баруны дәвам иттерә. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Аргентина-Россия эш клубы әгъзасы Поли Коусиньо хәбәр итте.
«Без «Камаз»ны тәкъдим итәргә һәм завод төзергә телибез»,– диде ул журналистларга.
Ул хәбәр иткәнчә, Буэнос-Айрес янында урнашкан Хосе-Клементе-Пас муниципалитеты Башлыгы Марио Альберто Иши завод төзү өчен урын сыйфатында җирле сәнәгать паркын тәкъдим иткән. Моннан тыш, ихтимал проект өчен Аргентина компаниясе – партнер сайланган инде. Коусиньо билгеләп үткәнчә, Аргентина ягы продукция белән тәэмин итү җирле базарга гына түгел, ә Көньяк Америка гомуми базарының башка илләренә дә барыр дип өметләнә.
Коусиньо сүзләренә караганда, Украина тирәсендәге вәзгыять Аргентина ягының проектны гамәлгә ашыру теләгенә йогынты ясамаган. «Россиягә карата кертелгән санкцияләр аркасында чикләүләр бар, әмма без моның вакытлыча булуын аңлыйбыз. Без «Камаз» белән Аргентина арасындагы мөнәсәбәтләрне хәзер үк төзи башларга телибез, һәм хәзер туры килә торган чор дип саныйм», - дип өстәде ул. Аның сүзләренә караганда, якын арада ул проектның перспективалары турында фикер алышу өчен Мәскәүгә барырга планлаштыра.
Узган елның декабрендә Россия Федерациясенең Көньяк Америка Республикасындагы Илчесе Дмитрий Феоктистов хәбәр иткәнчә, Аргентина ягы «Камаз» продукциясен җитештерүне локальләштерү мөмкинлеге белән кызыксына.
Татарстанда СИБУРның аерымланган структур бүлекчәсе эшли башлады. Ул республикада компаниянең җитештерү предприятиеләрен тәэмин итү, аларга ярдәм итү буенча кайбер функцияләрне үз эченә ала. Казанда яңа структура эшенең беренче көненә багышланган чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев катнашты. Ачылу тантанасында чыгыш ясап, ул хезмәттәшләрен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Альберт Кәримов исеменнән котлады.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы белән СИБУР арасында планлы эш алып барыла һәм 2021 елның сентябрендә имзаланган килешү кысаларында хезмәттәшлек үсә. Татарстанда яңа структураны ачу компаниянең җитештерү куәтләрен үстерү, югары технологияле эш урыннары булдыру юлында мөһим адым булачак, дип саный Алексей Савельев.
Идарә әгъзасы – «СИБУР» ҖЧҖ идарәче директоры, «Бизнес-процесслар. Гомуми корпоратив сервислар. Корпоратив идарә» бүлекчәсе җитәкчесе Марина Медведева СИБУР тарафыннан күп еллар дәвамында тарихи периметр предприятиеләрендә кертелгән барлык идея һәм тәҗрибәләр яңа хезмәткәрләрдән кайтаваз алачагына ышаныч белдерде. Аның сүзләренә караганда, алар алдында эксперт, һөнәри һәм карьера үсешенең чиксез перспективалары ачылачак.
СИБУРның аерымланган структур бүлекчәсе турында
Аерымланган структур бүлекчә төбәктәге эре кластерга: «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим» һәм ТГК-16 предприятиеләренә хезмәт күрсәтәчәк, ә соңыннан компаниянең башка предприятиеләренә дә үз функцияләрен киң җәелдерү мөмкинлегенә ия булачак. Аерымланган структур бүлекчә Татарстан предприятиеләренә СИБУРның бизнес-культурасын үзләштерергә, бердәм процесслы телгә күчәргә, экспертиза һәм идарә итү системалары белемнәрен арттырырга һәм, әлбәттә, сервис алымнарын унификацияләргә ярдәм итәчәк. Шунысы мөһим, аерымланган структур бүлекчә хезмәткәрләре Татарстанның географик периметрында кала, димәк, төбәктәге эш урыннары да саклана.
Физик яктан аерымланган структур бүлекчә ике мәйданчыкта: Казанда һәм Түбән Камада урнашкан. Структурага кайбер оешмалардан: «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим» һәм ТГК-16, шулай ук Түбән Новгородтагы бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгеннән һәм корпоратив үзәктән хезмәткәрләрнең бер өлеше керәчәк. Моннан тыш, аларга «ТАИФ» АҖ хезмәттәшләре дә кушылачак. Шул ук вакытта акционерлык җәмгыяте исемен СИБУР-РТ итеп үзгәрткәннән соң, җитештерү активлары белән акционер идарә итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү функциясен саклый.
Аерымланган структур бүлекчәдә икътисад һәм финанслар, гомумкорпоратив сервислар (бизнес белән тәэмин итү), корпоратив идарә итү, маркетинг һәм сату, клиентлар сервисы үзәге, юридик ярдәм һ.б. кебек функцияләр хезмәткәрләре эшләячәк. Аерымланган структур бүлекчә белгечләре үз эшенең профильле өлкәләренә, шулай ук эшчәнлекнең яңа масштабына игътибар юнәлтү нәтиҗәсендә компетенцияләрне тирәнәйтә һәм экспертиза үстерә алачаклар.
СИБУР – Россиянең интеграцияләнгән иң эре нефть, газ, химия компаниясе һәм глобаль нефть-газ химиясе компанияләренең иң динамик үсүче компанияләренең берсе. Уникаль вертикаль-интеграцияләнгән бизнес-модель СИБУРга куллану товарлары һәм автомобильләр җитештерүдә, төзелештә, энергетикада, шулай ук химия сәнәгатендә һәм бөтен дөнья буенча 100 илдә кулланыла торган югары конкуренцияле продукция булдырырга мөмкинлек бирә.