Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Татнефть» ГАҖ һәм республика югары уку йортлары, оешмалары арасында кооперация чылбырларын җайга салу буенча киңәшмә узды

2022 елның 6 мае, җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов «Татнефть» ГАҖ һәм республика югары уку йортлары, оешмалары арасында кооперация чылбырларын җайга салу буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә кысаларында Татарстанның нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә әйдәп баручы компаниясенең үзара хезмәттәшлеге турында «Татнефть» ГАҖ Технологик үсеш үзәгенең перспективалы үсеше буенча баш эксперты Евгений Акъегетов сөйләде.

Чарада «Казан милли тикшеренү технология университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ» ЮҺБ ФДБМУ, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Әлмәт дәүләт нефть институты» ЮҺБ ФДБМУ, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Иннополис университеты» ЮҺБ АКО, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һ.б. вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында яклар импортны алыштыру технологияләрен, продукциясен булдыру буенча үзара файдалы кооперация чылбырларын төзү максатларында компанияләр һәм фәнни оешмаларның тырышлыгын берләштерергә кирәклекне хуплады.

Исегезгә төшерәбез, 5 майда, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ һәм индустрия предприятиеләренең уртак проектларын карау буенча шундый ук киңәшмә узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International