67 нче яшендә «Бетар» ПКФ ҖЧҖ генераль директоры Ринат Фәрдиев вафат булган

2022 елның 3 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы зур югалту кичерде. 67 нче яшендә «Бетар» ПКФ ҖЧҖ генераль директоры Ринат Фәрдиев вафат булган. 

Ринат Зәкәр улы Фәрдиев 1955 елның 26 маенда Азнакай районының Актүбә бистәсендә туган. Казан авиация институтын машина төзелеше технологиясе, металл кисү станоклары һәм инструментлар белгечлеге буенча тәмамлаган. 1980 елның апрелендә хезмәт юлын Чистай сәгать заводында гади инженер-технологтан башлый, шунда ук үзен принципиаль, җаваплы һәм грамоталы белгеч итеп күрсәтә. 

1981 елның декабрендә инициативалы белгеч Материалларны нормалаштыру бюросы башлыгы итеп билгеләнә. 

Производствода эшләү, кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе, оештыру сәләте һәм лаеклы абруй казануы нәтиҗәсендә 1985 елдан башлап Р.З. Фәрдиевны КПССның Чистай ДК күчерәләр. 

1991 елда Ринат Зәкәр улы кирпеч заводы директоры буларак яңадан производствога кайта. Әмма сәгать производствосында эшләргә омтылышы күбрәк була. Техник яктан белемле, югары квалификацияле белгеч 1991 елның декабреннән беренче категорияле инженер-технолог, баш технолог бүлегенең бюро башлыгы булып эшли, ә 1994 елның гыйнварында эшлекле сыйфатлар, югары җаваплылык дәрәҗәсе һәм барлык проблемалы мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә белүе аркасында Ринат Зәкәр улын техник мәсьәләләр буенча су исәпләгечләр җитештерү башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. Р.З. Фәрдиев катнашында бу чорда завод өчен принципиаль яңа продукция: кайнар һәм салкын су исәпләгечләре, көнкүреш газ счетчиклары эшләп чыгару һәм җитештерү кертелә. Аның җитәкчелегендә су үлчәгечләрнең яңа модельләре үзләштерелә, җитештерүнең заманча технологияләре кертелә. Бу эшләнмәләрне үзләштерү һәм чыгару заводка җылылык энергетикасы ресурсларын исәпкә алу приборлары базарында ныгырга һәм Россиядә алдынгы позицияләрне алырга мөмкинлек бирә. 

Оештыручылар советы карары белән Ринат Зәкәр улы 1997 елның 1 апреленнән «Бетар» ПКФ ҖЧҖ директоры итеп билгеләнә.  

Эшнең барлык участокларында Ринат Зәкәр улы талант, кешеләрне берләштерә белү, ышаныч, хөрмәт атмосферасы тудыру һәм шуның белән бергә югары таләпчәнлек күрсәтә. Ул принципиаль һәм энергияле, хезмәт коллективларының тырышлыгын предприятие алдында торган дәүләт бурычларын уңышлы үтәүгә юнәлдерүче җитәкче булды. Кешеләргә, аларның ихтыяҗларына игътибарлы булуы, эшчәнлеге белән республикада хөрмәт һәм абруй казанды. 

Ринат Фәрдиев ирешелгән хезмәт уңышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Ринат Зәкәр улы Фәрдиев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

А.Ә. Кәримов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International