POZISта хезмәтне саклау көне

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» компаниясендә «Хезмәтне саклау» компетенциясе буенча «Техмаш» фәнни-җитештерү комплексының сайлап алу чемпионатына йомгак ясалган. Бәйге нәтиҗәләре буенча POZIS холдинг предприятиеләренең ТОП-5 исемлегенә кергән.

Холдинг эчендәге чемпионат вакытында, техник бирем буенча, катнашучыларга хезмәтне саклау буенча аңлатма һәм шәхси саклану чараларының шәхси карточкаларын эшләргә, документацияне тикшерергә һәм эш урыннарында хәвеф-хәтәрләрне бәяләргә, шулай ук «Җитештерү травматизмын киметү коралы буларак куркынычсызлык культурасы» темасына презентация төзергә кирәк булган.

«ПОЗиС» АҖ вәкилләре Татьяна Румянцева һәм Виктория Шилова бәйгенең барлык этапларында да хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә оештыру эшенең югары дәрәҗәсен раслап, һөнәри осталыкларын күрсәткән. 

POZIS җитештерү процессының барлык стадияләрендә хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт шартларын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә, төрле ресурсларны җәлеп итә, шул исәптән төрле профильле бәйгеләрдә катнаша. Ел саен заводның структур бүлекчәләре арасында эш урыннарында имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны кисәтү буенча эшне активлаштырырга ярдәм итүче хезмәтне саклау системасын иң яхшы оештыруга карау бәйгесе үткәрелә. Хезмәтне саклау буенча «ПОЗиС» АҖ белгечләре «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» республика бәйгесендә даими катнашалар, анда традицион рәвештә призлы урыннар алалар. 

Имин хезмәт шартлары, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау турында кайгырту – POZIS компаниясендә тәкъдим ителгән мөһим принцип. Бу юнәлеш закон һәм башка норматив документлар таләпләренә туры китереп төзелгән тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала. 

Предприятиедә эш урыннарында хезмәт шартлары торышын даими контрольдә тоталар. Хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәткәрләрне үз вакытында укыталар. Мәсәлән, 2021 елда 700дән артык кеше үз белемнәрен камилләштергән.

Компания хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары һәм дәвалау-профилактик туклану белән тәэмин итә. 2021 елда бу максатларга 30 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, завод хезмәткәрләре мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүләрен һәм башка мәҗбүри тикшерүләрне уза. Эшләнгән һәм расланган корпоратив стандартлар нигезендә хезмәткәрләрнең шифаханә-курорт дәвалавы оештырыла. 

«POZIS җитештерү процессының барлык юнәлешләрендә, эшчәнлеккә заманча җиһазлар, автоматлаштыру чаралары, яңа технологияләр һәм мәгълүмат системаларын кертү хисабына, завод хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Безнең предприятиедә травматизм һәм һөнәри авырулар булмау заводта хезмәтне саклау эшенең югары дәрәҗәдә куелуын раслый», – дип билгеләп үтте Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе,  «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International