Татарстанда СИБУРның яңа структурасы булдырылды

2022 елның 29 апреле, җомга

Татарстанда СИБУРның аерымланган структур бүлекчәсе эшли башлады. Ул республикада компаниянең җитештерү предприятиеләрен тәэмин итү, аларга ярдәм итү буенча кайбер функцияләрне үз эченә ала. Казанда яңа структура эшенең беренче көненә багышланган чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев катнашты. Ачылу тантанасында чыгыш ясап, ул хезмәттәшләрен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Альберт Кәримов исеменнән котлады.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы белән СИБУР арасында планлы эш алып барыла һәм 2021 елның сентябрендә имзаланган килешү кысаларында хезмәттәшлек үсә. Татарстанда яңа структураны ачу компаниянең җитештерү куәтләрен үстерү, югары технологияле эш урыннары булдыру юлында мөһим адым булачак, дип саный Алексей Савельев.

Идарә әгъзасы – «СИБУР» ҖЧҖ идарәче директоры, «Бизнес-процесслар. Гомуми корпоратив сервислар.  Корпоратив идарә» бүлекчәсе җитәкчесе Марина Медведева СИБУР тарафыннан күп еллар дәвамында тарихи периметр предприятиеләрендә кертелгән барлык идея һәм тәҗрибәләр яңа хезмәткәрләрдән кайтаваз алачагына ышаныч белдерде. Аның сүзләренә караганда, алар алдында эксперт, һөнәри һәм карьера үсешенең чиксез перспективалары ачылачак.

 

СИБУРның аерымланган структур бүлекчәсе турында

Аерымланган структур бүлекчә төбәктәге эре кластерга: «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим» һәм ТГК-16 предприятиеләренә хезмәт күрсәтәчәк, ә соңыннан компаниянең башка предприятиеләренә дә үз функцияләрен киң җәелдерү мөмкинлегенә ия булачак. Аерымланган структур бүлекчә Татарстан предприятиеләренә СИБУРның бизнес-культурасын үзләштерергә, бердәм процесслы телгә күчәргә, экспертиза һәм идарә итү системалары белемнәрен арттырырга һәм, әлбәттә, сервис алымнарын унификацияләргә ярдәм итәчәк. Шунысы мөһим, аерымланган структур бүлекчә хезмәткәрләре Татарстанның географик периметрында кала, димәк, төбәктәге эш урыннары да саклана.

Физик яктан аерымланган структур бүлекчә ике мәйданчыкта: Казанда һәм Түбән Камада урнашкан. Структурага кайбер оешмалардан: «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим» һәм ТГК-16, шулай ук Түбән Новгородтагы бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгеннән һәм корпоратив үзәктән хезмәткәрләрнең бер өлеше керәчәк. Моннан тыш, аларга «ТАИФ» АҖ хезмәттәшләре дә кушылачак. Шул ук вакытта акционерлык җәмгыяте исемен СИБУР-РТ итеп үзгәрткәннән соң, җитештерү активлары белән акционер идарә итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү функциясен саклый.

Аерымланган структур бүлекчәдә икътисад һәм финанслар, гомумкорпоратив сервислар (бизнес белән тәэмин итү), корпоратив идарә итү, маркетинг һәм сату, клиентлар сервисы үзәге, юридик ярдәм һ.б. кебек функцияләр хезмәткәрләре эшләячәк. Аерымланган структур бүлекчә белгечләре үз эшенең профильле өлкәләренә, шулай ук эшчәнлекнең яңа масштабына игътибар юнәлтү нәтиҗәсендә компетенцияләрне тирәнәйтә һәм экспертиза үстерә алачаклар.

СИБУР – Россиянең интеграцияләнгән иң эре нефть, газ, химия компаниясе һәм глобаль нефть-газ химиясе компанияләренең иң динамик үсүче компанияләренең берсе. Уникаль вертикаль-интеграцияләнгән бизнес-модель СИБУРга куллану товарлары һәм автомобильләр җитештерүдә, төзелештә, энергетикада, шулай ук химия сәнәгатендә һәм бөтен дөнья буенча 100 илдә кулланыла торган югары конкуренцияле продукция булдырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International