Рөстәм Миңнеханов: Безнең төп максат – предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итү

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә төп максат – предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казан дәүләт казна дары заводында узды.

Киңәшмә эшен ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләр моңарчы күрелмәгән санкция һәм икътисадый басым шартларында эшли. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә икътисадның реаль секторына ярдәм итү буенча кайбер чаралар кабул ителде. «Предприятиеләргә гамәлдәге ярдәм чараларын системалы рәвештә җиткерергә кирәк. Эш адреслы алып барылырга тиеш. Әлегә бу система ахырына кадәр корылмаган. Һәр предприятие үз вакытында ярдәм алырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Җитештерүчеләр шулай ук ярдәм инструментларын активрак кулланырга тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә Татарстанның система булдыручы 15 сәнәгать предприятиесе генә әйләнештәге акчаларны тулыландыруга ташламалы кредитлар алуга гариза биргән.

Предприятиеләрнең тотрыклы эшләве өчен төп бурыч итеп ТР Президенты хезмәт коллективларын, бигрәк тә квалификацияле белгечләрне саклап калуны атады. Бу җәһәттән вәзгыять чагыштырмача тотрыклы. Рөстәм Миңнеханов завод җитәкчелеген – халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте линиясе буенча ярдәм чараларын кулланырга, ә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгын вәзгыять мониторингы алып барырга һәм оператив чаралар күрергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов импортны алыштыру һәм кооперация мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Бу чит ил комплект өлешләрен үзебезнекеләргә алыштыруга гына түгел, ә предприятиеләрне яңа кирәкле продукция белән тәэмин итүгә дә кагыла. Президент кыска вакыт эчендә үзебезнең белән алмаштырырга тиешле позицияләрне билгеләү буенча предприятиеләр белән эш алып барырга һәм ярдәм алу өчен федераль исемлеккә кертергә кушты.

«Җитештерүчеләргә яңа кооперация элемтәләре урнаштыруда ярдәм итәргә кирәк. Татарстанда яңа импортны алыштыручы производстволарның яхшы мисаллары бар инде», - диде Рөстәм Миңнеханов. Мәсәлән, «Түбән Кама нефть химиясе» изопрен җитештерү өчен катализатор чыгаруны җайга салды, ул тулысынча чит ил аналогларын алмаштыра, ә Менделеевскта принтерлар өчен тонер чыгару заводы эшли башлады.

Президент ассызыклаганча, яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен предприятиеләрнең үз конструкторлык бюроларын торгызу һәм фәнни мәктәп белән актив хезмәттәшлек итү мөһим. Хәзер Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсешенең комплекслы программасын эшләү төгәлләнеп килә. Федераль конкурслар кысаларында алдынгы инженер мәктәпләре, университет стартаплары, югары уку йортлары кампусларын булдыру буенча актив эш алып барыла. «Республика предприятиеләренә бу эшләрдә актив катнашырга кирәк, сезнең мәнфәгатьләрегез әлеге масштаблы проектларда максималь рәвештә исәпкә алынсын өчен. Шулай ук предприятиеләребезнең импортны алыштыру технологияләрен һәм җитештерүләрен булдыруга ярдәм итү буенча федераль чараларда катнашуын тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ЕврАзЭСның башка төбәкләре һәм илләре (Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) белән багланышларны үстерергә, яңа кооперация чылбырларын урнаштыру өчен төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк.

Моннан тыш, Татарстан Президенты предприятиеләрдә мәгълүмати куркынычсызлыкка карата таләпләрне катгыйландырырга, сәнәгать һәм терроризмга каршы куркынычсызлык чараларын катгый үтәргә кушты.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941−1945» дигән мактаулы исемгә лаек булган предприятиеләрне дә билгеләп үтте. «Илебез тарихында катлаулы чорлар булды. Без һәрвакыт өндәүләрне лаеклы кабул иттек һәм куелган максатларга ирештек. Бөек Ватан сугышы елларында илебез җиңүенә безнең сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре зур өлеш кертте. Хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге традицияләре хәзер дә, киләчәктә дә яшь буынга тапшырылыр дип ышанам», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International