Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина катнашында Татарстанда «Россиядә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар» Бөтенроссия конференциясе уза.
Статс-секретарь – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Роман Чекушов Зеленодольск предприятиеләрендә булды, анда аларның җитештерү һәм экспорт потенциалы белән танышты.
Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Бөгелмә районы предприятиеләренең директорлар советында катнашты. Бу хакимият органнары һәм бизнес арасындагы хезмәттәшлекнең уникаль муниципаль форматы.
«ТАГРАС» холдингы 2025 елдагы эшкә йомгак ясады – Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният йортында хезмәт коллективлары конференциясенә холдинг дивизионнары делегацияләре җыелды. Конференциядә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. Нефть сервисы төркеме генераль директоры Ленар Нәҗипов 2026 елга стратегик бурычлар турында сөйләде.
Имзалау NAIS гражданлык авиациясе инфраструктурасы күргәзмәсендә узды.
121 катнашучы бүген «Корстон» күңел ачу комплексында конкурс комиссиясе алдында үз эшләрен яклады.
Бүген Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин генераль директор урынбасары Ли Джен белән очрашты.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Көньяк Африка Республикасындагы Сәүдә вәкиле Петр Павленко белән онлайн-очрашу узды. Анда Татарстанның 30 дан артык предприятиесе вәкилләре катнашты.
«КЭР‑Холдинг» ИК «Электр энергетикасында яңа җиһазлар һәм технологияләр» федераль проекты кысаларында «Яңа атом һәм энергетика технологияләре» технологик лидерлык илкүләм проекты кысаларында гомуми суммасы 600 млн.сумлык өч грант отты.
Түбән Кама нефтехимы һәм Казаноргсинтез барлыгы 4,1 млн.тонна товар продукциясе җитештергән, бу 2024 ел нәтиҗәләреннән 14% ка артык, ул вакытта 3,6 млн.тонна продукция җитештерелгән. Үсеш факторлары Түбән Камада ЭП-600 комплексын да кертеп, яңа куәтләрне эшләтеп җибәрү, Казанда полиэтилен җитештерүне киңәйтү, шулай ук җитештерүчәнлекне арттыру, производстволарның йөкләнешен арттыру, җиһазларның эшен тотрыкландыру белән бәйле.