Татарстанда Solar Turbines газ турбиналы двигателе өчен илебездә беренче яндыргыч җайланмалар булдырдылар

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

«КЭР‑Холдинг» ИК «Электр энергетикасында яңа җиһазлар һәм технологияләр» федераль проекты кысаларында «Яңа атом һәм энергетика технологияләре» технологик лидерлык илкүләм проекты кысаларында гомуми суммасы 600 млн.сумлык өч грант отты.

Алынган акчалар энергетик җиһазлар, шул исәптән газ горелкасы, яну камералары һәм калаклар өчен бик мөһим комплектлаучы әйберләр эшләүгә юнәлдерелгән.

Бу акчалар хисабына компания Solar Turbines җитештерүчесенең Taurus 60 газ турбиналы двигателе өчен чиктән тыш әһәмиятле компонентларның тәҗрибә үрнәкләрен эшләгән һәм әзерләгән. Алабугадагы ГТУ‑ТЭС да яндыргыч җайланмаларның тәҗрибә комплектын кабул итү сынаулары уңышлы тәмамланды. Эшләнмә электр энергиясе эшләп чыгару һәм газ суырту җайланмаларында кулланыла торган чит ил комплектлау өлешләрен алмаштыру өчен каралган.

Россиядә шундый 40 тан артык газ турбинасы җайланмасы файдаланыла һәм проектны гамәлгә ашыру аларны үзебезнең ил чишелешләре хисабына ремонтлау һәм хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, чит илдән китертелә торган әйберләргә бәйлелекне киметәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International