Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина катнашында Татарстанда «Россиядә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар» Бөтенроссия конференциясе уза.
5 февральдә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан экспортының гомуми күләме 1 10,56 млрд.тәшкил иткән. Әлеге нәтиҗәләргә ирешүдә РЭҮ ярдәм инструментлары мөһим роль уйный.
Вероника Никишина республиканың югары экспорт потенциалын, чит илләр белән партнерлык элемтәләренең үсеш дәрәҗәсен билгеләп үтте. Шуңа күрә РЭҮ Казанда вәкиллеген ачты. Ул чимал булмаган энергетик булмаган экспорт күләмнәрен арттыру максатларында экспортка юнәлтелгән компанияләргә ярдәм итәчәк һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итәчәк.