Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Сида Лайтинг» Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин генераль директор урынбасары Ли Джен белән очрашты.

«Сида Лайтинг» – гомуми белем бирү учреждениеләре өчен инновацион светодиодлы матрицалар, идарә итү һәм производстволарны диспетчерлаштыру үзәкләренең мәгълүмат мониторингы видеоэкраннары, урам һәм интерьер видеоэкраннары һәм светодиодлы кристаллар базасында киң спектрлы электротехник продукция җитештерүче һәм эшләүче.

Иван Колчин республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шулай ук яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International