РФнең Көньяк Африка Республикасындагы сәүдә вәкиле: «Экспортның перспектив юнәлешләре – машина төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы, медицина сәнәгате»

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Көньяк Африка Республикасындагы Сәүдә вәкиле Петр Павленко белән онлайн-очрашу узды. Анда Татарстанның 30 дан артык предприятиесе вәкилләре катнашты.

Россиянең Көньяк Африка Республикасындагы сәүдә вәкиленең төп тезислары:

 - КАР – Африканың иң эре икътисады, 2025 ел нәтиҗәләре буенча аның тулаем эчке продукты 430 млрд.долларга җиткән, бу Мисыр, Алжир һәм Нигерия икътисадларыннан өстен.

- Ул алга киткән тау-чыгару сәнәгате һәм көчле автомобиль төзелеше булган индустриаль дәүләт.

- Көньяк Африка Республикасында авыл хуҗалыгы югары үсеш алган, төп җитештерү экспортка бара, ә атап әйткәндә: ит, җиләк-җимеш һәм шәраб.

- Россиянең тышкы сәүдә әйләнешендә Көньяк Африка Республикасы өлеше әлегә зур түгел, әмма динамика уңай һәм үзара сәүдә үсә.

– Россиянең Көньяк Африка Республикасына экспорты нигезе – ашламалар, бөртеклеләр, ягулык; Көньяк Африка Республикасыннан импорт нигезе – җиләк-җимеш һәм чикләвекләр, руда, шәраб, яшелчәләрне эшкәртү продуктлары.

- Россия Федерациясенең Көньяк Африка Республикасына экспортының перспектив юнәлешләре: машина төзелеше, азык-төлек, авыл хуҗалыгы техникасы, автомобиль төзелеше (йөк транспорты), ТЭК, тау чыгару, ИКТ, медицина сәнәгате.

РФнең Көньяк Африка Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге элемтәләре: +27 (11) 326-67-47, johannesburg@minprom.gov.ru, t.me/rustradesouthafrica

 

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт»  илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International