Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
«КАМАЗ-Мастер» командасын бүләкләделәр
2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
2015 елның 7 февралендә Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2015» халыкара раллиенда җиңүләре белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, "Дакар-2015" халыкара раллиенда "КАМАЗ-Мастер" командасы мактау пьедесталын тулысынча биләде. Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) җиңүче булды. Икенче урынны Эдуард Николаев экипажы (Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Руслан Әхмәдиев) алды. Өченче урында – 2014 елда җиңгән Андрей Каргинов экипажы (Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Игорь Леонов).
Моннан тыш, команда "Africa Eco Race-2015" ралли-марафонында уңышлы гына чыгыш ясады. Гомуми зачетта дизельле “КАМАЗ”да Антон Шибалов отты, ә аның командадагы хезмәттәше Сергей Куприянов газлы дизель “КАМАЗ”ында икенче килде.
"Дакар" һәм "Africa Eco Race" раллиенда Татарстан командасы дөньяда иң яхшы команда икәнлеген раслады, диде Татарстан Президенты. "Без узышны игътибар белән күзәттек, бу бик авыр, киеренке көрәш булды. Сез мөмкин булмаганны тормышка ашырдыгыз", - дип әйтте ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә дөрес сайланган тактика да, автомобильләрне җитди әзерләү дә, машина йөртүчеләрнең мораль-физик сыйфаты да, штурман һәм механикларның һөнәрлеге дә ярдәм иткән.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Соңыннын республика башлыгы Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырды.
Айдар Беляев "Татарстан Республикасының алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов, Евгений Метлушка "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" мактаулы исеменә лаек булдылар.
«КАМАЗ-Автоспорт» хезмәткәрләренә дә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде. Алар арасында "КАМАЗ-Мастер" командасының җитәкчесе, "Дакар" раллиенда җиде тапкыр җиңгән Владимир Чагин да бар. Ул ассызыклаганча, «Дакар» раллиенда Татарстан командасының бу 13 җиңүе. Владимир Чагин әйтүенчә, сынауларга әзерлек ел дәвамында алып барыла. «Дакар» һәм Africa Eco Race – сезонны ачучы беренче сынаулар. Барысына да мәгълүм, безнең республика – спорт өлкәсендә Россия регионнары арасында иң алга киткән регион, һәм без моны исбатларга тырышабыз”, – дип ассызыклады Владимир Чагин.
Очрашу ахырында команда әгъзалары Рөстәм Миңнехановка “Дакар”ның “алтын бедуин”ын һәм фото бүләк иттеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз