Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Татарстан белән Казакъстанның хезмәттәшлеге ныгый
2015 елның 6 феврале, җомга
2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстан Республикасы премьер–министры Кәрим Максимов белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы вакытта Казакъстанның Россия регионы буларак Татарстан Республикасы белән элемтәләре ныгыды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул үзе 2014 елда Казакъстан Атыраудагы Кызыл Орда өлкәсе белән Атырау өлкәләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Шулай ук 2014 елның сентябрендә Казакъстанда Татарстан Көннәре үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, үзара багланышлар агымдагы елда да уңышлы дәвам итәләр. 2015 елның гыйнвар аендак Астанада уртак Татарстан-Казакъстан эш төркеменең беренче утырышы узды.
Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов Казандагы сәнәгать предприятиеләре һәм инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәтләр белдерде. Аның сүзләренчә, Казакъстан Республикасы җитәкчелеге Россия Федерациясе Россия Федерациясе һәм аның регионнары белән мөнәсәбәтләр үсешенә һәм ныгуына зур игътибар бирә.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов уртак Татарстан-Казакъстан эш төркеменең утырышы нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, агымдагы елның март-апрель айларында Татарстан-Казакъстан нефть химиясе форумын уздыру турындагы карар расланды.
Равил Зарипов сүзләренә караганда, Казакъстан партнерлары Татарстан белән машина төзелеше, нефть чыгару, химия, нефть химиясе өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксыналар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрнең берсе булып, энергияне саклау өлкәсе тора, шул исәптән, торак–коммуналь хуҗалык өлкәсендә. Равил Зрипов хәбәр итүенчә, 2015 елның апрелендә Казанда энергия саклау буенча форум узачак,һәм анда катнашу өчен Казакъстанның эшлекле партнерларына чакырулар инде җибәрелгән.
Очрашу кысаларында «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан вертолетлар заводы» ААҖ генераль директоры Вадим Лигай, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «ГипроНИИавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров Казакъстан хезмәттәшләре белән багланышлар буенча тәкъдимнәрен белдерделәр.
Казакъстан Республикасы премьер–министры Кәрим Максимов җитәкчелегендәге Казакъстан Республикасы делегациясе эш визиты кысаларында Казан вертолетлар заводын, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркны карадылар.
Казант вертолетлар заводында Татарстан сәнәгать предприятиеләренең күргәзмәсе оештырылды. Анда оборона сәнәгате, машина төзелеше, нефть, газ химиясе һәм энергетика комплексы тәкъдир ителде. Күргәзмә эшендә республиканың 20 артык әйдәп баручы предприятие катнашты.
6 февраль көнне Казакъстан делегациясе «КАМАЗ» ААҖ җитештерү цехларына барачак (Чаллы шәһәре).
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз