2015 елда «АЛНАС» 10 млн. сумнан артык акчаны продукциянең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерәчәк

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
«Алнас»та (Әлмәт шәһәре) сыйфат өлкәсендә үсеш программасы расланды. Әлеге программа бизнес–процессларны һәм заводта чыгарылучы продукциянең сыйфатламаларын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота. Ул шулай ук эчке дефектлардан югалтуларны киметүгә юнәлдерелгән. Иң беренче чиратта литей җитештерүендә, чөнки аңа брактан 90% югалтулар туры килә.
Программа кысаларында технологик дисциплинаны үстерүгә багышланган оештыру чаралары һәм яңа җиһазлар һәм инструментлар сатып алуны үз эченә алган техник чаралар гамәлгә ашырылачак. Әлеге продукцияне кулланучылар һәм материалларны җитештерүчеләр белән видеоконференцияләр һәм даими аудитлар үткәрү планлаштырылган.
Продукциянең сыйфатын яхшырту буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә «Алнас»та гамәлгә ашырыла торган чаралар 2013–2016 елларга исәпләнгәннәр һәм җитештерү нәтиҗәлелеген үстерү буенча тулаем программаның бер өлеше булып торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International