Россиядә атна саен чыга торган, иң эшлекле аналитик басмаларның берсе булган "Эксперт" журналы Россия Федерациясендәге индустриаль паркларның һәм махсус икътисадый зоналарның инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча еллык рейтингын бастырып чыгарган.
"Химград" технополисы өченче ел рәттән рейтинг лидеры булып тора. Ул елдан-ел резидентлар өчен максималь җәлеп итүчән булуын раслый һәм тармактагы алдынгы позицияләрне били. Химград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Ленинград, Ульян һәм Калуга өлкәләре кебек эре индустриаль паркларны узып, иң югары "АА" классына ия булган. Республиканың инновацион һәм инвестицион үсеш лидеры буларак статусын раслап, Татарстан мәйданчыклары рейтингның призлы өчлеген яулаган.
Барлыгы исә рейтингта Россия Федерациясенең 41 субъектыннан 101 мәйданчык катнашкан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, рейтингның өч ел эчендә бәяләнүче индустриаль парклар саны 30% арткан, бу исә үсә баручы көндәшлек һәм тулаем алганда тармакның актив үсеше турында сөйли.
Рейтинг методикасы нигезендә индустриаль комплекслар хезмәт күрсәтү һәм менеджмент дәрәҗәсен, урнашу урынын, ресурслар бәясен, салым һәм таможня ташламаларын, резидентлар белән эшне оештыруны һәм локация төбәгенең социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен үз эченә алган критерийларның 6 төркеме буенча бәяләнгән.
Бүген "Химград" технополисына Россия индустриаль парклары резидентларының гомуми саныннан 10,3% һәм булдырылган эш урыннарының гомуми саныннан 5,6% туры килә. "Химград" инфраструктурасына дәүләт инвестицияләренең бер сумына резидентлар тарафыннан җитештерүгә кертелгән 11 сум шәхси инвестиция туры килә. Шул ук вакытта Россиянең индустриаль парклары буенча уртача күрсәткеч Россиянең индустриаль парклары ассоциациясе мәгълүматлары буенча инфраструктурага салынган 1 сумга 5 сум шәхси инвестиция тәшкил итә.
Бүген 75 еллык тарихы булган "Вакууммаш" АҖ заводында "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" РФ Илкүләм проекты кысаларында предприятие тарафыннан гамәлгә ашырыла торган пилот проектына йомгак ясалды. Нәтиҗә ясауда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, "Федераль компетенцияләр үзәге" АКБО экспертлары, төбәкнең компетенцияләр үзәге вәкилләре, завод һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Чара "Вакууммаш" АҖ генераль директоры Евгений Капустин презентациясе белән башланып китте. Ул Россиянең вакуумлы машина төзелеше үзәге буларак үзен тәкъдим итүче предприятиенең үсеш стратегиясе турында сөйләде. Заводка 75 ел, шуның 60 елын предприятие вакуум техникасы базарында эшли һәм 25 ел Германиянең стратегик партнеры – Leybold GmbH компаниясе белән тыгыз элемтәдә насос техникасы чыгару буенча хезмәттәшлек итә. Барлыкка килгән партнерлык нәтиҗәсендә, предприятие Россиянең вакуумлы насослар базарының 30% өлешен били һәм металлургия, химия һәм нефть химиясе, атом һәм башка тармакларга вакуум техникасы белән тәэмин итүчеләр арасында алдынгы урында тора. Предприятие үсеш алган товар үткәрү челтәренә ия – тәэмин итү географиясе БДБ һәм ерак чит илләрне дә колачлый. Предприятие югары уку йортлары белән берлектә тикшеренүләр үткәрә, вакуум техникасының яңа төрләре эшләнә һәм серияле продукция белән тәэмин ителә.
Үз стратегик максатларын аңлап, алар арасында – Россия вакуум машина төзелеше базарында, халыкара базарда диффузион һәм май бустер насослары сегментында лидерлыкка омтылу, предприятиенең инновацион үсешенә мотивацияләү – яңа продуктлар базарына чыгару (елына 1 берәмлектән дә ким түгел), вакуум насосларына сервис хезмәте күрсәтү базарында лидерлык, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм җитештерү күләмнәре үсеше, 2018 елда завод "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" Россия Федерациясе Илкүләм проектының пилот проектына кертелде.
Чараларны гамәлгә ашыру кысаларында предприятиегә процесс вакытын киметү, тәмамланмаган эш күләмен киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төгәл бурычлар куелды. Хәзерге вакытта процесс вакыты 180 көннән 70 көнгә, ягъни 60% кадәр киметелгән; тәмамланмаган эш күләменең дәрәҗәсе 11,7 млн сумнан 7 млн сумга кадәр киметелгән; җитештерүчәнлек 1 кешегә 1,08 берәмлектән 1,17 берәмлеккә кадәр арттырылган. Шулай итеп, икътисадый файда 16 млн сумнан артык тәшкил итә.
Хәзерге вакытта "ФЦК" АКО экспертлары ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм төбәкнең компетенцияләр үзәге (ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР ЭСТҮ ДАУ) белән берлектә мондый эшләрне республиканың башка предприятиеләре белән бергәләп гамәлгә ашыра һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" РФ Илкүләм проекты чараларына кертү өчен предприятиеләр сайлауны дәвам итә.
2019 елның 5 июнендә Татарстан Республикасында Швейцария Конфедерациясе делегациясе булып китте.
Швейцариянең икътисад буенча статс-секретаре Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш җитәкчелегендәге Швейцария делегациясе визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очрашты. Очрашуда Татарстан белән Швейцариянең сәнәгать, ИТ-өлкә, мәдәният, туризм, мәгариф һәм фән өлкәләрендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Эшлекле программа кысаларында Швейцария Конфедерациясе делегациясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер каршы алды. Үзенең сәламләү сүзендә ул Швейцария партнерларына кызыксынулары һәм актив хезмәттәшлеккә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук төрле өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашырырга омтылуларын билгеләп үтте.
Республикага визитның төп максаты – Татарстан Республикасының инвестицион, административ климаты һәм закон өслегендә җайга салу мәсьәләләре.
Очрашуда катнашучы Швейцария компанияләре вәкилләре (Swiss Textiles, Philip Morris International, Sika, Клариант Россия һәм башкалар) үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, партнерлар тәкъдимнәре белән таныша, шулай ук Татарстан сәнәгатьчеләре белән киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен үз предприятиеләрен тәкъдир итә алды.
Швейцария делегациясе әгъзаларының сораулары төрле өлкәләргә, аерым алганда, табаклы продукцияне маркировкалау өлкәсендәге законнардагы агымдагы үзгәрешләргә, Татарстанның сәнәгать предприятиеләренә тукыма продукциясен (келәм эшләнмәләре, транспорт өчен утыргычлар) китерү мөмкинлекләренә, биополимерларны һәм башка экологик чиста ярдәмче продуктларны куллану өлкәсендәге үзара мәнфәгатьләргә, шулай ук Татарстан азык-төлек продуктларын саклау складларында биологик пестицидларны куллану мөмкинлегенә кагылышлы иде.
Очрашу ахырында Швейцария һәм Татарстан вәкилләре очрашуда каралган тәкъдимнәрдән чыгып хезмәттәшлек мәсьәләләре турында җентекләп фикер алышырга һәм алга таба ике як предприятиеләре өчен B2B очрашуын оештыру турында килешергә кирәклеген белдерде.
Быел Татарстанда беренче тапкыр "Ел инженеры" бәйгесе узачак. Хәзерге вакытта бөтен республикадан инженер белгечлекләренә һәм техник һөнәрләргә катнашы булган барлык кешеләрдән актив рәвештә гаризалар җыела!
Конкурста барлыгы өч категория тәкъдим ителә:
"Булачак инженерлар" – инженер белгечлеге студентлары;
"Яшьлек, уңыш, перспектива" – 35 яшькәчә булган инженерлар;
"Тәҗрибә, казанышлар, компетентлылык" – 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар.
Конкурс республика икътисады тармаклары буенча 12 номинациядә уза.
Конкурс 2 этапны күздә тота: читтән торып һәм турыдан-туры.
Читтән торып катнашу этабы – гариза бирү кампаниясен үткәрү һәм турыдан-туры этапта катнашу өчен гаризалар сайлап алу буенча экспертларның конкурс комиссиясе эше.
Турыдан-туры этап – мастер-класслар, тренинглар, тестлар һәм сентябрь-октябрь азагында эшләрне яклау планлаштырыла торган ике көнлек күчмә семинар.
Катнашу шартлары һәм документлар исемлеге турында биредә карарга була.
Яки түбәндәге телефон буенча шалтыратырга: 8-905-314-00-17, Владлена.
Сәнәгатьне үстерү фондының (СҮФ) экспертлар советы Мәскәүдән, Мәскәү, Свердлау, Калининград, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Пермь краеннан 10 проектны хуплады. СҮФ займнарының гомуми суммасы 922 млн сум тәшкил итәчәк, ә проектларның гомуми бәясе – 1,45 млрд сум. Татарстаннан ике проект хупланды: "Карпов концерны" ҖЧҖ, Менделеев шәһәре һәм "ПАЛП Инвест Экспорт" ҖЧҖ, Казан шәһәре һәм "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ компаниясе белән займ шартнамәсе имзаланды.
Менделеевтан "Карпов концерны" ҖЧҖ, СҮФ займын җәлеп итеп, төрле җитештерүчеләрнең лазерлы басма техникасында куллану өчен кара төстәге тонерлар җитештерүне җайга салачак. Предприятие елына 1 мең тоннадан артык продукция чыгарырга ниятли. Заем алучы лазер принтерлары һәм КФҮ өчен картриджлар җитештерү буенча линияне технологик процесска кертеп, ябык цикллы производство оештырырга планлаштыра. Проектның бәясе – 327,5 млн сум, шуның 240,5 млн сумы СҮФ тарафыннан ташламалы кредит рәвешендә бирелә ала.
Компания 2021 елдан башлап тонерлар җитештергәндә төп чимал сыйфатында файдаланучы полимер сумала компонентларын Россиядә җитештерүчеләрне җәлеп итәргә, шулай ук Россиядә җитештерелгән башка чимал ресурслары белән тәэмин итәргә ниятли.
"Бизнес-Информ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, компьютер техникасы өчен Россия чыгым материаллары базары 100% дәрәҗәсендә чит ил компанияләре ярдәмендә тәэмин ителә. "Карпов концерны" базарның 18% биләп алырга ниятли.
Казаннан "ПАЛП Инвест Экспорт" ҖЧҖ, СҮФ займы ярдәмендә, бәдрәф кәгазьләрен һәм кәгазь сөлгеләр чыгару буенча җитештерү куәтләрен арттырачак. Проектны гамәлгә ашыру гамәлдәге продукциянең ассортиментын ике тапкырга арттыру мөмкинлеген бирәчәк, проект кысаларында предприятие кварталга – 10 төр бәдрәф кәгазе һәм 3 төр кәгазь сөлгедән торучы 7.8 млн төргәк әзер продукция җитештерәчәк. Проектның бәясе – 291,5 млн сум, шуның 128 млн сумы СҮФ тарафыннан ташламалы кредит рәвешендә бирелә ала. Компания якын чит илләргә продукциянең якынча 9% экспортка чыгарырга планлаштыра.
Моннан тыш, "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ белән "SCADA, MES һәм ERP-системаларны гамәлгә кертү ярдәмендә предприятиенең бердәм мәгълүмат системасын оештыру" проектын ташламалы финанслауга 25,2 млн сумга займ шартнамәсе дә имзаланган.
СҮФ материаллары буенча
Бүген Казанда Илкүләм җилкәнле лиганың III югары дивизионын ачу тантанасы булды. Хөрмәтле кунаклар – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россиякүләм җилкәнле спорты федерациясе президенты Владимир Силкин катнашында регатада катнашучылар маршы узды.
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Саратов, Таганрог, Түбән Новгород, Новосибирск, Сочи, Краснодар, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән иң көчле командалар катнаша. Регатада барлыгы Югары дивизионның гомуми рейтингындагы 21 экипаж – 120 артык катнашучы чыгыш ясый.
"Без Казанда җилкәнле спорт узышында катнашучыларны сәламләвебезгә шат. Республика акваториясе Россиянең һәм дөньяның иң яхшы спортчыларын кабул итеп кенә калмыйча, әлеге матур спорт төрен үстерергә дә ярдәм итә", – дип билгеләп үтте "ТР ФҖС" ТСБ химаячеләр советы рәисе Альберт Кәримов.
"Илкүләм җилкәнле лига этабын үткәрү идеясе моннан бер ел элек Кама диңгезендә барлыкка килде һәм, ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән, без әлеге гүзәл шәһәрдән старт алабыз", – дип сөйләде Владимир Силкин.
ИҖЛ узышу комитеты шәһәр халкы һәм кунаклары – әлеге гаҗәеп матур күренеш белән, ә катнашучылар ачык спорт көрәше белән хозурлансын өчен җитәрлек күләмдә старт бирергә ниятли. 2 июньдә Г. Камал театры янындагы мәйданда ябылу тантанасы Россиядәге иң көчле яхтменнар ярышы белән тәмамланачак.
Ә балаларны яклау көнендә – 1 июнь, шимбә көнне, – Түбән Кабан күле акваториясе тагын ике җилкәнле ярышта катнашучылар белән тулачак. Медальләр өчен көрәштә Лиганың балалар дивизионында һәм җилкәнле спорт буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашучылар чыгыш ясаячак. Шул рәвешле, 1 һәм 2 май көннәрендә Казанда 300 якын кеше – тиңдәшсез күләмдә яхтсменнар җыелачак. Балалар һәм яшүсмерләр ярышларының тантаналы ачылышы 1 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Камал театры мәйданында узачак, ә 2 июньдә, шунда ук, 18:00 сәгатьтә Илкүләм җилкәнле Лиганы ябу тантанасы булачак.
Бу атнада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Новосибирск өлкәсенә барды. Сәфәрнең төп максаты – ике төбәкнең эшлекле элемтәләрен үстерү, хезмәттәшлек һәм эшлекле партнерлык буенча яңа нокталар табу.
Делегация составына "РариТЭК" компанияләре төркеме, "КАМАЗ" ГАҖ, "КОРИБ" ДК, "Инженер-җитештерү үзәге" ҖЧҖ вәкилләре керде. Сәфәр барышында делегация Чкалов ис. Новосибирск авиация заводында һәм Новосибирскның Академкаласында булды.
Эш программасы кысаларында өлкә Хөкүмәте бинасында түгәрәк өстәл узды, анда сәнәгать министрлыгы, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерү; фән һәм инновацион сәясәт; торак-коммуналь хуҗалык; авыл хуҗалыгы; мәгариф һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Элегрәк Казанда 2019 елның апрелендә Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, анда бу елның июнь аенда Новосибирскида федераль Сабантуй үткәрү турында сүз барган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дубай электр энергетикасы һәм су ресурслары идарәсе (DEWA) вәкилләре белән очрашу узды.
Дубай кунакларын сәламләп, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан-Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте, Татарстанның яңа проектларда катнашырга һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, шулай ук Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалын презентацияләде.
Дубай электр энергетикасы һәм су ресурслары идарәсенең башкарма вице-президенты Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде очрашу барышында DEWA эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.
DEWA энергияне җитештерү һәм бүлү, шулай ук Дубайны су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өчен җаваплы булып тора. DEWA төп стратегиясе – яшәешкә "яшел" икътисад проектларын үткәрү. 2050 елга кадәр DEWA төрле чыганаклардан (кояш, атом-төш энергиясе һ.б.) алына торган чиста энергиянең 75%ын эшкә җигәргә омтыла. Бу максатлар өчен DEWA йортларда кояш панельләре урнаштыра, шулай ук электр энергиясе өчен гамәлдә булган автомобильләр өчен 3000 артык электростанция урнаштыру инфраструктурасын оештыра.
Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде шулай ук Дубайның инновацион үсешенең бер коралы булырга тиешле WETEX халыкара күргәзмәсе турында да сөйләде. Күргәзмә су эшкәртү технологияләренә, энергетика технологияләренә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган, ул ел саен 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Күргәзмә дөньяның төрле илләреннән 2000 компанияне берләштерә һәм B2B форматында 40000 очрашу уздырырга ярдәм итә.
DEWA Вице-президенты күргәзмәдә Татарстан компанияләре вәкилләрен катнашырга чакырды. "Бу безнең үзара мөнәсәбәтләргә башлангыч бирер һәм без аларны киләчәктә ныгыта алырбыз, дип ышанам", – диде Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде.
Бизнес-очрашу кысаларында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен су белән тәэмин итү буенча ярдәм фонды (UAE Water Aid Foundation "Suqia") презентацияләнде. Әлеге фонд 2014 елда шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл Мәктүм тарафыннан оештырылган. Оешманың максаты – мохтаҗларга чиста судан файдалану мөмкинлеген бирү. Фонд һәм волонтерлык эшчәнлегенең төрле программалары ярдәмендә бүгенге көндә дөньяның 34 иленнән 9 миллионнан артык кеше чиста су белән тәэмин ителгән. Фонд кысаларында шәехтән 1 млн долларлык бүләк гамәлгә куелган, ул су чистарту буенча иң яхшы инновацион проект тәкъдим итүче компанияләргә һәм студентларга бирелә.
Очрашу ахырында Татарстан һәм Дубай вәкилләре төрле проектларда үзара катнашырга һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерергә әзер булуларын белдерде.
Июнь аенда бишенче "МедиаТЭК" массакүләм мәгълүмат чараларының, ягулык-энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре матбугат хезмәтләренең бишенче россиякүләм конкурсына гаризалар кабул ителә башлаячак.
2019 елның 2-5 октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча "Россия энергетика атнасы" халыкара форумы узачак.
Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы РЭА форумы кысаларында "МедиаТЭК" массакүләм мәгълүмат чараларының, ягулык-энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре матбугат хезмәтләренең бишенче россиякүләм конкурсын оештыра. Конкурс төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә үткәрелә.
"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 1 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан яисә гамәлгә ашырылган проектлар һәм журналист эшләре кабул ителә. "МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.
"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен билгеләнгән форма буенча заявка әзерләргә һәм аны 2019 елның 3 июненнән 29 июленә кадәр электрон рәвештә "pdf" форматында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәрергә кирәк: Iskander.Salihov@tatar.ru.
Конкурсның төбәк этабын үткәрү турындагы нигезләмәне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча карарга була: http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2019.htm.
Бүген дөньяның 50дән артык иленнән хәрби атташе визиты кысаларында Татарстан Республикасы оборона-сәнәгать комплексы продукциясенең бердәм күргәзмәсе узды. Күргәзмә Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы территориясендә Франция, Польша, Чехия, Словакия, Монголия, Казакъстан, Беларусь, Израиль, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы һәм дөньяның башка илләре хәрби атташесы катнашында узды.
Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, "Эникс" АҖ, "ПОЗиС" АҖ кебек предприятиеләр һ.б. үз продукциясен тәкъдир итте.