"ВАКУУММАШ" АҖ: без аны шундый икътисадый нәтиҗә бирер, дип уйламаган да идек ...

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген 75 еллык тарихы булган "Вакууммаш" АҖ заводында "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" РФ Илкүләм проекты кысаларында предприятие тарафыннан гамәлгә ашырыла торган пилот проектына йомгак ясалды. Нәтиҗә ясауда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, "Федераль компетенцияләр үзәге" АКБО экспертлары, төбәкнең компетенцияләр үзәге вәкилләре, завод һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Чара "Вакууммаш" АҖ генераль директоры Евгений Капустин презентациясе белән башланып китте. Ул Россиянең вакуумлы машина төзелеше үзәге буларак үзен тәкъдим итүче предприятиенең үсеш стратегиясе турында сөйләде. Заводка 75 ел, шуның 60 елын предприятие вакуум техникасы базарында эшли һәм 25 ел Германиянең стратегик партнеры – Leybold GmbH компаниясе белән тыгыз элемтәдә насос техникасы чыгару буенча хезмәттәшлек итә. Барлыкка килгән партнерлык нәтиҗәсендә, предприятие Россиянең вакуумлы насослар базарының 30% өлешен били һәм металлургия, химия һәм нефть химиясе, атом һәм башка тармакларга вакуум техникасы белән тәэмин итүчеләр арасында алдынгы урында тора. Предприятие үсеш алган товар үткәрү челтәренә ия – тәэмин итү географиясе БДБ һәм ерак чит илләрне дә колачлый. Предприятие югары уку йортлары белән берлектә тикшеренүләр үткәрә, вакуум техникасының яңа төрләре эшләнә һәм серияле продукция белән тәэмин ителә.

Үз стратегик максатларын аңлап, алар арасында – Россия вакуум машина төзелеше базарында, халыкара базарда диффузион һәм май бустер насослары сегментында лидерлыкка омтылу, предприятиенең инновацион үсешенә мотивацияләү – яңа продуктлар базарына чыгару (елына 1 берәмлектән дә ким түгел), вакуум насосларына сервис хезмәте күрсәтү базарында лидерлык, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм җитештерү күләмнәре үсеше, 2018 елда завод "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" Россия Федерациясе Илкүләм проектының  пилот проектына кертелде.

Чараларны гамәлгә ашыру кысаларында предприятиегә процесс вакытын киметү, тәмамланмаган эш күләмен киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төгәл бурычлар куелды. Хәзерге вакытта процесс вакыты 180 көннән 70 көнгә, ягъни 60% кадәр киметелгән; тәмамланмаган эш күләменең дәрәҗәсе 11,7 млн сумнан 7 млн сумга кадәр киметелгән; җитештерүчәнлек 1 кешегә 1,08 берәмлектән 1,17 берәмлеккә кадәр арттырылган. Шулай итеп, икътисадый файда 16 млн сумнан артык тәшкил итә.

Хәзерге вакытта "ФЦК" АКО экспертлары ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм төбәкнең компетенцияләр үзәге (ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР ЭСТҮ ДАУ) белән берлектә мондый эшләрне республиканың башка предприятиеләре белән бергәләп гамәлгә ашыра һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" РФ Илкүләм проекты чараларына кертү өчен предприятиеләр сайлауны дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International