ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына эш визиты белән Төркия Республикасы делегациясе килде. Делегация әгъзалары арасында бәйсез инвестор – Рыфат Айдын Коджабащ, шулай ук электр тапшыру линияләре баганалары, трансформаторлар үзәгенең корыч конструкцияләре, автомобиль терәкләре, полигон баганалары һ.б. җитештерүче сәнәгать төркеме SA-RA Group вәкилләре бар иде. 

Төркия делегациясе белән эшлекле очрашуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ул Татарстан белән Төркия арасындагы үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү, шулай ук үзара товар әйләнешен арттыру перспективалары турында билгеләп үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аннары яклар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив өлкәләр турында фикер алышты.

Өстәмә:

2018 елда Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 314 млн. тәшкил иткән, 2017 ел нәтиҗәләренә караганда 4% күбрәк бу.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2019 елгы Петербург икътисадый форумында Татарстан делегациясенең эш нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең программасы гадәттәгечә бик бай булды. Россия һәм халыкара корпорацияләр белән сәнәгать һәм сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү турында мөһим килешүләргә кул куелды, Россия төбәкләре һәм чит илләр башлыклары белән иң югары дәрәҗәдә очрашулар уздырылды.

2019 елның 6 июнендә, әйтик, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Мисыр Гарәп Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Амр Нассер белән очрашты.

Очрашуның темасы Татарстан Республикасы белән Мисыр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре, кооперациянең төрле ысуллары һәм Мисырга Татарстан бизнес-миссиясен оештыру булды. Мисыр белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә югары дәрәҗәле мәнфәгать бар. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Мисыр Гарәп Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 20 млн тәшкил иткән.

Моннан тыш, форум кырларында Альберт Кәримов Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Лузгин белән дә очрашты. Очрашуның темасы ике яклы хезмәттәшлек турында булды. Хезмәттәшлекне активлаштыру максатларында әлеге төбәктән эшлекле даирәләрнең Татарстан Республикасына бизнес-миссиясен оештыру күздә тотыла.

2019 елның 7 июнендә "ТВЭЛ" АҖ вице-президенты Илья Галкин белән очрашу узды, анда "ТВЭЛ" АҖ белән Татарстан Республикасы фәнни-сәнәгать комплексы арасында хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән энергия туплаучылар, аддитив технологияләр, нефтегазсервис юнәлешләре буенча да фикер алыштылар.

2019 елның 6 июнендә Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – Төрекмәнстанның тышкы эшләр министры Рәшид Мередов белән очрашу узды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстанның тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 23,9 млн. тәшкил иткән, шулардан: экспорт – 10,2 млн. АКШ доллары, импорт – 13,7 млн. АКШ доллары.

"Магнит" компаниясе президенты Ян Дюннинг белән эшлекле очрашу республика эчендә генә түгел, ә аннан читтә дә җирле җитештерүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен диалогны җайга салу өлешендә нәтиҗәле булды. "Магнит" компаниясе 2023 елга кадәр озак сроклы үсеш стратегиясе кысаларында бизнесны үзгәртеп коруны һәм идарә итүнең децентральләштерелгән мультиформатлы моделен оештыруны күздә тота.

Моннан тыш, Альберт Кәримов форум кырларында мөһим килешүләр имзалау турында да искәртте. Аерым алганда, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Газпром" ГАҖ арасында килешү имзаланды:

- "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын төзү";

- "Татарстан Республикасында криоген автозаправка станцияләре челтәрен төзү".

Төп максат – автомобиль транспорты сегментында мотор ягулыгы сыйфатында файдалану өчен сыекландырылган табигый газны ышанычлы тәэмин итү, шулай ук елга транспорты, авыл хуҗалыгы техникасы, коммуналь техника, тимер юл транспорты һәм автоном энергетика кебек сегментларда куллану мөмкинлеген тәэмин итү.

Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясе кысаларында ТР Фарммедполис, Машина төзелеше кластеры, Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты, Эшкуарлык фабрикасы һәм башкалар кебек проектлар презентацияләнде.

Өстәмә:

ПХИФ-2019 форумы 2019 елның 6-8 июнендә "Экспофорум" конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Быел ПХИФ-2019 форумы үзендә катнашучылар саны һәм составы буенча рекорд куйды: чарага 19 меңнән артык кеше җыелды, шул исәптән 145 илдән 3,5 меңнән артык чит ил кунагы килде. Шулай ук рекордлы санда килешүләр дә төзелде – 3,1 трлн. сумлык 650 килешү! Төрле форматтагы 170 артык чара узды, алар барысы да уртак девиз белән берләшкән: "тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырып". ПХИФ-2019 форумында иң эре чит ил делегацияләре Кытай һәм Америка делегацияләре булды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Сәнәгатьне үстерү фондының экспертлар советы Тверь һәм Владимир өлкәләрендә, шулай ук Татарстан, Удмуртия һәм Мордовия Республикаларында 5 проектны хуплады. СҮФ займнарының гомуми суммасы 652 млн. сум тәшкил итәчәк, ә проектларны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе – 1,82 млрд.сум.

Татарстаннан "Сатурн" ҖЧҖ предприятиесе өчен 26,5 млн сум күләмендә займ хупланды. "Сатурн" лизингка NH615 Nedschroef автоматик җайланмасын сатып алырга планлаштыра. Бу заманча станок метизлар – винтлар, шөрепләр, күчәрләр – катлаулы конфигурацияләрне эшләп чыгару мөмкинлеген бирәчәк. Яңа станокны файдалануга тапшырганнан соң, продукцияне җитештерү күләме минутына 40 данәдән 240 кадәр артачак.

Предприятиенең төп клиентлары: электровоз, суыткыч җиһазлары җитештерүчеләр, оборона һәм төзелеш компанияләре, автосәнәгать предприятиеләре. Проектның гомуми бәясе 98,5 млн сум тәшкил итә, шуның 26,5 млн сумы – кредит рәвешендә СҮФ тарафыннан лизинг килешүе буенча аванс өлешен түләүгә бирелергә мөмкин.

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Хайтиан СНГ" ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Илья Плютов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы территориясендә Haitian Group урнаштыру мөмкинлеге турында фикер алышуга багышланган иде.

"Хайтиан СНГ" компаниясе вәкилләренә "Химград" технополисы территориясендә өч бүлекчәле үзәк ачарга тәкъдим ителде: сервис үзәге, әзер продукция склады һәм укыту үзәге.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы полимер эшкәртү өлкәсендә иң югары компетенция үзәге булып тора. Яхшы инвестицион климат, тиешле инфраструктура һәм махсус преференцияләр республиканы Haitian Group локализацияләү өчен яраклы территория итә.


9
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Текстиль һәм җиңел сәнәгать көне белән котларга рөхсәт итегез!  

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының җиңел сәнәгате – кием-салым, аяк киемнәре, күн-тире җитештерү генә түгел, ә медицина, авыл хуҗалыгы, автомобиль төзелеше, мебель сәнәгате ихтыяҗларын тәэмин итүче мөһим икътисад секторларының берсе дә.   

Чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрү, яңа технологияләр үзләштерү, инновацион лидерлыкка омтылу, кулланучылар ихтыяҗын үзгәртүгә оператив рәвештә җавап бирү һәм заманча маркетинг куллану заманча җиңел сәнәгатьнең үсешенә нигез булып тора.  

Бүген Татарстан предприятиеләре, Россия, якын һәм ерак чит илләрдән бизнес-партнерлар белән хезмәттәшлекне үстереп, партнерлык чикләрен киңәйтә. Республикада яңа брендлар булдырыла, тармак предприятиеләрендә чыгарыла торган конкурентлыкка сәләтле продукция ассортименты арта.

Һөнәргә булган тугрылык, намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, эшегездә яңа чишелешләр табуда иҗади якын килүегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!

Иң яхшы традицияләрне һәм осталыкларны яшь буынга тапшыручы производство ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел – Эшче һөнәрләр елында – "Яшь профессионаллар" (World Skills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалы-2019 чарасында Татарстан Республикасыннан "Мода технологияләре" компетенциясе буенча конкурсантлар югары бүләккә лаек булды, шуңа бәйле рәвештә, катнашучыларны уңышлы әзерләгән өчен остазларга һәм экспертларга аерым рәхмәт.

Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа хезмәт казанышлары һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

ТР Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры

Альберт Кәримов


7
июнь, 2019 ел
җомга

Базасында Россиядә яңартылган Ford Sollers уртак предприятиесе төзелә торган Форд Соллерс Алабуга ҖЧҖ Россиядә Ford Transit линиясендәге производствоны үстерү өчен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән махсус инвестицион контрактка (СПИК) кул куйды.

СПИК имзалау тантанасы 2019 елның 7 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.  Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ генераль директоры Вадим Швецов катнашты.

Ульян автомобиль заводы белән консорциумда имзаланган СПИК Россиядә Ford Transit линейкасын җитештерүне алга таба арттыруга һәм локальләштерүгә зур инвестицияләр кертүне күздә тота һәм компаниягә 2028 елга кадәр озак сроклы чорга проектка дәүләт ярдәменең барлык төп чараларын саклап калырга ярдәм итәчәк.

"СПИК имзалау – Россиядә яңартылган уртак предприятиебезне эшләтеп җибәрүгә әзерләнүдә мөһим адым. Без Россия Хөкүмәтеннән дәвам итүче ярдәм белән беррәттән, Ford Transit бизнесын үстерү бурычларыбыз Россиядәге җиңел коммерцияле автомобильләр базарында лидерлыкның уңышлы стратегиясен төзергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез", – диде Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг.

"СОЛЛЕРС" ГАҖ генераль директоры Вадим Швецов сүзләренә караганда: "Ford Transit – Россиядә җиңел коммерцияле автомобильләр базары флагманнарының берсе. Имзаланган Махсус инвестконтракт әлеге продуктның базар өлешен арттыру буенча өстәмә мөмкинлекләр ача һәм яңартылган Ford Sollers уртак предприятиесенең уңышлы һәм табышлы бизнесы өчен нигез ясый".

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның мартында Ford Sollers, Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиесе акционерлары киләчәктә эшчәнлеге җиңел коммерция транспорты сегментында тупланган уртак предприятиене реструктуризацияләү турында игълан итте. Бизнесның яңа структурасы компаниягә Ford Transit позициясен ныгытырга һәм сатуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, аны җитештерү "Алабуга" МИЗ заводында (Алабуга шәһәре, Татарстан) дәвам итәчәк. Ford Sollers яңа структурасында Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ акционерлары партнерлар булып кала, шул ук вакытта "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиенең устав капиталында 51% өлешкә ия булачак.                         

6-8 июньдә Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форумы - 2019 уза. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан әлеге чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнаша.

Форумның икенче көненең эш программасы кысаларында Альберт Кәримов "ТВЭЛ" АҖнең стратегик үсеш һәм маркетинг буенча вице-президенты Илья Галкин белән очрашты.

Очрашу барышында "ТВЭЛ" АҖ предприятиесе эшчәнлеге презентацияләнде, шулай ук Татарстан Республикасы фәнни-сәнәгать комплексы белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышынды, шул исәптән энергия туплау, аддитив технологияләр һәм нефть-газсервис кебек юнәлешләр буенча да.

Альберт Кәримов һәм Илья Галкин шулай ук "ТВЭЛ" АҖ вәкилләренең Татарстанның максатчан бизнес-бергәлеге белән очрашуларын оештыру һәм төбәк предприятиеләре буенча бизнес-тур уздыру мөмкинлеген дә карады.

Шулай ук 2019 елгы форум кысаларында Татарстан Республикасы стендында Ярославль өлкәсе делегациясе белән машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча очрашу узды. Очрашуда министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә "Микро-Гибрид ГмбХ" (Германия), "КЭТЗ" АҖ (Россия) һәм "Карнет" ҖЧҖ (Россия) фирмалары генераль директорлары арасында очрашу узды. Очрашу темасы буларак җитәкчеләр импортны алыштыру максатында уртак эшләнмәләрне һәм гражданнар продукциясен җитештерүне билгеләде.

Аралашу барышында яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Очрашу нәтиҗәләре буенча Хермсдорф (Германия) шәһәрендә урнашкан "Микро-Гибрид" фирмасы заводына аның җитештерү куәтләре белән танышу өчен барып кайту карары кабул ителде. Предприятиеләр киләчәктә нәтиҗәле һәм үзара файдалы уртак эшкә исәп тота.

Бүген Альберт Кәримов Мисыр Гарәп Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Амр Нассар белән очрашты.

Очрашу Санкт-Петербургта 6-8 июньдә уза торган 2019 елгы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Альберт Кәримов бүгенге очрашуның мөһимлеген ассызыклады: "...Татарстан Республикасы Хөкүмәте Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре кысаларында Мисыр белән элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Һәм без үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат".

Очрашу барышында Татарстан бизнес-миссиясенең июль ахырына планлаштырылган Мисыр Гарәп Республикасына булачак визиты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бизнес-миссиядә Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре катнашыр, дип көтелә.

Татарстан белән Мисыр арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә үсә: машина төзелеше, нефть-газ химиясе комплексы, авыл хуҗалыгы, IT-өлкә һәм башкалар. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Мисыр Гарәп Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 20 млн тәшкил иткән.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга күчерү эшләрен оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Очрашуда шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, "Химград" технополисы, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ, "Камаз" ГАҖ, "РариТЭК" АҖ, "Челтәр компаниясе" АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Агымдагы утырышта "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәрен төзү" проектының оештыру мәсьәләләре каралды: төзелеш өчен мәйданчык сайлау, шулай ук электр, газ һәм су белән тәэмин итү.

Табигый газны сыекландыру комплексын төзү мотор ягулыгы сыйфатында автомобиль транспортында файдалану өчен каты көнкүреш калдыкларын ышанычлы рәвештә җибәрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен җентекләбрәк җайга салучы килешүгә кул кую агымдагы елның 6-8 июнендә Санкт-Петербургта уза торган 2019 Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International