ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 1 июленә предприятиенең табышы 40,2 млрд.сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган елның шул ук хисап датасына карата 3% күбрәк.

"Казаноргсинтез" ГАҖ чиста табышы 7,9 млрд. сум тәшкил иткән. Узган ел күрсәткечләре буенча ул 21% түбәнрәк икән. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча чиста табышның мондый дәрәҗәсе полиэтилен базарының барлыкка килгән конъюнктурасы шартларында фаразланган булган.

Бу шартларда "Казаноргсинтез" ГАҖ продукция җитештерүнең физик күләмен арттыруга ирешкән, табышны саклап калу гына түгел, үстерү дә мөмкин булган.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Көнчыгыш Европада иң эре нефть химиясе компанияләренең берсе – "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ тарафыннан беренче продукция алынуга 52 ел тула. Бу көнне 1967 елда химкомбинат үзәгендә беренче тонна пропан, бутан, изобутан, изопентан, пентан һәм гексан тимер юл цистерналарына салынып, Омск һәм Уфа предприятиеләренә озатыла.

Бүген ТАИФ ДК составына керә торган "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ хаклы рәвештә Татарстан икътисадының үсеш ноктасы дип атыйлар. Турыдан-туры кудырылган бензинны эшкәртеп, җиңел углеводородларның киң фракциясен эшләп, компания синтетик каучук, пластиклар, мономерлар һәм башка төрле нефть химиясе продуктларын чыгара.

"Түбән Кама нефть химиясе" синтетик каучук җитештерү буенча дөньядагы предприятиеләрнең топ-10 исемлегенә керә, дөньяда иң эре полиизопрен җитештерүче һәм бутил каучуклар белән тәэмин итүдә өченче булып тора. Күп кенә халыкара брендларның автомобиль шиннары безнең компания чималыннан җитештерелә. Россиядә "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ – пластик белән тәэмин итүче буларак зурлыгы буенча икенче урында. Компания югары тыгызлыктагы полиэтилен белән тәэмин итә һәм бүгенге көндә Россиядә түбән тыгызлыктагы линияле полиэтилен җитештерүче булып тора.

Компания үзенең туган көнен уңышлы күрсәткечләр белән каршы ала. 2019 елның беренче яртыеллыгында 1,6 млн тоннадан артык төп чимал эшкәртелгән, 345 мең тонна пластик һәм 347 мең тонна каучук сатылган. Бу чорда продукция сатудан кергән табыш 90,6 млрд. сумга җиткән – узган елның шушы чорына карата үсеш 3,5% тәшкил иткән. Агымдагы елның 1 яртыеллыгында компания барлык бюджет дәрәҗәләренә 7,8 млрд. сум салым һәм түләүләр юнәлдергән. Шул ук вакытта ТРның берләштерелгән бюджетына салымнар 4,3 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән Түбән Кама шәһәре бюджетына предприятие ярты миллиард сумга якын акча күчергән.

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең бүгенге зур уңышларында һәм казанышларында төрле рангтагы дистәләрчә һәм йөзләгән күренекле җитәкчеләр, инженерлар һәм югары класслы эшчеләр өлеше зур. Әмма предприятиенең барлыкка килүендә һәм үсешендә компаниягә һәм бөтен Түбән Камага нигез салучы Николай Васильевич Лемаев аерым роль уйнады. "Түбән Кама нефть химиясе" быел аның 90 еллыгын билгеләп үтә.

Беренче продукцияне алуга 52 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы бүген нефть химиячеләре паркында 16.00 сәгатьтә узачак. Бәйрәм кунакларын төрле күңел ачулар һәм бай эчтәлекле концерт программасы көтә.

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

 

Быел Казанда 45 нче Worldskills Russia – 2019 дөнья чемпионатының финалы узачак.

Мондый вакыйга алдыннан Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге вәкилләре Worldskills компетенцияләре кураторлары булган тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләреннән интервьюлар ала.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мехатроника, сәнәгать автоматикасы, мода технологияләре, эретеп ябыштыру технологияләре, сәнәгый робот техникасы һәм башка юнәлешләр буенча 52 компетенция беркетелгән.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов интервьюлар сериясендә катнашты. Үзенең чыгышында ул Worldskills хәрәкәтен үстерүнең мөһимлеге һәм Татарстанда яшь профессионалларга ярдәм итү, шулай ук хәрәкәтнең республика сәнәгатен үстерүгә уңай йогынты ясавы турында сөйләде.

"Һичшиксез, Worldskills хәрәкәте – эшче һөнәрләрне популярлаштыруга һәм, республика сәнәгатен һәм икътисадын үстерүгә бәйле үз юлын сайлап алсын өчен, яшьләрне җәлеп итүгә ярдәм итә торган бик мөһим юнәлеш", – дип билгеләп үтте министр.

Шулай ук Альберт Кәримов Worldskills хәрәкәтенең иң кирәкле һөнәрләре һәм өстенлекле компетенцияләре турында да сөйләде. Аның фикеренчә, цифрлы җитештерү һәм цифрлы икътисад белән бәйле һөнәрләр һәм компетенцияләр шундый булып тора.

Интервью ахырында министр һөнәр сайлау тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук берничә шәхси сорауга җавап бирде.

"Балачакта, хәтерләвемчә, минем вертолет пилоты булу теләгем зур иде. Хәзер исә, һөнәр сайлыйсы булса, мин математика һәм IT-технологияләр ягына өстенлек бирер идем, чөнки бүгенге көндә цифрлаштыру безнең тормышыбызның барлык якларына кагылучы универсаль хәрәкәт булып тора", – диде Альберт Кәримов.

Исегезгә төшерәбез, Worldskills дөнья чемпионатының финалы Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Үткәрү урыны итеп "Казан-Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгы сайланган. 56 компетенция буенча ярышларда 63 илдән 1400 кеше катнашачак. Финалистлар һәм тамашачылар өчен артистлар Алексей Панайотов, "Jukebox trio" акапель тамашасы һәм башкалар катнашында зур концерт программасы планлаштырыла.

Тэглар: WorldSkills Kazan 2019 WorldSkills Russia

"Татнефть"нең нефть эшкәртү комплексы булган "ТАНЕКО" заводында ВМГЗ (ВМГЗ-45, ВМГЗ-55, ВМГЗ-60) тибында барлык сезонга яраклы гидравлик майлар җитештерелә башлаган.

Гидравлик майлар җитештерү "Татнефть"нең май бизнесын модернизацияләү кысаларында мөһим казанышы булып тора. Яңа производствоны җиһазландыру өчен, импортны алыштыру курсын үткәннән соң, үзебезнең технологик җиһазлар һәм автоматлаштыру чаралары сайлап алынган.

"ТАНЕКО" АҖ һәм "Татнефть" ГАҖ төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе коллективларының җайга салынган эше нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә гидравлик майлар чыгару һәм төргәкләү өчен яңа линияне монтажлау һәм эшләтеп җибәрү төгәлләнгән.

Техник характеристикалары буенча алар заманча экологик стандартларга һәм эксплуатация таләпләренә туры килә һәм гидрокрекинг технологиясе буенча җитештерелгән II һәм III төркемнең үз база майлары нигезендә чыгарыла. Ул хәзерге вакытта I төркемдәге база майларыннан эшләнә торган майлау материаллары белән чагыштырмача көндәшлелеккә сәләтлерәк булу дәрәҗәсен арттыра.

Яңа продукция төньяк төбәкләрдә төрле сәнәгать җиһазларының гидравлик системаларында эш сыеклыгы сыйфатында кулланылырга мөмкин.

Моннан тыш, ул уртача климат шартларында кышкы сорт сыйфатында ВМГЗ-45 өчен минус 40 градуслы салкыннан башлап,  ВМГЗ-55 өчен минус 45 һәм ВМГЗ-60 өчен минус 50 градуслы салкыннан башлап ачык һавада эксплуатацияләнә торган сәнәгый гидроҗиһазларда төзелеш, юл, урман әзерләү, күтәртү-транспорт һәм башка төр машиналарның гидроүткәргеч һәм гидроидарә системаларында куллану өчен билгеләнгән.

"ТАНЕКО"да яңа майлау материалларын җитештерүнең проект егәрлеге елына 1800 тонна тәшкил итә.

Тэглар: Татнефть импортозамещение ТАНЭКО

 


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында BRB холдингы делегациясе белән очрашу узды.

BRB холдингы вәкилләре ике көнлек визит белән Татарстанга холдинг потенциалын тәкъдир итү һәм хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышу максаты белән килгән.

"BRB International BV" – майлаучы майларга өстәмәләр, силиконнар кулланып технологик чишелешләр тәкъдим итүче компания.

Холдингның баш компаниясе – Reform Spor Sistemleri, 1994 елда синтетик җепләрдән махсус идән капламнары һәм спорт объектлары өчен полиуретан гранулалар җитештерүче буларак оештырылган.

Бүгенге көндә BRB холдингы спорт индустриясе, төзелеш, мебель сәнәгате, балалар өчен уен мәйданчыклары элементларын, ясалма идән япмаларын җитештерү, шулай ук авыл хуҗалыгы кебек тармакларда тәкъдим ителгән 10 компаниядән тора.

Агымдагы очрашуда яклар холдингның республика белән хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук Татарстанда спорт объектлары оештыруны финанслау юллары турында фикер алышты.

Тэглар: спорт сотрудничество Турция

 

29 июльдә Татарстан Республикасына Кыргызстан делегациясе килде. Делегация составында Кыргызстан Республикасының авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате һәм мелиорация министры урынбасары Амангелди Исаев һәм "Балыкчи Алко Трейд" ҖЧҖ гамәлгә куючы Рахат Тургунбаев катнашты.

Бүген делегация әгъзалары ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булдылар, анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "Татспиртпром" АҖ вәкилләре белән очраштылар.

Очрашуны ачып, Альберт Кәримов болай дип билгеләп үтте: "Татарстан белән Кыргызстан арасында, бигрәк тә сәүдә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү өчен потенциал бар".

Очрашу барышында яклар кайбер юнәлешләр буенча, аерым алганда, алкоголь тармагы линиясе буенча үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Амангелди Исаев Татарстанда алкоголь продукциясен җитештерү, сату һәм китерү базарын өйрәнү кирәклеге турында белдерде.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканда, Альберт Кәримов "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган экспортерларга ярдәм итү буенча гамәлдәге республика чаралары турында сөйләде.

Кыргызстан делегациясе әгъзалары шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге ашламалар белән тәэмин итү юнәлешләре буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Моннан тыш, әңгәмә барышында яклар Татарстанның агросәнәгать парклары базасында уртак эш мәсьәләсен дә кузгатты.

Өстәмә:

Татарстан белән Кыргызстан арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә үсеш ала. Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше соңгы ике елда 2 мәртәбә арткан һәм 2018 елда АКШ доллары белән 61,8 млн. тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Кыргызстанга ягулык, нефть һәм аларны куу продуктлары, пластмасса, каучук, агач һәм аннан эшләнмәләр экспортлый. Татарстанга нигездә җир өсте транспорты һәм аларның өлешләре, җиләк-җимеш һәм чикләвек, таштан ясалган әйберләр кертелә.

Тэглар: сельское хозяйство делегация сотрудничество Кыргызстан

 

"Вертолеты России" холдингының Казан вертолет заводы ("Ростех" ДК) хезмәткәре Виктор Артамонов "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" исеменә лаек булган. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узган.

Виктор Артамонов республика бүләкәрен тапшыру тантанага чакырылган 50 кеше арасында катнашкан. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга хезмәтләре, казанышлары һәм Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдергән. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Виктор Артамоновка "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" исеме илнең вертолет төзелеше үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән. Шулай ук мактаулы исемнәр "Казан вертолет заводы" ГАҖнең тагын дүрт хезмәткәренә бирелгән. Аларның икесе – механик җыю эшләре слесаре Минзәет Габитов һәм җыючы-клепкалаучы Сергей Дятлов үз бүләкләрен алганнар инде.

КВЗга Виктор Артамонов армиядән соң ук, 1978 елда очу аппаратларында электр җиһазлары монтажчысы булып эшкә килә. Шул вакыттан бирле ул берничә тапкыр предприятие җитәкчелеге рәхмәтен ала, сыйфат отличнигы була, заводның атказанган ветераны исеме бар һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Моннан тыш, Виктор Артамонов "Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр тәмамлануга 25 ел тулу истәлегенә” дигән юбилей медале белән дә бүләкләнгән.

Тэглар: Вертолеты России КВЗ Ростех

"Вертолеты России" холдингы "Казан вертолет заводы" ГАҖ материаллары буенча

 


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә предприятиедә беренче продукция алуга 52 ел тулуга багышланган "Нефтехим" патриотлары" хәрби-патриотик уены узды. Ярышлар икенче тапкыр гына үткәрелсә дә, алар популярлашырга өлгерде.

Бу ярышларда "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ һәм бүлендек предприятиеләрнең 100дән артык хезмәткәре катнашты. Һәркайсы бишәр кешедән торган 20 команда формалашты. Аларга өч төрле сынау узарга туры килде: туризм полосасы, спорт ориентациясе һәм пейнтбол.

Уеннарны ачу тантанасында компания җитәкчелеге катнашты.

 Ярышларда катнашучыларны сәламләп, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин болай дип билгеләп үтте:

- Патриотлык – ул намуслылык һәм гаделлек, дигән сүз. Сугыш кырларында гына түгел, һәрвакыт, һәр кайда патриот булырга кирәк. Без дәүләтебезнең традицияләрен сакларга һәм арттырырга, үз компаниябезнең патриоты булырга тиеш. Һәм хәзер, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, без бабаларыбыз һәм бабаларыбызның батырлыклары турында истәлекләрне сакларга, гасырлар буе яшәп килгән традицияләрне дәвам иттерергә тиешбез. Мин барлык катнашучыларга да ярышлардан, искиткеч һава торышыннан һәм бер-берсе белән аралашудан зур канәгатьлек алуларын телим. Бер команда, бер гаилә булу – безнең девиз.

  "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

 

Бүген министр урынбасары Герман Лернер Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиле Нәзәрбәк Сәмханов белән очрашты. Республиканың алдынгы тәҗрибәсе, аерым алганда, Татарстан сәнәгате үсешенең уңай динамикасы Чечен Республикасы бизнес даирәләрендә аеруча зур кызыксыну уята икән.

Очрашуда яклар ике төбәкнең бизнес-бергәлекләрен якынайтуга һәм ике яклы эшлекле активлыкны арттыруга ярдәм итүче чаралар турында фикер алышты. Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре – икътисадның сәнәгать, туризм һәм мәдәният өлкәләре.

 

Тэглар: Татарстан Промышленность Татарстана Чечня Чеченская республика


27
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Татарстан икътисадында сәүдәнең роле бәяләп бетергесез. Тулаем эчке продуктны формалаштыру структурасында аның өлешенә 12,7% туры килә. Республиканың сәүдә тармагында төрле форматтагы 17 меңнән артык сәүдә предприятиесе эшли, хезмәткәрләр саны 315 мең кеше тәшкил итә.

Сәүдә дөнья икътисадының иң борынгы һәм иң эре тармакларының берсе булып тора. Соңгы унъеллыкларда сәүдә технологияләре аның эшләгән меңьеллыкларыннан күбрәк үзгәрде. Һәр берничә ел саен ритейлда сатып алучы белән хезмәттәшлекнең яңа юллары барлыкка килә. Технологик карарлар һәм ясалма интеллект нигезендә сәүдә үсешенең уңай динамикасын тәэмин итә торган сатуларның яңа ысуллары үсеш ала. Вакыт узу белән кулланучы үзе дә үзгәрде, товарларның сыйфатына, ассортиментына һәм хезмәт күрсәтүгә таләпчәнрәк була башлады. Шуңа күрә тармактагы тенденцияләрне күзәтеп торырга һәм әлеге юнәлешләрдәге эш процессларына вакытында төзәтмәләр кертергә кирәк.

Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә товарларның һәркем өчен мөмкин булу дәрәҗәсе арта бара, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшыра һәм сатып алучыларның ихтыяҗлары канәгатьләндерелә.

Сәүдәне тотрыклы үстерүгә көндәлек өлеш кертүегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә бәхет, сәламәтлек, түләүле ихтыяҗ артуын һәм сатып алучыларга рәхмәтле булуыгызны телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры

Альберт Кәримов

Тэглар: поздравление День работников торговли торговля

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International