Бүген Көнчыгыш Европада иң эре нефть химиясе компанияләренең берсе – "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ тарафыннан беренче продукция алынуга 52 ел тула. Бу көнне 1967 елда химкомбинат үзәгендә беренче тонна пропан, бутан, изобутан, изопентан, пентан һәм гексан тимер юл цистерналарына салынып, Омск һәм Уфа предприятиеләренә озатыла.
Бүген ТАИФ ДК составына керә торган "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ хаклы рәвештә Татарстан икътисадының үсеш ноктасы дип атыйлар. Турыдан-туры кудырылган бензинны эшкәртеп, җиңел углеводородларның киң фракциясен эшләп, компания синтетик каучук, пластиклар, мономерлар һәм башка төрле нефть химиясе продуктларын чыгара.
"Түбән Кама нефть химиясе" синтетик каучук җитештерү буенча дөньядагы предприятиеләрнең топ-10 исемлегенә керә, дөньяда иң эре полиизопрен җитештерүче һәм бутил каучуклар белән тәэмин итүдә өченче булып тора. Күп кенә халыкара брендларның автомобиль шиннары безнең компания чималыннан җитештерелә. Россиядә "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ – пластик белән тәэмин итүче буларак зурлыгы буенча икенче урында. Компания югары тыгызлыктагы полиэтилен белән тәэмин итә һәм бүгенге көндә Россиядә түбән тыгызлыктагы линияле полиэтилен җитештерүче булып тора.
Компания үзенең туган көнен уңышлы күрсәткечләр белән каршы ала. 2019 елның беренче яртыеллыгында 1,6 млн тоннадан артык төп чимал эшкәртелгән, 345 мең тонна пластик һәм 347 мең тонна каучук сатылган. Бу чорда продукция сатудан кергән табыш 90,6 млрд. сумга җиткән – узган елның шушы чорына карата үсеш 3,5% тәшкил иткән. Агымдагы елның 1 яртыеллыгында компания барлык бюджет дәрәҗәләренә 7,8 млрд. сум салым һәм түләүләр юнәлдергән. Шул ук вакытта ТРның берләштерелгән бюджетына салымнар 4,3 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән Түбән Кама шәһәре бюджетына предприятие ярты миллиард сумга якын акча күчергән.
"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең бүгенге зур уңышларында һәм казанышларында төрле рангтагы дистәләрчә һәм йөзләгән күренекле җитәкчеләр, инженерлар һәм югары класслы эшчеләр өлеше зур. Әмма предприятиенең барлыкка килүендә һәм үсешендә компаниягә һәм бөтен Түбән Камага нигез салучы Николай Васильевич Лемаев аерым роль уйнады. "Түбән Кама нефть химиясе" быел аның 90 еллыгын билгеләп үтә.
Беренче продукцияне алуга 52 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы бүген нефть химиячеләре паркында 16.00 сәгатьтә узачак. Бәйрәм кунакларын төрле күңел ачулар һәм бай эчтәлекле концерт программасы көтә.
"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча