Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Бәйрәм программасы Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы предприятиеләре казанышлары күргәзмәсе белән башланып китте.
Урам экспозициясендә кунаклар һәм чарада катнашучылар "КАМАЗ", "ЕлАЗ" җитештерү берләшмәсе", "РариТЭК Холдинг", "МТЗ-Татарстан" һәм башка предприятиеләр техникасын күрә алды.
Күргәзмә мәйданчыгында "МТЗ-Татарстан" компаниясе тамашачылар өчен "Тракторлар биюе" дигән музыкаль номер тәкъдим итте. "Беларус-80Х" һәм "Беларусь-320.4" маркалы тракторлар музыкаль композициягә биеде. Машина төзелешенең эчке экспозициясе "Орган залы" холлында урнашты.
Кич белән кунаклар өчен концерт номерлары һәм рәсми затларның чыгышлары белән бәйрәм программасы оештырылган иде.
Бәйрәм традициясе буенча тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен, машина төзүчеләрнең хезмәт династияләрен, иң яхшы яшь инженерларны бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы файдаланылд
Бүген Чаллыда Автозавод проспекты, 2 нче йорт адресы буенча Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында "КАМАЗ"ның беренче генераль директоры Лев Борисович Васильевка сын ачу тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте – ул Лев Васильевның шәһәр үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте:
"Васильев – завод тарихы гына түгел. Ул идарә иткән вакытта 30 мең кешесе булган торак пункт мәктәпләре, урамнары, хастаханәләре булган 300 мең кешеле калага әйләнгән..."
Лев Васильев – совет чорының дәүләт һәм сәнәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, 1969 елдан 1981 елга кадәр – "КАМАЗ" җитештерү берләшмәсе генераль директоры. 2020 елның 7 февралендә Лев Борисовичка 95 яшь тула, ул элеккечә энергияле, яшәү ямен тоеп, Мәскәүдә гомер кичерә.
Бүген Яр Чаллыда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә цифрлаштыру элементларын кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинар-киңәшмәне Альберт Кәримов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында уздырды. Чара "КАМАЗ" ГАҖ дирекциясенең конференцияләр залында узды һәм анда 130 артык кеше катнашты.
"Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән без хәзер файда көтәбез. Әмма цифрлаштыру, чыннан да, катлаулы юл, берничә фактор туры килергә тиеш. Бу беренче затның да, барлык персоналның да җәлеп ителүе һәм дә башкалар. Әмма цифрлаштырудан башка алга таба үсеш мөмкин түгел", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Санлы технологияләр департаменты директоры Владимир Дождев "Цифрлы сәнәгать" программасы кысаларында предприятиеләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.
Ул белдергәнчә, Татарстанның өч предприятиесе цифрлы чишелешләр эшләү өчен финанс ярдәме алырга планлаштыра:
"Цифрлы технологияләр – корал ул. Хөкүмәт тарафыннан, быелдан башлап, чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирә торган субсидияләр рәвешендә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелде. Әлегә бу сәнәгатьнең эшкәртү һәм чыгару тармакларына кагыла".
"КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре белешмәләр нигезендә карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең цифрлы системаларын үстерү турында сөйләде.
Моннан тыш, чарада "Риэль-инжиниринг" үрнәгендә цифрлы җитештерүне кертү, автомобиль төзелешендә "Логио РУС" компаниясе белән тәэмин итү чылбырлары белән идарә итү турында да сүз барды.
Машина төзелеше тармагын цифрлы трансформацияләү өчен кадрлар әзерләү турында Казан (Идел буе) федераль университеты спикеры Мәхмүт Ганиев сөйләде:
"Производствода төп трендлар – роботлаштыруга, автоматлаштыруга, цифрлаштыруга күчү. Без моны уку процессында яңа белем бирү системаларын кулланып исәпкә алабыз – бу геймофикация дә (уен методларын куллану), модельләштерелә торган тренажерлар, өстәмә чынбарлык методлары да. Шулай итеп, фундаменталь әзерлектән без кешенең яңа коммуникация сәләтләрен үстерүгә күчәбез".
Азакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов предприятиеләрнең "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында катнашуының өстенлекләре, "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлелеккә сәләтлелекне арттыру буенча кооператив программа турында сөйләде.
2019 елның 9 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә машина төзүчеләр көненә багышланган чаралар узачак!
Тармак предприятиеләрен катнашырга чакырабыз.
Чаралар исемлеге:
1. КАМАЗ заводында (MES системалары) һәм кабиналар каркасы заводында булу
2. Республиканың сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру буенча семинар
3. КАМАЗның беренче генераль директоры Лев Борисович Васильевка сын ачу
4. Чаллы шәһәренең орган залында "Машина төзүчеләр көне – 2019" бәйрәмен тантаналы бәйрәм итү
Катнашу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше комплексы бүлегенә (843) 210-05-67, 210-05-66 телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.
2019 елның 26 нчы сентябрендә "Ел инженеры" республика конкурсының турыдан-туры этабы тәмамланды. Ул тәмамланганнан соң конкурс комиссиясе эшкә керешеп, конкурста җиңүчеләрне билгеләде (258 гаризадан алдагы этапта катнашу өчен 108е сайлап алынды).
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Ел инженеры" буенча чираттагы оештыру киңәшмәсе узды, анда конкурс комиссиясе эшенә йомгак ясалды.
Комиссия рәисе Ибраһим Хисамиев, бирелгән гаризаларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте:
"Татарстан Республиканың "Ел инженеры" исеменә лаеклы кандидатлар көтелгәннән күбрәк булып чыкты. Аларның һәрберсенең куәтле фәнни базасы, рационализаторлык тәкъдимнәре портфеле һәм предприятиеләрдә гамәлгә ашырыла торган проектлары бар".
Комиссия рәисе фикеренчә, машина төзелеше тармагы вәкилләре аеруча аерылып тора – алардан иң күп заявка алынган, барысы да җиңүче исеменә лаек булган.
Финалистларның эшләрен карау нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга очколар бирелгән, шуннан соң конкурсантларны проектларны тәкъдир итү өчен әңгәмә корырга чакырганнар.
"Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге" вәкиле Айдар Сәгыйтдинов доклад белән чыгыш ясады:
"Җиңүчеләр исемлеге расланганнан соң, без стажировканы кайда һәм нинди юнәлеш буенча узарга теләүләрен белү өчен аларның һәркайсы белән элемтәгә керергә планлаштырабыз".
Конкурсны оештыручылар җиңүчеләр белән стажировка үткән вакытта да, аннан соң да элемтәне сакларга планлаштыра.
"Без җиңүчедән аның нинди юнәлештә үсәргә теләвен һәм стажировка нәтиҗәләре буенча үз предприятиесенә нәрсә китерергә теләвен белергә телибез", – дип ассызыклады Айдар Сәгытдинов.
2019 елның 25 нче октябрендә "Белем алуда остазлык: заманча теория һәм инновацион практика" дигән россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак. "Ел инженеры" конкурсы финалистлары конференциясендә катнашу кирәклеге турында "Казан талантларның ачык университеты 2.0" коммерциясез автоном оешмасы вәкиле Мария Ермилова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, россиякүләм конференция нәтиҗәләрен исәпкә алып, конкурс финалистларының предмет компетенцияләрен үстерү, тупланган инженерлык потенциалын һәм компетенцияләрне республика буыннар остазлыгы системасына кертү һәм тәҗрибә алмашу өчен белем бирү программасын оештыру планлаштырыла.
Әлмәттә ел саен уздырыла торган "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестиваленең беренче зональ сайлап алу этабы узган.
Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда гала-концерт жюри әгъзалары ике көн дәвамында конкурсант номерларын караганнан соң булган.
Гомумкоманда зачетында мактаулы беренчелекне В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ командасы яулаган.
2 нче урынны "Әлмәт труба заводы" АҖ һәм "Татнефть" ГАҖ төбәкара һөнәри берлек оешмасы командалары бүлешкән. Гомумкоманда зачетында өченче урында – Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе.
Барлык җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган. Беренче, икенче, өченче урыннарга ия булучыларга фестивальнең суперфиналына махсус чакыру тапшырылган.
Әлмәт труба заводы командасы тәкъдим иткән "биюче рәссамнар" номеры тамашачыларда зур тәэсир калдырган. Алар бию сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, хәрәкәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның портретын ясаган.
Гадәттәгечә фестиваль кысаларында катнашучылар өчен мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр узган. Укытучылар арасында "Сәхнә практикалары үзәге" мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты да булган (Мәскәү шәһәре), драматургия һәм пластика мәктәбенә нигез салучы, хореограф-куючы Владимир Аносов катнашкан.
Быел фестиваль дирекциясенә Татарстан шәһәрләре һәм районнары гына түгел, ә Россия төбәкләре белән дә таныштыручы предприятие һәм оешмалардан 155тән артык гариза кергән.
Алга таба зональ сайлап алу турлары һәр ял көнендә – 12-13 нче октябрьләрдә – Зәйдә, 19-20 нче октябрьләрдә – Яр Чаллыда, 26-27 нче октябрьләрдә Казанда узачак.
Зональ сайлап алу этабын уңышлы узган конкурсантлар 13-14 нче ноябрьдә Казанда узачак суперфиналда очрашачак. Гран-при ияләре һәм фестивальдә җиңүчеләр 16 нчы ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертта игълан ителәчәк.
Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, ә Гран-при иясе Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы дипломын, шулай ук 250 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
"Наше время-Безнең заман" фестиваленең оештыру комитеты материаллары буенча
Министр урынбасары Алексей Савельчев DESO (АКШ) һәм "Джошкуноз Алабуга" компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Татарстан Республикасында DESO һәм Coşkunöz Holding ("Джошкуноз Холдинг", Төркия) уртак проектын локальләштерү мөмкинлеге турында фикер алышудан гыйбарәт булды.
"Джошкуноз Холдинг" – 1950 елда ачылган Төркия компаниясе. Предприятие автомобиль төзелеше, металл җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә эретеп ябыштыру аппаратлары, матбугат җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.
2014 елда компания "Алабуга" МИЗ территориясендә үз предприятиесен ачты. Хәзерге вакытта "Джошкуноз Алабуга" интерьер һәм экстерьер, шасси, прибор панеле детальләрен, ягулык бакларын, ишек беркетмәләрен һәм автомобиль төзелеше өчен башка продуктлар җитештерә.
DESO компаниясе Калифорниядә (АКШ) урнашкан һәм сыек сәнәгать калдыкларын, шлам һәм явым-төшемнәрне чистартуның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертү белән шөгыльләнә.
DESO һәм "Джошкуноз Холдинг" уртак проекты кысаларында компания вәкилләре нефть һәм сәнәгатьнең башка тармаклары компаниясенә индустриаль калдыкларны чистарту технологияләрен гамәлгә кертергә тели.
Бүген IX Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Газпром" ГАҖ арасында "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын төзү" һәм "Татарстан Республикасында криоген автотәэмин итү станцияләре челтәрен төзү" дигән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча чаралар планына ("юл картасы"на) кул кую республика өчен мөһим вакыйга булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров һәм "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты.
"Юл картасы" Татарстан Республикасы территориясендә табигый газны сыекландыру комплексын һәм КриоАЗС челтәрен төзүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 7 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы-2019 кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Газпром" ГАҖ арасында әлеге инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча килешү имзаланган иде.
1 нче октябрьдә Санкт-Петербургның ЭКСПОФОРУМ конгресс-күргәзмәләр үзәгендә IX Петербург халыкара газ форумы (ПХГФ-2019) ачылды.
Форумның эш программасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук республика предприятиеләре – "РариТЭК-Холдинг", "КАМАЗ", "Газпром газ-мотор ягулыгы" һәм "ПАТП №2" МУП вәкилләре катнаша.
Делегация әгъзалары газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча дөнья тәҗрибәсе мәсьәләләре буенча халыкара конференциядә булды, анда "Газпром" ГАҖ директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашында транспортта табигый газны куллану программалары һәм нәтиҗәләре, стимуллары һәм барьерлары турында фикер алышты.
"РариТЭК" холдингы форум кысаларында быел компанияләр төркеме тарафыннан автомобильләрне тәэмин итү буенча эшләнгән беренче Россия дистанцион җиһазын тәкъдим итте. Ул күләме 16 м3 гыйбарәт булган цистерна. Сыегайтылган метанның бу саны 50 берәмлек техниканы: йөк машиналарын, автобусларны, тракторларны һ.б. тәэмин итәргә җитә. Цистерна тулысынча автономияле, аны техникага газ салу кирәк булган теләсә кайсы урынга күчерергә була.
Автотәэмин иткеч җиһаздан тыш, "РариТЭК" зур техникага куела торган криоген ягулык багын һәм производствода табигый газны сыеклыкка әверелдерүче турбодетандерны да күрсәтте.
ПХГФ-2019 "Зәңгәр коридор – газ-2019" газ моторлы техника автоузышының финишы белән билгеләп үтелде. Автойөреш 2019 елның 20 сентябрендә Краснодар краенда старт алган, анда "РариТЭК", "КАМАЗ", "Газпром газ-мотор ягулыгы" экипажлары һәм башкалар катнашкан. Россия автоузышының озынлыгы – 2 760 км. Ул Краснодар крае, Ростов, Воронеж, Белгород, Мәскәү, Новгород һәм Ленинград өлкәләре территорияләре буйлап узган.
"Газпром газомоторное топливо" матбугат хезмәте һәм gas-forum.ru сайты материаллары буенча
Бүген "Манеж" үзәк күргәзмәләр залында (Мәскәү шәһәре) энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергетика үсеше буенча "Россия энергетика атнасы" халыкара форумы ачылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән форумга Татарстан Республикасы делегациясе дә килде.
Делегация составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, профильле сәнәгать компанияләре – "КАМАЗ", "Татэнерго", "Сетевая компания", "ТАИФ", "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим", "ТГК-16", "Татнефть" һәм "ИНВЭНТ" ДК, шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре.
Көннең беренче яртысында ук форум мәйданчыкларында республиканың сәнәгать гигантлары катнашында мөһим килешүләр имзаланды.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ һәм "Сименс" ҖЧҖ ("SIEMENS AG") арасында 250 МВт (ПГУ-250) егәрлекле пар-газ җайланмасын төзү өчен генераль подряд килешүе имзаланды.
"ТАИФ" ДК һәм "Сименс" ҖЧҖ предприятиеләре "Казаньоргсинтез" ГАҖ һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ өчен газ турбинасы җайланмаларына озак сроклы сервис хезмәте күрсәтүгә ике килешүне имзалады. Форум мәйданчыгында "ТАИФ" ДК һәм "Сименс" концерны арасында имзаланган килешүләрнең гомуми суммасы 290 млн.евро тәшкил итә.
"Россия энергетика атнасы" 2019 елның 5 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Форум программасы эшлекле чараларга бай: нефть-газ тармагы, электр энергетикасы һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча россиякүләм киңәшмәләр, пленар утырышлар, сессияләр булачак.
Татарстан делегациясендә катнашучылар РЭН-2019 эшлекле программасында актив катнаша. "Инфраструктураның алга таба үсеше – газ-мотор ягулыгы базарын үстерү стратегиясе" тармак киңәшмәсендә "КАМАЗ" гендиректоры Сергей Когогин чыгыш ясаячак.
Иртәгә, 3 нче октябрьдә, "Татэнерго" вәкиленең җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның баш инженерлары, шулай ук "Татнефть" компаниясе вәкилләренең "Импортны алыштыру һәм технологик үсеш максатлары өчен ягулык-энергетика комплексы һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең хезмәттәшлек перспективалары" һәм "Нефть-газ тармагының цифрлы трансформациясе: дәүләт һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр" дигән панель дискуссияләрендә чыгыш ясавы планлаштырыла.
4 нче октябрьдә "Модернизацияләү һәм цифрлы трансформация контекстында гидроэнергетика объектларының энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия куркынычсызлыгы" панель дискуссиясендә "Татэнерго" генераль директоры Рәүзил Хаҗиев чыгыш ясаячак. Шулай ук "Татнефть" генераль директоры Наил Мәгановның импортны алыштыру һәм технологик үсеш максатларында ягулык-энергетика комплексы һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең хезмәттәшлек перспективаларына багышланган чарада чыгыш ясавы планлаштырыла.
Моннан тыш, форумның беренче көнендә массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләре һәм "МедиаТЭК" төбәк администрацияләренең V Бөтенроссия конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында – "Татнефть" ГАҖ, ул "Ягулык-энергетика комплексы төбәк компаниясенең иң яхшы матбугат хезмәте" номинациясендә 1 нче урын алды.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ һәм "Казаньоргсинтез" ГАҖ матбугат хезмәтләре материаллары буенча, фото rusenergyweek.com сайтыннан алынды