Семинар-киңәшмәдә – цифрлаштыруның төп тенденцияләре турында

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә цифрлаштыру элементларын кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинар-киңәшмәне Альберт Кәримов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында уздырды. Чара "КАМАЗ" ГАҖ дирекциясенең конференцияләр залында узды һәм анда 130 артык кеше катнашты.

"Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән без хәзер файда көтәбез. Әмма цифрлаштыру, чыннан да, катлаулы юл, берничә фактор туры килергә тиеш. Бу беренче затның да, барлык персоналның да җәлеп ителүе һәм дә башкалар. Әмма цифрлаштырудан башка алга таба үсеш мөмкин түгел", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Санлы технологияләр департаменты директоры Владимир Дождев "Цифрлы сәнәгать" программасы кысаларында предприятиеләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Ул белдергәнчә, Татарстанның өч предприятиесе цифрлы чишелешләр эшләү өчен финанс ярдәме алырга планлаштыра:

"Цифрлы технологияләр – корал ул. Хөкүмәт тарафыннан, быелдан башлап, чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирә торган субсидияләр рәвешендә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелде. Әлегә бу сәнәгатьнең эшкәртү һәм чыгару тармакларына кагыла".

"КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре белешмәләр нигезендә карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең цифрлы системаларын үстерү турында сөйләде.

Моннан тыш, чарада "Риэль-инжиниринг" үрнәгендә цифрлы җитештерүне кертү, автомобиль төзелешендә "Логио РУС" компаниясе белән тәэмин итү чылбырлары белән идарә итү турында да сүз барды.

Машина төзелеше тармагын цифрлы трансформацияләү өчен кадрлар әзерләү турында Казан (Идел буе) федераль университеты спикеры Мәхмүт Ганиев сөйләде:

"Производствода төп трендлар – роботлаштыруга, автоматлаштыруга, цифрлаштыруга күчү. Без моны уку процессында яңа белем бирү системаларын кулланып исәпкә алабыз – бу геймофикация дә (уен методларын куллану), модельләштерелә торган тренажерлар, өстәмә чынбарлык методлары да. Шулай итеп, фундаменталь әзерлектән без кешенең яңа коммуникация сәләтләрен үстерүгә күчәбез".

Азакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов предприятиеләрнең "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында катнашуының өстенлекләре, "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлелеккә сәләтлелекне арттыру буенча кооператив программа турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International