ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" ("Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты составына керә) төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә узган киңәшмәдә "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең компетенцияләр үзәге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыруда катнашучы республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Моннан тыш, киңәшмә эшендә илкүләм проектны потенциаль башкаручы оешмалар да катнашты. Мондый "консультантларның" төп функциясе – предприятиеләр белән берлектә алга таба бөтен производствога тиражлау өчен үрнәк агым булдыру.

Предприятие өчен консультантларның эше бушлай. Түләү федераль бюджет акчалары хисабына башкарылачак.

Киңәшмә предприятиеләр тарафыннан зур кызыксыну уятты, аларның вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Мәсәлән, "Экспортны үстерү акселераторы" һәм "Җитештерүчәнлек лидерлары" белем бирү программаларында катнашу, хезмәткәрләрне яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү өчен субсидияләр алу һәм башкалар турында.

Алмаз Хөсәенов ассызыклаганча, илкүләм проектта катнашу ирекле һәм оештыру ягыннан гади булып тора:

"Предприятие компетенцияләрнең федераль үзәге сайтына кереп, төймәгә басып, илкүләм проектта катнашуга языла, ягъни барысы да бик гади", – дип аңлатты ул.

"Вертолеты России" холдингы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы җитештергән медицина модульләренә ия ике Ансат вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә тапшырды. Машиналар РФ төбәкләрендә санитар авиацияне үстерү өчен каралган.

Ансат вертолетлары "СКОЛ" авиакомпаниясе" ҖЧҖ мәнфәгатьләрендә алга таба файдалануга тапшырылган. Машиналар "Россия Федерациясенең авыр үтеп керә торган районнарында яшәүче гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне үз вакытында тәэмин итү" өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында китерелә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның августында Росавиация Ансат җиңел вертолетының фюзеляж ресурсын сигез тапкыр арттыруны сертификацияләгән: 2 меңнән 16 меңгә сәгатькә кадәр. МАКС-2019 халыкара авиасалоны барышында "Вертолеты России" холдингы генераль директоры Андрей Богинскийга сертификация документлары тапшырылган.

Күп максатларга ярашлы җиңел Ансат вертолеты Казан вертолет заводының тәҗрибә-конструкторлык бюросында проектланган. Машина ике двигатель белән җиһазландырылган һәм пассажирлар һәм VIP-пассажирлар йөртү, йөк ташу, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау һәм санитар борт сыйфатында кулланыла ала.

Медицина модуленә ия булган Ансатта үз классына караган көндәшле аналоглары белән чагыштырмача  берничә җитди өстенлек бар. Барыннан да элек, бу хезмәт күрсәтү, укыту һәм ремонт өчен бәянең аз булуы. Моннан тыш, вертолет минус 45 градустан башлап плюс 50 градуска кадәр температурада эксплуатацияләнә ала. Ансатны биек тауларда сынау эшләре тәмамланган, аның 3500 метрга кадәрге биек урыннарда тау җирлегендә эшли алу мөмкинлеге расланган.

"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча, фото skol.ru сайтыннан


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның сәнәгать делегациясе эш визиты белән Беларуссиягә килде.

Көннең беренче яртысында Альберт Кәримов җитәкчелегендәге делегация Минск автомобиль заводында булды. Кунаклар өчен зур йөк автомобильләре, шулай ук автобус, троллейбус һәм тагылма техника җитештерүче автомобиль төзелеше компаниясен "МАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Шуляк тәкъдир итте, шуннан соң техниканың яңа үрнәкләрен карап чыктылар.

Татарстан Республикасы һәм Беларуссия Республикасының хезмәттәшлек итү буенча эш төркеменең җиденче утырышында яклар ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек һәм төбәкләр арасындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2017-2020 елларга чаралар планын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фикер алышуда машина төзелеше өлкәсендә сәнәгать кооперациясен үстерүгә, нефть химиясе өлкәсендә, республиканың агросәнәгать комплексы өчен авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлеккә, шулай ук фән һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде.

Нәтиҗәләр буенча Беларуссиянең Милли фәннәр академиясе белән Татарстан Фәннәр академиясе, шулай ук Белоруссия дәүләт информатика һәм радиоэлектроника университеты белән Казан (Идел буе) федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында беркетмә документлары һәм килешүләр имзаланды.

Визит ахырында делегация "Great Stone" Кытай-Белоруссия индустриаль паркында булды.

Октябрьнең беренче көнендә Санкт-Петербургта ЭКСПОФОРУМ конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында IX Петербург халыкара газ форумы үз эшен башлады.

Чара ел саен газ сәнәгате тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әйдәп баручы мәйданчык булып тора. Форумда катнашучылар – эре нефть-газ компанияләренең топ-менеджерлары, инновация үзәкләре һәм илнең проект институтлары вәкилләре, экспертлар, академиклар, профильле югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре.

Күргәзмә программасында Татарстаннан республиканың алдынгы предприятиеләре катнаша: "КМПО", "АВИАГАЗ-СОЮЗ+" ФҖП", "РариТЭК Холдинг", "КАМАЗ" һәм "Казанкомпрессормаш".

"КМПО" АҖ экспозициясендә төп урынны НК-38СТ газ турбинасы двигателенең табигый үрнәге алып тора, ул предприятиедә эшләнгән алдынгы продуктларның берсе.

Шунда ук, экспозиция янында виртуаль чынбарлык өстәле дә урнашкан. Анда компрессор блогын киң дәрәҗәдә яшереп, блоклап-модульле башкарылган ГПА белән компрессор станциясенең 3D-проекты күрсәтелә.

Чарага килүчеләр шулай ук виртуаль IC.IDO кинотеатрында да булырга мөмкин. IC.IDO ярдәмендә технологияләр газ-турбина энергетика җайланмасының виртуаль дөньясына чумып, энергетика җайланмасының төрле узелларын монтажлау һәм демонтажлау мөмкинлеген бирә.

 

"КМПО" АҖ матбугат хезмәте һәм https://gas-forum.ru сайты материаллары буенча

Бүген Татарстан Республикасына визит кысаларында ТР Инвестицияле үсеш агентлыгында вакыйгалы туризм өлкәсендә иң эре чит ил һәм Россия ММЧ җитәкчеләре өчен Татарстан Республикасы вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.

Мондый очрашуның максаты – киләчәктә халыкара тармак конгрессларын үткәрү өчен хезмәттәшлекне үстерү һәм республика потенциалын тәкъдир итү.

Очрашу башында кунаклар өчен ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул Татарстанда соңгы берничә елда үткәрелә торган төп вакыйгалар һәм халыкара дәрәҗәдә көтелгән чаралар турында сөйләде.

Республикада сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер уртаклашты.

Татарстанның туристик потенциалы турындагы доклад белән ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты вәкиле Айгөл Балахонцева чыгыш ясады.

Матбугат турында катнашучылар – Бөекбритания, Бельгия, Германия, Словения, Испания һәм Россиядән килгән халыкара ММЧ вәкилләре-докладлар тәмамланганнан соң үзләрен кызыксындырган темаларга сораулар бирде. Мәсәлән, төбәктә экологик вәзгыятькә ярдәм чаралары, халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар ничек оештырылуы һәм башкалар турында.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, нефть сәнәгате өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен, Казакъстан Республикасы делегациясе һәм Татарстанның нефть, газ, химия тармагы компанияләре вәкилләре арасында очрашу булды.

Казакъстан делегациясе составында – Казакъстан Республикасы Энергетика министрлыгыннан вәкаләтле органы булып торучы "Карачаганак Петролиум Оперейтинг" (аббр. – КПО, дөньяда иң эре нефть-газ конденсат ятмалары операторы) компанияләре консорциумы вәкилләре, шулай ук Казакъстан Республикасының Бурлы районы Акиматы вәкилләре катнашты.

Очрашуны башлап, министр урынбасары Алексей Савельчев республиканың нефть, газ, химия комплексының үзенчәлекләре, Татарстанда нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге төп эшләнмәләр һәм булган компетенцияләр турында сөйләде.

Министр урынбасары кереш сүзләреннән соң очрашуда катнашучыларга Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Бурлы районы Хакиме Мирҗан Сатканов мөрәҗәгать итте. Ул нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерде һәм "производствоны локальләштерү һәм импортны алыштыру максатларында без теләсә нинди инвестиция тәкъдимнәрен карарга әзер", дип билгеләп үтте.

Теманы дәвам итеп, Казакъстанның Энергетика министрлыгыннан вәкаләтле орган вәкиле Дастан Абишев болай дип ассызыклады:

"Без Татарстан предприятиеләре белән тармак кооперациясен үстерүдә мәнфәгатьле, киләчәктә КПО һәм Көнбатыш Казакъстанның башка эре тармак операторларына – "Тенгизшевройл" һәм "Норт Каспиан Оперейтинг Компани Н.В." мисалында икеяклы хезмәттәшлек тәҗрибәсен кулланырга әзер".

Очрашуда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән КПО генераль директоры Эдвин Блом чыгыш ясады:

"Безнең өчен Татарстан Республикасына бу визит уникаль булып тора, чөнки без беренче тапкыр Казакъстан Республикасыннан читтә шундый эшлекле очрашулар уздырабыз. Бүгенге очрашуның максаты – хезмәттәшлекнең потенциаль юлларын билгеләү".

"Карачаганак Петролиум Оперейтинг" эшчәнлеге турында КПОның Казакъстан бизнесын үстерү буенча идарәчесе Бейбит Сабиров сөйләде.

Карачаганак чыганагы Казакъстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Нигез салынган (1997 ел) көненнән башлап компания ятманы үзләштерүгә АКШ доллары белән 25 млрд. инвестицияләгән. "КПО" Карачаганак-Атырау торбаүткәргеченең хуҗасы булып тора, аның проект үткәрү сәләте елына 10 млн. тонна тәшкил итә. Компания өлешенә шулай ук Казакъстан Республикасы территориясендә чыгарылган ресурсларның гомуми күләменнән 45% газ һәм 16% нефть һәм конденсат туры килә.

Очрашу дәвамында презентацияләр белән Татарстанның "Татнефть" һәм "ТАНЕКО" компанияләре вәкилләре чыгыш ясады. Алар предприятиеләрдә тормышка ашырыла торган төп проектлар, инновацияле эшләнмәләр һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Фикер алышуда шулай ук "Татнефтехиминвест-холдинг" вәкилләре дә катнашты.

Шулай ук чит ил кунакларына "Татнефть" ГАҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Сәнәгый куркынычсызлыкка һәм хезмәтне саклауга производство контроле" автоматлаштырылган мәгълүмат системасы проекты тәкъдир ителде. Система хокук бозуларны ачыкларга, анализларга һәм рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә, шуның аркасында сәнәгать иминлеген һәм хезмәт куркынычсызлыгын тикшерү вакыты шактый кими.

Көннең икенче яртысында Казакъстан делегациясе Татарстанның башка сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән очрашты, алар арасында – "Таграс-Холдинг", "ТатПром-Холдинг", "ТАТИНТЕК", "ИПЦ", "ГКС", "КМПО", "Казанкомпрессормаш", шулай ук "КЭР-Холдинг" ИК".

Предприятиеләр эшчәнлеген тәкъдир иткәннән соң, очрашуда КНИТУ ректоры каршындагы киңәшче Николай Абруков чыгыш ясады:

"Без киләчәктә предприятиеләрдә кирәкле белгечләрне укытырга тырышабыз. Студентларны әзерләү өчен без компания белгечләрен җәлеп итәбез, укучыларны әлеге компанияләрдә практика узу өчен җибәрәбез – болар барысы да студентларга һәм укытучыларга бер телдә сөйләшергә мөмкинлек бирә. Студентлар һәм аспирантларның квалификация эшләре предприятиеләр таләпләренә туры китереп гамәли характерда".

Иртәгә Казакъстан делегациясе шулай ук "Алабуга" МИЗ предприятиеләрен карарга планлаштыра, шуннан соң визит нәтиҗәләре ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узачак эшлекле очрашуда ясалачак.

Татарстаннан киңәйтелгән делегациянең Белоруссиягә булган визиты һәм 7нче уртак эшче төркем утырышы алдыннан Татарстан вәкилләре Беларуссиянең берничә предприятиесендә булдылар, анда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Визитның беренче көнендә министр урынбасары Илдар Мингалиев җитәкчелегендәге делегация "ММЗ" АҖ, "МТЗ" АҖ, Амкодор, БелАЗ һ.б. кебек машина төзелеше предприятиеләрендә булды.

Фикер алышу өчен сыекландырылган табигый газда эшли торган техниканы уртак эшләү һәм гамәлгә кертү перспективалары, республикада торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗлары өчен аз габаритлы коммуналь техниканы җыю производствосын оештыру мәсьәләсе, белорус техникасында Алабуга аккумуляторларын куллану һәм башка мәсьәләләр каралды.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бу шимбәдә, 28 сентябрьдә, Өлкәннәр көне алдыннан (2019 елның 1 октябрендә) Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының конференцияләр залында Министрлыкның хөрмәтле кунаклары – ветераннарны традицион котлап, очрашу узды.

Бүгенге пенсионерлар адресына җылы рәхмәт сүзләрен министр урынбасары Герман Лернер җиткерде.

Эшләр идарәчесе Айнур Шәкүров һәм кадрлар бүлеге башлыгы Дания Сафина кунакларга "Лента" гипермаркетына бүләк сертификатлары тапшырды.

Юбилярларны махсус билгеләп үттеләр, аларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләделәр.

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, кунаклар бәйрәм табынына чакырылды, концерт программасы булды.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

"Вертолеты России" холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында Кытай делегациясе булып китте. Чара Кытай Халык Республикасының Бөтенкытай халык республикасы халык вәкилләре җыелышының (парламенты) Даими комитеты рәисе Ли Чжаньш әфәнденең Россиягә рәсми визиты кысаларында Татарстан Республикасына булган эш сәфәре кысаларында узды. Делегацияне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

Кунаклар өчен агрегат-җыю производствосы буенча экскурсия уздырдылар һәм Ми-8/17, Ми-38 һәм Ансатларның ничек төзелүен күрсәттеләр. Делегация шулай ук вертолет техникасын җыю цехында да булды. Моннан тыш, предприятиенең очу-сынау комплексында Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча "Вертолеты России" холдингының демонстрация турында катнашкан Ансат вертолетының демонстрацион очышы узды.

КВЗның Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлеге узган гасырның 50 нче елларыннан башлана. Шул вакыт эчендә Кытай 186 урта вертолет, шул исәптән Ми-4, Ми-8, Ми-17 һәм Ми-17В-5 очкычларын сатып алган. Шулай ук "HARBIN Z-5" билгеләмәсендәге Ми-4 очкычы лицензия буенча 1958-1979 елларда Кытайның 122 нче заводында җитештерелгән, анда 545 вертолет төзелгән булган. Бу машиналарны серияле җитештерү Казан вертолет заводы белгечләре катнашында оештырылган.

2018 елның көзендә "Вертолеты России" холдингы КХРның һәлакәтләр медицинасы ассоциациясе мәнфәгатьләрендә 20 Ансат вертолетын китерүгә контракт төзегән. Машиналар заказ бирүчегә күпмаксатлы комплектациягә тапшырылачак.

"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Форд Соллерс Алабуга" Россиядә автоҗитештерүчеләр арасында транспорт чарасының электрон паспортларын рәсмиләштерүгә тулысынча күчкән беренче предприятие. "СОЛЛЕРС" ГАҖ һәм Ford Motor Company уртак предприятиесе 2019 елның 1 октябреннән башлап вакытыннан алда барлык Ford Transit автомобильләре өчен ЭПТС рәсмиләштерүгә керешә.

Яңартылган LCV пилот партиясен электрон паспортлар белән дилер үзәкләренә озатканнар инде. Ford Transit автомобильләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургта РОЛЬФ компаниясенең дилер үзәкләренә кергән, ә алга таба Россия Федерациясе территориясендәге Transit-үзәкләрдә сату өчен дә ачык булачак.

Элегрәк "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан "Электрон паспорт" АҖ белән берлектә гамәлгә ашырыла торган ЭПТС рәсмиләштерү буенча пилот проектында катнашучылар исемлегенә кертелгән иде. Шул ук вакытта ЕАЭС илләренең бердәм ЭПТС системасына тулысынча күчү 2019 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырылырга тиеш.

Электрон паспорт кертү транспорт чараларының тормыш циклына һәм аларны теркәүгә бәйле процессларның күбесен цифрлаштыру һәм автоматлаштыру мөмкинлеген бирәчәк, автомобильләрнең торышы буенча кирәкле мәгълүматлар алуны тизләтәчәк. ЭПТС системасы шулай ук транспорт чарасының техник торышын җитештерү мизгеленнән алып утильләштерүгә кадәр ачык итәчәк.

Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International