Татарстан Республикасына эш визиты белән Бавария Федераль җире (Германия Федератив Республикасы) делегациясе килде. Татарстан Республикасына эш сәфәре Бавария белән Россия арасындагы икътисадый элемтәләрне үстерү максатларында узды. Делегацияне Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры – Бавария Премьер-министры урынбасары Хьюберт Айвангер җитәкләде.
Германия делегациясе составына сәнәгатьнең төрле тармакларыннан 20дән артык алман компаниясе вәкилләре кергән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, республикада алдынгы Бавария предприятиеләре офислары бар: Siemens AG, Linde AG, KUKA, алар республика предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Германия белән тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 млн АКШ доллары тәшкил иткән.
Бавариянең эшлекле даирәләре, катлаулы икътисадый һәм сәяси кысалы шартларга карамастан, тотрыклы уңай динамиканы һәм ике яклы хезмәттәшлекнең яхшы потенциалын билгеләп үтә.
Айвангер әфәнде сүзләренә караганда, Германия хәзер сәнәгатьнең кайбер тармакларын трансформацияләү этабында. Аерым алганда, автомобиль сәнәгатендә технологияләрне нинди юнәлештә үстерү мәсьәләсе тора. Эчке яну двигательләрен, газ ягулыгы, аккумулятор туплагычлар яки атом энергиясен кулланыргамы, кайсы яхшырак булыр дигән сорауга җавап эзләү өчен экспертларның дебатлары уза. Шулай ук, ул билгеләп узганча, Бавариядә күмер кулланудан актив баш тартканнар, "яшел энергия чыганаклары"н үстерәләр, шул ук вакытта җылылык энергиясен күбрәк җитештергәндә энергия чыгымнарын ничек киметергә кирәк, дигән мәсьәләне дә хәл итәләр.
Шулай ук форумда Татарстанның инвестиция-сәнәгать потенциалы презентацияләнде, "Риэль Инжиниринг" ҖЧҖ компаниясеннән алман партнерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында сөйләнде һәм Бавария делегациясе әгъзалары чыгыш ясады.
"Татар-информ" фотоматериаллары кулланылды
2019 елның 19 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында "Тегүче" белгечлеге буенча XVII республика эшче осталык конкурсы узды.
Быел иң яхшы тегүче исеме өчен Татарстанның Казан, Азнакай, Бөгелмә һәм Кукмара шәһәрләреннән 10 кеше көч сынашкан.
Конкурс комиссиясе составында – КНИТУ Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты, Казан дизайн технологияләре көллияте, Республика текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлеге федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре.
Комиссия конкурсантларны теоретик һәм гамәли юнәлешләр буенча бәяләгән. Шулай итеп, катнашучылар мода индустриясе өлкәсендәге сорауларга җавап биргән һәм "очлары каеп тегелгән кесә тишеген эшкәртү" юнәлеше буенча үз осталыкларын күрсәткән.
Иң яхшы нәтиҗәне "Ирэн" тегү остаханәсе" ҖЧҖ (Казан шәһәре) хезмәткәре Елена Белячкова күрсәткән. Икенче һәм өченче урыннарны "БШФ" ҖЧҖ тегү фабрикасы хезмәткәре Людмила Закирова һәм "Бөгелмә тегү фабрикасы" предприятиесе вәкиле Александра Потякова алган.
Конкурста җиңүчеләргә Россия сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика оешмасы Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, конкурста катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.
Республика җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында эшче осталык конкурсы 2003 елдан башлап ел саен үткәрелә. Мондый чараны оештыру эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә һәм популярлаштырырга, яшьләрне эшче һөнәрләргә өйрәтү һәм эшкә урнаштыру өчен җәлеп итәргә ярдәм итә.
Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы белән берлектә оештыра.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы барлык предприятиеләргә һәм чарада катнашучыларга рәхмәт белдерә һәм киләсе елда конкурста актив катнашырга чакыра.
"Химград" технополисы "Иң яхшы архитектура-шәһәр төзелеше концепцияләре" дигән россиякүләм һөнәри конкурсның "Сәнәгать функциясен саклап калып, гамәлдәге сәнәгать территорияләрен үстерү (Industrial Park Design.Brownfield)" номинациясендә җиңүче булган.
Бүләкләү тантанасы 2019 елның 18 октябрендә Мәскәү шәһәренең Кунак сараенда РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре баш архитекторлары советының 45 нче утырышы кысаларында узган.
Конкурсның төп бурычы – комплекслы үсешнең дөньякүләм максатларын исәпкә алып, Россиянең баланслы һәм алгарышлы үсеше өчен кирәкле перспективалы комплекслы шәһәр төзелеше чишелешләрен эзләү.
Иң яхшы шәһәр төзелеше практикаларын ачыклаганда, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм норматив хокукый актларга таянып, инновацияле алымнар мөһим критерийлар булып торган.
Тәкъдим ителгән архитектура-шәһәр төзелеше концепцияләре БМО тотрыклы үсеш максатларына туры килә торган территорияләрне үстерү инструменты буларак бәяләнгән.
Конкурста катнашуга илнең 34 шәһәреннән һәм 7 төбәгеннән проект командаларыннан, девелопер структураларыннан һәм муниципаль хакимият органнарыннан 63 заявка бирелгән булган.
Конкурсның жюри составына әйдәп баручы архитектура, инжиниринг, консалтинг һәм иҗтимагый оешмалар экспертлары кергән.
Конкурста барлыгы ун индустриаль парк катнашкан, шуларның алтысы – Россиянең индустриаль парклары ассоциациясе әгъзалары:
"Химград" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Үзбәкстан сәнәгатьчеләре делегациясе резин техникасы эшләнмәләре заводы директоры Гуломжон Ибраһимов җитәкчелегендәге делегация Татарстанга визит белән килде. Визитның төп максаты – газ-мотор техникасы, авыл хуҗалыгы һәм башка уртак проектлар өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә Үзбәкстан ягы вәкилләре республиканың газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасында катнашу белән кызыксынды.
Очрашуда "Global Gaz Montaj" ҖЧҖ (Үзбәкстан) генераль директоры Баһадир Мирзакәримов Үзбәкстанда гына түгел, Казакъстанда да проектларны тормышка ашыруда компания тәҗрибәсе турында сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук "Газпром-газ-мотор ягулыгы", "Раритэк", "Яшел Үзән заводы" предприятиеләре вәкилләре катнашты. "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ һәм Үзбәкстаннан килгән белгечләр компетенциясендә кызыксынучы Татарстан предприятиеләре – АЗС операторлары катнашты.
Киләчәккә Үзбәкстанның газ-мотор базары структурасын җентекләп өйрәнү максатыннан Татарстан предприятиеләре вәкилләре белән делегация визитлары планлаштырылган.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖнең олигомер һәм гликоль заводында каты полиэтиленгликоль (ТПЭГ) чыгаруга керешкәннәр.
Бүген бу продукция күп кенә тармакларда кулланыла һәм һәр Россия гаиләсе тормышына үтеп керә. ТПЭГ үзлекне көйләүче, антистатик, йомшарткыч сыйфатында, җилем, гранула һәм төймә ясый торган ярдәмче матдәләрдә, керамика, резин техникасы сәнәгатендә кулланалар.
Каты полиэтиленгликольне шулай ук фармацевтика сәнәгатендә дә кулланалар – сыек дару препаратларын эретү, суппозиторияләр, майлар һәм дару төймәләрен җитештерү өчен.
Моннан тыш, ТПЭГ косметик чаралар, аерым алганда, тирене карау өчен кремнар, юу чаралары җитештерү өчен нигез булып тора. ТПЭГ кулланучылар – Россия һәм чит ил компанияләре.
"Нижнекамскнефтехим"да ТПЭГ алу өчен яңа уникаль җиһазлар – кристаллаштыру узелы, шулай ук продукция төргәкләүнең роботлаштырылган линиясен файдалануга тапшырганнар.
Әзер ТПЭГ 25 кг сыешлы тыгыз өч катлы кәгазь капчыкларга төрелә. Киләчәктә каты полиэтиленгликоль төргәкләү өчен завод кешеләре 1000 кг га кадәр күләмдә полипропилен тараны – биг-бэглар кулланырга планлаштыра.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасына эш визиты белән Бавария Федераль җире (Германия Федератив Республикасы) делегациясе киләчәк. Делегацияне Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры – Бавария Премьер-министры урынбасары Хьюберт Айвангер җитәкләячәк. Бавария белән Россия арасындагы икътисади элемтәләрне үстерү максаты белән Татарстан Республикасына бару планлаштырылган.
Бавариянең эшлекле даирәләре, катлаулы икътисадый һәм сәяси кысалы шартларга карамастан, тотрыклы уңай динамиканы һәм ике яклы хезмәттәшлекнең яхшы потенциалын билгеләп үтә. Бавария делегациясе составында – рәсми затлар, хакимиятнең тармак органнары вәкилләре, шулай ук компанияләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре.
Визитның эш программасы 22 нче октябрьдә, сишәмбе көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашудан башланачак.
2019 елның 22 октябрендә "Корстон" КСККның "Толстой" залында сәг. 10.30 узачак "Татарстан-Бавария" икътисадый форумы төп вакыйга булачак.
Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың тармак сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашачак.
Форум программасында Татарстанның инвестиция-сәнәгать потенциалын тәкъдир итү, алман партнерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе һәм Бавария делегациясе әгъзаларының чыгышлары планлаштырылган.
Форум ахырында ФГР һәм Татарстан Республикасы эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләре B2B форматында үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алыша алачак.
2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Германия белән тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 млн АКШ доллары тәшкил иткән.
ММЧ вәкилләрен катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен: Мария Дольникова, maria.mpt@tatar.ru , тел. 567-36-98
Бүген министр Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе К-Messe пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен Дюссельдорфка (ФРГ) килде.
Дөньяда иң зур һәм әйдәп баручы мондый продукция күргәзмәсе өч елга бер тапкыр, быел – 16-23 октябрь көннәрендә уза.
"К – 2019" күргәзмәсенең төп бүлекләрендә чимал һәм өстәмә материаллар, ярымфабрикатлар, техник элементлар, югары ныклы пластмасса эшләнмәләре, каучук һәм пластмасса җитештерү өчен машиналар һәм җайланмалар, шулай ук төрле шуңа бәйле хезмәтләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмә кысаларында төрле экспозициягә өстәп, "First Choice of Winners – спорт һәм ял итү өчен пластмасса эшләнмәләре" дип аталган махсус шоу күрсәтү планлаштырылган.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ГФРда Татарстан вәкиле Таһир Гатауллин, шулай ук тармакның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре.
Күргәзмәгә үз продукциясе белән Татарстанның полимер тармагы предприятиеләре дә килгән: Казан Оргсинтезы, "Нижнекамскнефтехим" һәм "Пласт-ТЕК". Моннан тыш, Кама полимер материаллар заводы, Орион-пласт һәм ТатхимПласт компанияләре продукциясе Берләшкән Россия стендына куелган.
Күргәзмәне оештыру һәм К-2019да Берләшкән Россия стендының эше турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тармак басмасы журналистларына сөйләде:
"Безнең компанияләрнең "К" күргәзмәсендә катнашуы гадәти күренеш. Быел республиканың әйдәп баручы предприятиеләре күргәзмә эшендә катнашу өчен үз вәкилләрен җибәрде – алты Республика компаниясе күргәзмә эшендә катнаша. Әлеге чара белән кызыксыну халыкара дәрәҗәгә чыгучы һәм продукцияне генә түгел, полимерларны эшкәртү өлкәсендә дә үз компетенцияләрен экспортларга әзер булган компанияләребез үсешенә бәйле".
Интервью ахырында Альберт Кәримов күргәзмәдә катнашучы республика компанияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.
Төшке аштан соң Германия эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәл узды, анда Татарстан делегациясе вәкилләре республиканың инвестицияле-икътисадый потенциалын тәкъдир итте.
"Татнефть" төркеменең "ТАНЕКО" АҖ җитештергән дизель һәм автомобиль ягулыгы "Дөнья сыйфаты – World Quality" программасы дипломына лаек булган.
Экспертлар "Татнефть" нефть эшкәртү комплексында чыгарыла торган нефть продуктлары үрнәкләренә югары сыйфат дәрәҗәсен биргән, бу тиешле диплом һәм таныклык белән раслана.
"Дөнья сыйфаты – World Quality" программасы кысаларында Бөтенроссия сыйфат оешмасының эксперт программалары үзәгендә "ТАНЕКО" АҖ чыгара торган дизель ягулыгын (сезонара, F сортларын, җәйге, С сортларын; кышкы, 2 класслы) һәм "Евро-5" экологик стандартына туры килә торган АИ-92 һәм АИ-95 маркалы автомобиль бензиннарын бәяләү эше уңышлы тәмамланган.
Хәзер "ТАНЕКО" дизель ягулыгын (сезонара, F сортлы, җәйге, С сортлы, кышкы, 2 класслы) һәм АИ-92 һәм АИ-95 маркалы автомобиль бензиннарын маркировкалаганда "Дөнья сыйфаты-World Quality" билгесен кулланырга хокуклы.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Зәйдә октябрь урталарында узган зона концертларының берсендә фестивальнең Россиянең матди булмаган рухи мирасы статусына ия булуы билгеле булды.
Быел фестивальдә катнашу өчен 160тан артык команда һәм шәхси башкаручы гариза биргән. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән ноябренә кадәр уза һәм Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концерт өлешләрен үз эченә ала.
Чиратта зона концертлары, алар Яр Чаллы һәм Казанда узачак. Гала-концерт 2019 елның 16 ноябрендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак, анда фестиваль призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булачак.
Түбән Каманың инвестиция каталогына өч яңа проект өстәлгән. Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашында узган 11 нче Инвестиция советы утырышы кысаларында бизнес-инициативалар турында фикер алыштылар.
Беренче проект сәнәгать предприятиеләре төзелеше һәм аларны капиталь ремонтлау өчен җиһазлар җитештерү белән бәйле ("Iron Industry Сомрапу" компаниясе). Бу торба узеллары җитештерү дә, эстакадалар, биналар һәм корылмалар өчен металл конструкцияләр ясау да.
Икенче проект вентиляция һәм төтенне суырту системалары өчен электр приборларын җитештерү предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителде ("КЭМА" ҖЧҖ компаниясе). Мондый продукция җитештерү җирле кулланучылар ихтыяҗлары өчен үзебезнең базарны сыйфатлы продукция белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы тикшерелгән проект экологик өлешкә кагыла: пластик савытларны алыштыру өчен икенчел чималдан төргәкләр җитештерә башлау ("Акватар" предприятиесе). Беренче чиратта компания үз эшләнмәләрен күкәй җитештерүчеләргә бирергә ниятли.
Бүген Түбән Кама алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә төрле юнәлештәге 55 объект инвестиция каталогында тора, аларның гомуми инвестиция күләме 43 млрд.сум һәм 7,5 мең эш урыны тәшкил итә. Барлык проектлар да алып барыла, муниципаль структуралар тарафыннан ярдәм күрсәтелә.
Узган атнада СИҮАБТ 10 резидент белән тулыланган, бу Түбән Камага 2019 ел буенча KPI-күрсәткеченә ирешергә ярдәм иткән.
Түбән Кама муниципаль районы советы матбугат хезмәте материаллары буенча