2019 елның 19 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында "Тегүче" белгечлеге буенча XVII республика эшче осталык конкурсы узды.
Быел иң яхшы тегүче исеме өчен Татарстанның Казан, Азнакай, Бөгелмә һәм Кукмара шәһәрләреннән 10 кеше көч сынашкан.
Конкурс комиссиясе составында – КНИТУ Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты, Казан дизайн технологияләре көллияте, Республика текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлеге федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре.
Комиссия конкурсантларны теоретик һәм гамәли юнәлешләр буенча бәяләгән. Шулай итеп, катнашучылар мода индустриясе өлкәсендәге сорауларга җавап биргән һәм "очлары каеп тегелгән кесә тишеген эшкәртү" юнәлеше буенча үз осталыкларын күрсәткән.
Иң яхшы нәтиҗәне "Ирэн" тегү остаханәсе" ҖЧҖ (Казан шәһәре) хезмәткәре Елена Белячкова күрсәткән. Икенче һәм өченче урыннарны "БШФ" ҖЧҖ тегү фабрикасы хезмәткәре Людмила Закирова һәм "Бөгелмә тегү фабрикасы" предприятиесе вәкиле Александра Потякова алган.
Конкурста җиңүчеләргә Россия сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика оешмасы Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, конкурста катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.
Республика җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында эшче осталык конкурсы 2003 елдан башлап ел саен үткәрелә. Мондый чараны оештыру эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә һәм популярлаштырырга, яшьләрне эшче һөнәрләргә өйрәтү һәм эшкә урнаштыру өчен җәлеп итәргә ярдәм итә.
Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия сәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы белән берлектә оештыра.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы барлык предприятиеләргә һәм чарада катнашучыларга рәхмәт белдерә һәм киләсе елда конкурста актив катнашырга чакыра.