К – 2019: Татарстан делегациясе Дюссельдорфка килде

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген министр Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе К-Messe пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен Дюссельдорфка (ФРГ) килде.

Дөньяда иң зур һәм әйдәп баручы мондый продукция күргәзмәсе өч елга бер тапкыр, быел – 16-23 октябрь көннәрендә уза.

"К – 2019" күргәзмәсенең төп бүлекләрендә чимал һәм өстәмә материаллар, ярымфабрикатлар, техник элементлар, югары ныклы пластмасса эшләнмәләре, каучук һәм пластмасса җитештерү өчен машиналар һәм җайланмалар, шулай ук төрле шуңа бәйле хезмәтләр тәкъдим ителгән.

Күргәзмә кысаларында төрле экспозициягә өстәп, "First Choice of Winners – спорт һәм ял итү өчен пластмасса эшләнмәләре" дип аталган махсус шоу күрсәтү планлаштырылган.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ГФРда Татарстан вәкиле Таһир Гатауллин, шулай ук тармакның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре.

Күргәзмәгә үз продукциясе белән Татарстанның полимер тармагы предприятиеләре дә килгән: Казан Оргсинтезы, "Нижнекамскнефтехим" һәм "Пласт-ТЕК". Моннан тыш, Кама полимер материаллар заводы, Орион-пласт һәм ТатхимПласт компанияләре продукциясе Берләшкән Россия стендына куелган.

Күргәзмәне оештыру һәм К-2019да Берләшкән Россия стендының эше турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тармак басмасы журналистларына сөйләде:

"Безнең компанияләрнең "К" күргәзмәсендә катнашуы гадәти күренеш. Быел республиканың әйдәп баручы предприятиеләре күргәзмә эшендә катнашу өчен үз вәкилләрен җибәрде – алты Республика компаниясе күргәзмә эшендә катнаша. Әлеге чара белән кызыксыну халыкара дәрәҗәгә чыгучы һәм продукцияне генә түгел, полимерларны эшкәртү өлкәсендә дә үз компетенцияләрен экспортларга әзер булган компанияләребез үсешенә бәйле".

Интервью ахырында Альберт Кәримов күргәзмәдә катнашучы республика компанияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

Төшке аштан соң Германия эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәл узды, анда Татарстан делегациясе вәкилләре республиканың инвестицияле-икътисадый потенциалын тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International