Татарстан-Бавария икътисадый форумы

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Бавария Федераль җире (Германия Федератив Республикасы) делегациясе килде. Татарстан Республикасына эш сәфәре Бавария белән Россия арасындагы икътисадый элемтәләрне үстерү максатларында узды. Делегацияне Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры – Бавария Премьер-министры урынбасары Хьюберт Айвангер җитәкләде.

Германия делегациясе составына сәнәгатьнең төрле тармакларыннан 20дән артык алман компаниясе вәкилләре кергән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, республикада алдынгы Бавария предприятиеләре офислары бар: Siemens AG, Linde AG, KUKA, алар республика предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Германия белән тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 млн АКШ доллары тәшкил иткән.

Бавариянең эшлекле даирәләре, катлаулы икътисадый һәм сәяси кысалы шартларга карамастан, тотрыклы уңай динамиканы һәм ике яклы хезмәттәшлекнең яхшы потенциалын билгеләп үтә.

Айвангер әфәнде сүзләренә караганда, Германия хәзер сәнәгатьнең кайбер тармакларын трансформацияләү этабында. Аерым алганда, автомобиль сәнәгатендә технологияләрне нинди юнәлештә үстерү мәсьәләсе тора. Эчке яну двигательләрен, газ ягулыгы, аккумулятор туплагычлар яки атом энергиясен кулланыргамы, кайсы яхшырак булыр дигән сорауга җавап эзләү өчен экспертларның дебатлары уза. Шулай ук, ул билгеләп узганча, Бавариядә күмер кулланудан актив баш тартканнар, "яшел энергия чыганаклары"н үстерәләр, шул ук вакытта җылылык энергиясен күбрәк җитештергәндә энергия чыгымнарын ничек киметергә кирәк, дигән мәсьәләне дә хәл итәләр.

Шулай ук форумда Татарстанның инвестиция-сәнәгать потенциалы презентацияләнде, "Риэль Инжиниринг" ҖЧҖ компаниясеннән алман партнерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында сөйләнде һәм Бавария делегациясе әгъзалары чыгыш ясады.

"Татар-информ" фотоматериаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International