Казан шәһәренең өч предприятиесе медицина битлекләре җитештерү буенча линияләр монтажлауга кереште

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Казан шәһәренең өч предприятиесе узган җомгада республикага бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җитештерү буенча линияләр монтажлауга кереште. Республиканың «Полиматиз» АҖ, «Эластик заводы» ҖЧҖ предприятиеләре аларны тулысынча чимал һәм комплект өлешләр белән тәэмин итәчәк. Шундый ук җитештерү линияләре Түбән Кама һәм Азнакай шәһәрләре предприятиеләрендә, шулай ук «Алабуга» МИЗда да монтажлана. Җиһазларны якын арада эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Җитештерү линияләренең гомуми куәте аена 15 млн. эшләнмә тәшкил итәчәк, бу республика халкының медицина битлекләренә булган ихтыяҗын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International