«Казан» халыкара аэропортына 10 мең данә күләмендә күп тапкыр кулланыла торган битлек тапшырылды

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, күп кенә җиңел сәнәгать предприятиеләре үз эшчәнлекләрен үзгәртеп корды һәм юып, пар белән үтүкләү нәтиҗәсендә күп тапкыр куллануга яраклы саклагыч битлекләр тегү белән шөгыльләнә башлады. Модалы кием-салым бренды булып торган «City Star Wear» предприятиесе шундыйларның берсенә әверелде, ул 100 процентлы мамыктан битлекләр тегә. Предприятиенең җитештерү куәте көненә 2 500 битлек тәшкил итә.

Бүген «City Star Wear» бренды хәйриячелек нигезендә «Казан» халыкара аэропортына 10 мең данә күләмендә күп тапкыр кулланыла торган битлек тапшырды. Битлекләр эпидемиологик хәл начар булган шартларда эшләвен дәвам иттерүче хезмәткәрләргә таратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International