«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы хезмәткәрләре «Игелекле китапханә» хәйрия проектында катнашкан. Атна дәвамында теләге булган һәркем Казандагы балалар хастаханәләре өчен китаплар алып килә алган.
Завод хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен 250 якын басма җыйган. Акция шартлары буенча яңа яисә йорт китапханәсеннән яхшы хәлдәге китаплар кабул ителгән. Хәйрия проектында предприятиенең 10 бүлекчәсе катнашкан. Форзацларда булачак яшь китап укучылар өчен сәламәтләндерү теләкләрен дә калдырырга мөмкин булган.
Завод хезмәткәрләре җыйган китапларны сортларга аерып, Казан хастаханәләренә җибәрәчәкләр, аларда махсус киштәләр урнаштырылачак. Сайлап алу аша узмаган китаплар авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортларына һәм башка учреждениеләргә җибәреләчәк.
Казан вертолет заводы хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» кебек шәһәр һәм республика хәйрия проектларында даими катнаша. Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре үз инициативасы буенча адреслы ярдәм акцияләре дә үткәрә, Идел буе балалар йортына, балалары Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакытлы дәвалану курсларын уза торган ата-аналар өчен «Дом Роналда Макдоналда» гаилә кунакханәсенә ярдәм итәләр. 2020 елның маенда завод хезмәтчәннәре предприятиенең ялгыз эшләүче пенсионерларына азык-төлек җыелмалары белән ярдәм иткән, мондый ярдәмне 100 артык кеше алган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Tуркмендениздеряйоллары» агентлыгы һәм «Диңгез сәүдә флоты» АҖ вәкилләре белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.
Очрашуның төп темалары – төрекмән партнерлары белән А145Е проектының икенче тиз йөрешле пассажир судносын гамәлгә ашыру һәм ике типтагы (дизель һәм электр) елга земснарядлары сериясен бергәләшеп төзүне оештыру буенча ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алышу, шулай ук уртак эшчәнлекнең ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләү.
2019 елның августында Каспий икътисадый форумында «Ак Барс» СК АҖ «Туркмендениздерьяеллары» агентлыгы һәм «ССЗ «Балкан» АҖ (Төркмәнбаши шәһәре) белән суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынган иде, аның кысаларында Төрекмәнстан өчен суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу буенча актив эш алып барыла.
2020 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Венгриядә. Татарстан Республикасы делегациясе составында, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов та бар.
Эш сәфәре барышында Альберт Кәримов MOL компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, шулай ук NNG компаниясендә булды һәм HEPA генераль директоры Кристоф Сабо белән ике яклы очрашу уздырды.
«Венгрия белән хезмәттәшлек Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында үзара элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирдек», – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, үзара багланышлар ике яклы хезмәттәшлекне үстерүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
Альберт Кәримов Татарстан белән Венгрия арасындагы сәүдә-икътисад, инвестиция һәм фән-техника хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре буларак сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кооперация элемтәләрен алга таба үстерүне, Венгриягә Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы продукциясен, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге продукцияне алга җибәрүне билгеләп үтте.
Венгрия ягы Венгрия фирмаларының технологияләр экспортын арттыру һәм ноу-хау белән дә, Татарстан Республикасы партнерлары белән хезмәттәшлекнең башка рәвешләрендә дә, кызыксынуы барлыгын раслады. Шулай ук яклар AGROMETAL s. r. o. компаниясенең уңышлы проекты турында фикер алышты, ул Татарстан Республикасына сыйфатлы җиһазлар һәм технологияләр керткән.
Будапештта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Венгрия хөкүмәте вәкилләре белән, шул исәптән Венгриянең тышкы эшләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сиярто белән сөйләште.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов Татарстан белән Венгрия арасында сәнәгать, сәүдә-икътисад һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту зарурилыгы аеруча әһәмиятле, дип билгеләп үтте.
Яклар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук үзара товар әйләнеше күләмнәрен арттыру, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе, туризм өлкәсендә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм предприятиеләр арасында кооперацияне үстерү мөмкинлекләрен карады.
Визит нәтиҗәләре буенча эшлекле даирә вәкилләренең ике яклы очрашулары барышында «Татнефть» ГАҖ һәм Венгриянең «Мол» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«ПОЗиС» (Ростех дәүләт корпорациясе – «НПК «Техмаш» АҖ идарәче оешмасының «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) суыткыч җитештерү эшчәнлеген модернизацияләүнең чираттагы этабына керешкән. Предприятиедә югары җитештерүчәнлек белән аерылып торган заманча идарә интерфейсы булган яңа югары технологияле линияләр монтажлана башлаган.
«ПОЗиС» дөньядагы иң яхшы технологияләрне уңышлы үзләштерә һәм инвестиция проекты кысаларында 2 млрд. сумлык көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасының үз эшләнмәләрен актив рәвештә гамәлгә кертә. Проектка 2018 елның сентябрендә «ПОЗиС» АҖ махсус машина төзелеше үзәген ачуда Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов тарафыннан старт бирелгән, ул билгеләп узганча, POZIS гражданлык продукциясен чыгару өлеше 50% якынлаша. Бу предприятиенең дәүләт оборона заказына бәйле булудан туктау темасы буенча ни рәвешле эшләвен күрсәтә.
2020 ел башыннан «ПОЗиС» металлны буйга һәм аркылыга кисү линиясен, ишек кою линиясен производствога керткән, шулай ук табак бөгү үзәген эксплуатацияли башлаган. Санлы программа идарәсе булган яңа җиһаз тагын да төгәлрәк параметрлы югары сыйфатлы детальләр алу мөмкинлеге бирә.
Хәзерге вакытта завод суыткыч җиһазлары шкафларын ясауда яңа инновацияле автоматлаштырылган линияне эшләтеп җибәрергә әзерләнә, ул компаниягә якын арада ук чыгарыла торган продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен агымдагы елның октябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта платформаны монтажлау эшләре тулы куәтенә бара, анда су сиптерү техникасы урнаштырылачак. Тулаем алганда, проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булып, үзкыйммәтен оптимальләштерү һәм 2025 елга продукция чыгару күләмен ел саен 600 мең берәмлеккә кадәр арттыру торачак, – дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.
«ПОЗиС» АҖ Ростех дәүләт корпорациясе – «НПК «Техмаш» АҖ идарәче оешмасының «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтендә ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына идарәнең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк. «Кайнар линия» 2020 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр (843) 273 34 85 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе Мәһретдин Хәйретдинов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан коллегаларына Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге икътисадый шартларда бүген товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру өстендә эшләргә кирәк. Делегацияләр белән алмашу, бер-береңнең мөмкинлекләрен өйрәнү мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2019 елның ноябрендә Үзбәкстан Республикасында (Ташкент, Сәмәрканд) булган, Үзбәкстан Президенты һәм Премьер-министры белән очрашкан.
Татарстан Президенты искәртеп узганча, Татарстанның алдынгы компанияләре линиясе буенча актив эш алып барыла – Үзбәкстанга КАМАЗ автомобильләре китертү эше киңәйтелә, шулай ук Үзбәкстан базарында «Татнефть» компаниясе эшли – бу күп ягулыклы автозаправка станцияләре, Үзбәкстанның беренче резинотехник заводы белән хезмәттәшлек җайга салынган.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе эшли, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек үсә (республика югары уку йортларында 3,6 мең үзбәк студенты белем ала).
Хезмәт базары һәм хезмәт миграциясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Үзбәкстан Татарстанга килгән гражданнар саны буенча беренче урында тора.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда, Үзбәкстаннан хезмәт миграциясен тәртипкә салу максатында, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Үзбәкстан Республикасы Хөкүмәте арасында РФ территориясендә вакытлыча хезмәт эшчәнлеген башкару өчен Үзбәкстан Республикасы гражданнарын җыю һәм җәлеп итү турында килешү имзаланган. Хезмәт мигрантларын оешкан рәвештә җыю механизмын эшләү буенча сынау проектын апробацияләү территориясе итеп Татарстан Республикасы сайланган, ә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җаваплы башкарма хакимият органы итеп билгеләнгән.
ТР Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләргә Үзбәкстан гражданнарын эшкә алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерү буенча адреслы эш алып бара.
Очрашуда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова һәм башкалар катнашты.
Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернерның Марокко Корольлегендә Россиянең Сәүдә вәкиле Артем Цинамдзгвришвили белән «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматындагы очрашуы узды. Чарада республиканың җиде сәнәгать предприятиесе вәкилләре катнашты, алар үз проектлары турында сөйләде. Очрашу барышында катнашучылар шулай ук Татарстан компанияләренең Марокко Корольлеге белән икеяклы хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алышты.
Марокко компаниясе Татарстан Республикасы өчен перспектив партнер булып тора. Бүгенге көндә ике яклы хезмәттәшлек потенциалы ачылмаган. Мондый потенциал булуы турында республика предприятиеләренең Марокко партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерүгә карата мәнфәгать белдерүе сөйли, – диде Герман Лернер үзенең сәламләү сүзендә.
– Татарстан эшчәнлек юнәлешләренең киң спектры буенча Марокко партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. Без бу процесска Россиянең Мароккодагы Сәүдә вәкиллеге ягыннан ярдәм күрсәтүгә шат булачакбыз, – дип өстәде ул.
Моннан тыш, Герман Лернер үз чыгышында республикада 2016 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган Made in Tatarstan платфорасын һәм Татарстанның сәнәгать потенциалы турында мәгълүмат порталын тәкъдир итте. Проектның максаты – Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдир итү һәм республика предприятиеләрен тышкы базарларга чыгару.
Очрашу ахырында Артем Цинамдзгришвили Татарстан предприятиеләренә эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча Марокко базарына чыгуда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Марокко Корольлеге белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара хезмәттәшлек бүлегенә 8(843)5673685 телефоны буенча һәм inter.mpt@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итегез.
2020 елның 24 сентябрендә Ташкент өлкәсе Хакимиятендә Татарстан Республикасы вәкиле А.А. Әхтәриев Ташкент өлкәсе хәкиме урынбасары Д.А. Абдесәламов белән сөйләште.
Сөйләшү барышында Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыру турында 2018 елның 28 маенда кабул ителгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ташкент өлкәсе хакимияте арасындагы килешүгә нигезләнгән сәүдә-икътисадый багланышларның торышы һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, Ташкент өлкәсендә индустриаль парк булдыру проектын гамәлгә ашыру, Ташкент өлкәсендә «Химград» Технополисы АҖ белән берлектә «Татнефть» ГАҖ күп ягулыклы АЗС челтәрен төзү, проект һәм төзелеш оешмаларының уртак хезмәттәшлеге, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ташкент өлкәсе хакимияте арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыру чаралары планын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Яклар дөньяда короновирус йогышы пандемиясе һәм илдә кабул ителгән карантин чаралары планлаштырылган проектларны гамәлгә ашыруны бераз акрынайтты, дип килеште. Ике якның да бу юнәлештә эшне алга таба да активлаштыру, шулай ук хезмәттәшлекнең башка юнәлешләрендә уртак проектлар белән кызыксынуы турында әйтелде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад, фән-техника һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин кул куйды.
Исегезгә төшерәбез, Олег Хорохордин җитәкчелегендәге Алтай Республикасы делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Делегация әгъзалары Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында булдылар, анда төбәкнең сәүдә-икътисад һәм инвестиция потенциалы белән таныштылар, шулай ук Казанның иҗтимагый киңлекләрен, аерым алганда, Иске Татар бистәсен һәм Кабан күленең яр буен бәяләделәр.
Рөстәм Миңнеханов Олег Хорохордин белән очрашу барышында, агымдагы елның июнендә Горно-Алтайда төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»на кул кую өчен Казанга килү мөмкинлеге тапканнары өчен рәхмәт белдерде.
Ул искәрткәнчә, Алтайда берничә мәртәбә булган һәм соңгы елларда эшлекле төбәкара багланышлар активлашкан.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген Татарстан белән Алтай Республикасы арасында товар әйләнеше зур түгел – Татарстан 450 млн. сумга якын продукция китерә.
Алтай Республикасының табигый төрлелеге зур кызыксыну уята, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, 2018 елда кар барсы популяциясен саклау һәм торгызу буенча килешүгә кул куелды, бу өлкәдә ведомствоара юл картасы төзелде. Бу эшкә Россия Фәннәр Академиясе, А.Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты галимнәре дә кушылды.
«Уртак көч белән мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген булдырачакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тау Алтаеның уникаль табигате – бөтен ил байлыгы. Сезнең төбәктә туристлык инфраструктура уңышлы үсеш ала». Ул шулай ук туристлык тармагының потенциалы Алтай Республикасының динамик үсешенә ярдәм итәчәгенә дә ышаныч белдерде.
«Безне тирән этнокультура элемтәләре берләштерә, – дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Зур Алтай – күп кенә мәдәниятләрнең, шул исәптән төркиләрнең дә ерак ватаны. Без киләчәктә дә безнең галимнәр – тарих һәм мәдәният өлкәсендәге тикшеренүчеләренең, төрки халыклары арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачакбыз, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау буенча бергәләп эшләячәкбез, иҗади коллективлар һәм музей экспозицияләре белән мәдәни алмашуларга ярдәм итәчәкбез».
Үз чиратында, Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин Татарстан Республикасын ТАССР оешуның 100 еллыгы, ә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты сайлауларында ышанычлы җиңү яулавы белән котлады.
Безнең Татарстан белән хезмәттәшлек эзлекле рәвештә үсә», – диде Олег Хорохордин. Төбәк өчен иң кызыклы юнәлешләр арасында ул туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм туристлык юнәлешләрен популярлаштыру, шулай ук махсус икътисадый зоналар оештыру һәм аларны үстерү буенча хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алуны атады. Моннан тыш, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, сәнәгать парклары һәм электрон сәүдә мәйданчыклары булдыру өлкәсендәге эшчәнлек дә перспективалы булып тора.
«Безнең килешү төбәкләребезгә файда китерер дип ышанам», – диде Олег Хорохордин. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 елда Алтай Республикасының 30 еллыгы бәйрәм ителәчәк һәм Рөстәм Миңнехановны бу вакыйгага чакырды.
Моннан тыш, төбәктә Алтай Республикасында Сабантуй кебек танылган татар бәйрәме оештырылуын да көтәләр, диде Олег Хорохордин.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2021 елда Алтай Республикасының 30 еллыгын бәйрәм итүгә чакыруны бик теләп кабул итә, шулай ук Алтай Республикасында Сабантуй милли бәйрәмен оештыру һәм уздыру мөмкинлеген дә караячак.
Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
2020 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә VIII «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты филиалын ябу тантанасы узган, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашкан һәм WorldSkills хәрәкәтенең россиялеләр тормышына нык үтеп кереп, «Мәгариф», «Демография» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектларының бер өлеше булуын билгеләп үткән.
«Безнең яшьләр яңа, перспективалы компетенцияләргә өйрәнә, алар инде урта махсус уку йортларында белем алучылар гына түгел, ә югары уку йортларында белем алучы студентларга да үз мөмкинлекләрен күрсәтә ала торган югары профильле белгечләр дә», – дигән ул үзенең сәламләү сүзендә.
Тантана кысаларында Россия Федерациясе субъектларының һәм белем бирү оешмаларының төбәк җыелма командалары арасында «Россия төбәкләре кубогы» рейтингы лидерлары игълан ителгән, анда Татарстан Республикасы диплом һәм 1 нче дәрәҗә кубок белән бүләкләнгән.
VIII «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасында 206 яшь профессионал катнашкан, алар 158 компетенция буенча ярышкан, анда республика җыелма командасы 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулаган.
Шулай ук ярышлар Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 54 компетенция буенча да узган, 11 компетенция буенча җыелма команда – алтын, 7 буенча – көмеш, 9 компетенция буенча – бакыр, 13 буенча профессиональлек өчен медаль яулаган. Һөнәри осталык өчен медальләр 700 баллдан да ким булмаган балл җыйган катнашучыларга бирелә – бу конкурсант үз компетенциясе буенча һөнәри квалификацияне раслаган, дигәнне аңлата.
Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы 2020 елның 6-21 сентябрь көннәрендә узды. WorldSkills тарихында беренче тапкыр чара читтән торып-турыдан-туры форматта узды. Барлык конкурсантлар да махсус компетенцияләр үзәкләре базасында ярышкан. Катнашучыларның чыгышларына бәяләү читтән торып һәм онлайн-технологияләр кулланып гамәлгә ашырылган.
Белешмә өчен: Илкүләм чемпионат финалы кысаларында читтән торып-турыдан-туры форматта 130 компетенция буенча ярышлар узган (яшүсмерләр өчен – 71 компетенция буенча). Катнашучылар үз төбәкләрендә 3000 артык ярыш мәйданчыгында – көллиятләрдә һәм эксперт үзәкләрендә «24/7» режимында чыгыш ясаган. Новокузнецк, Мәскәү һәм Казандагы Ярышларга идарә итү үзәкләренә реаль вакыт режимында ярышлар барышын, кагыйдәләрнең катгый үтәлешен күзәтеп, конкурсантларның нәтиҗәләрен бәяләү өчен 10 меңнән артык камера урнаштырылган.
Илкүләм финалның партнерлары һәм спонсорлары сыйфатында сәнәгатьнең төрле тармакларындагы 50 артык эре компания катнашкан.