ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Конго Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Танышу программасы кысаларында Конго Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында булдылар, анда республиканың икътисадый потенциалы презентацияләнде, инновацияле технопарк һәм «Идея» җитештерү эшчәнлеген өйрәнелде, «Эйдос-медицина» һәм «Эйдос-робототехника» үзәкләрендә, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта булдылар.

Татарстан Президенты, кунакларны сәламләп, төбәк Россия-конголез мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Конго Демократик Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен югары бәяли, дип хәбәр итте. Быел Россия белән Конго дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 60 ел тулуны билгеләп үтә.

2019 елның октябрендә Сочида Конго Президенты Феликс Чисекеди булып китте. Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, Россия Конго Демократик Республикасын, зур сәүдә һәм инвестиция потенциалы буларак, Африкада иң перспективалы партнерларның берсе итеп карый. Бу потенциал, аерым алганда, табигый ресурсларның күп булуы белән бәйле.

Тулаем, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, компонентлар җитештерү, IT һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә конголез компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар.

Ул шулай ук мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне үстерүнең дә мөһимлеген ассызыклады. Татарстанның югары уку йортларында 16 меңнән артык чит ил студенты белем ала, шул исәптән 23 кеше – Конгодан.

Безнең хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы перспективалар бар, диде Рөстәм Миңнеханов, Конго Демократик Республикасы делегациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, уртак проектларны гамәлгә ашыру өстендә актив эшләргә кирәк, диде.

Конго Республикасы вәкилләре, үз чиратында, очрашу барышында, тыгыз хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде һәм махсус икътисадый зоналар оештыру һәм үстерү, резидент компанияләргә салым ташламалары бирү буенча Россия төбәге буларак Татарстан тәҗрибәсен өйрәнүдә кызыксынуларын белдерде.

2020 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре көннәре - Чүпрәле муниципаль районы» чаралары узачак.

Әлеге чара районның икътисадый потенциалын ачуга, эшкуарлар һәм инвесторлар, шулай ук Татарстан Республикасының якын чит илләрдәге тулы вәкаләтле вәкилләре һәм чит дәүләтләрнең бизнес-бергәлеге арасында эшлекле элемтәләр урнаштыруга юнәлдерелгән.

Район эшкуарлары үз продукцияләрен сатуның яңа каналларын эзләү максатында үз проектларын тәкъдим итә алачак. Сәүдә-сәнәгать палатасы фойесында Чүпрәле районы территориясендә җитештерелгән продукцияне сату-күргәзмә оештырылачак.

Үткәрү адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18 йорт, ТР ССП конгресслар залы (2 кат).

9.00 сәгатьтә башлана.


19
сентябрь, 2020 ел
шимбә

21-26 сентябрь көннәрендә Казанның энергетика университеты базасында Ю.Н. Руденко исемендәге  «ЗУР ЭНЕРГЕТИКА СИСТЕМАЛАРЫНЫҢ ЫШАНЫЧЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРҮНЕҢ МЕТОДИК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ» халыкара фәнни семинары узачак.

Форум энергетиканың төрле тармакларының, шул исәптән альтернатив чыганакларыннан – җил энергетикасы һәм кояш электр энергетикасының ышанычлылыгы өлкәсендәге белгечләрне берләштерәчәк.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен семинарга аккредитацияләнү:

+7 927 405-45-36 телефоны буенча яки media@kgeu.ru электрон почтасы аша

Чараның урыны һәм датасы: 2020 елның 21 сентябре.

420066, Казан шәһәре, Красносельская урамы, 51, КДЭУ «Д» корпусы («Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән иң ерактагысы).

Катнашучыларны теркәү: 09:00 – 10:00

Семинарны ачу: 10:00 – 11:00

 

Хөрмәт белән, КДЭУ матбугат хезмәте җитәкчесе Язгөлем Дәүләтшина. 

Семинарның 92 нче утырыш темасы – «Цифрлаштыру шартларында кулланучыларны энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы»

Чарага Россиянең тугыз төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, шулай ук БДБ илләреннән (Әзербәйҗан, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан) 170 катнашучы килергә тиеш.

Катнашучылар арасында фәндә мөһим фигуралар: Николай Воропай – Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Л.А.Мелентьев исемендәге Энергетика системалары институтының фәнни җитәкчесе (Иркутск), Россия Фәннәр академиясе әгъза-корр., РФ Атказанган фән эшлеклесе, техник фәннәр докторы.

Александр Назарычев – Халыкара программа комитеты рәисе урынбасары, Петербург Энергетика институты ректоры, техник фәннәр докторы, профессор.

Сергей Сендеров – Халыкара программа комитеты рәисе урынбасары, директор урынбасары, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Л.А. Мелентьев исемендәге Энергетика системалары институтының энергетика куркынычсызлыгы бүлеге мөдире (Иркутск), техник фәннәр докторы.

Михаил Сухарев – Халыкара программа комитеты рәисе урынбасары, Россиянең И.М. Губкин исемендәге Дәүләт нефть һәм газ университетының «Гамәли математика һәм компьютерда модельләштерү» кафедрасы профессоры, Экология һәм куркынычсызлык буенча халыкара академия академигы.

Руденко исемендәге семинар программасы.pdf

Семинар Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Л.А.Мелентьев исемендәге Энергетика системалары институты каршында оештырылган һәм аны оештыручы – РФА академигы, атаклы галим-энергетик, энергетикада ышанычлылык теориясенә нигез салучы Юрий Николаевич Руденко исемен йөртә.

Оештыручылар: Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Л.А.Мелентьев исемендәге Энергетика системалары институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ), Петербургның Квалификация күтәрү энергетика институты (ПЭИПК) катнашында.

 Фәнни юнәлешләр:

- энергетика системаларын үзгәртеп кору һәм аларның ышанычлылык проблемалары.

- АЭС үз эченә алган энергетика системаларының ышанычлылыгы;

- кулланучыларны цифрлаштыру шартларында энергетика системаларының ышанычлылыгына карата таләпләр;

- актив кулланучыларны энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы;

- энергетика системаларының ышанычлылыгын тәэмин итүдә интеллектуаль технологияләр;

- цифрлаштыру шартларында энергетика системаларының ышанычлылыгын анализлау һәм тәэмин итү методлары;

- цифрлы энергетика системаларының ышанычлылыгын тәэмин итүнең яңа технологияләре;

- цифрлы кулланучыларны энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итү проблемасында энергия сыйфаты;

- җылылык белән тәэмин итү, ТЭС һәм ТКХ системалары җиһазларын эксплуатацияләү;

- энергия белән тәэмин итү системаларында электромеханик җайланмалар һәм электр аппаратлары.

Семинар турында мәгълүмат ИСЭМ сайтында  http://les.sei.irk.ru урнаштырылган.

Хөрмәтле республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коралчылар көне белән котлыйм! Илебезнең бөтен тарихында тармакның иң яхшы белгечләренең фидакарь хезмәте чит ил аналогларын узып киткән корал үрнәкләрен булдыруны тәэмин итте. Без Бөек Ватан сугышы елларында хәрби техника һәм продукция буенча Татарстанның иң эре җитештерүче булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бүген республиканың оборона предприятиеләренең хезмәт коллективлары үз элгәрләренең данлы традицияләрен дәвам итә, Россия коралының данын арттыра.

Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитештерүне модернизацияли, конкуренциягә сәләтле продукциянең яңа үрнәкләрен эшли, югары квалификацияле кадрлар әзерли, ватаныбыз оборонасын ышанычлы саклау һәм ныгыту өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшли.

Тупланган фәнни-техник потенциалдан файдаланып, алдынгы технологияләр кертеп, илебез хәрби техникасын һәм коралларын уйлап табучылар һәм булдыручылар тармак алдында торган бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам. Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия хакына яңа казанышлар телим!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А. Кәримов.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бу ел башында ректор Эдуард Абдуллаҗанов җитәкчелегендәге КДЭУ рәсми делегациясенең визиты барышында Ильменау Техник университеты белән фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Килешү Ильменау университетында КДЭУ студентларының һәм мөгаллимнәренең стажировкасы һәм онлайн-режимда яклану белән ике җитәкчелектә кандидатлык диссертацияләре язу; Тюрингия предприятиеләрендә ике җитәкчелектә КДЭУ студентларының производство практикасын узу; Россия, алман һәм чит ил чыганакларыннан акча җәлеп итеп, «электр энергетикасын цифрлаштыру» өлкәсендә уртак тикшеренүләр үткәрү күздә тотыла.

2021 елның җәендә Ильменау Техник университеты студентларының, Халыкара җәйге гамәли сессиядә катнашу өчен, Шеланга лагерена килүе көтелә.

Агымдагы елның октябреннән ноябренә кадәр КДЭУда студентлар һәм докторантлар өчен һөнәри алман теле курслары (техник менеджмент) үткәрү планлаштырыла, аны профессор Хайнер Динтер (ТУ Ильменау) алып барачак.

Эпидемиологик хәл аркасында 2020 елда онлайн-дәресләр турында килешү имзаланган, шуннан соң профессор Динтер КДЭУга килеп, тирәнтен курс үткәрер, дип көтелә.

Быел югары уку йорты икътисад секторларын цифрлаштыру буенча уку курсларын эшләү һәм лекцияләр уку өчен профессорлар Хайнер Динтер һәм Ханнесс Топферны, шулай ук Ильменау  Техник университетында 2021-2022 елларда «Икътисадны (энергетиканы) цифрлаштыру» юнәлеше буенча стажировкалау өчен КДЭУ магистрантларын һәм аспирантларын чакыруга заявка биреп, Алгарыш грантында катнашу өчен документлар әзерли.

EBZ һәм TEAG компанияләре белән КДЭУ укытучылары һәм студентлары өчен робот техникасы һәм мехатроника буенча курслар эшләү турында килешенгән. КДЭУга әйдәп баручы алман мөгаллимнәре килер дип планлаштырыла. Университет мөгаллимнәр төркемен әлеге юнәлешләр, WorldSkills исемлегенә кертелгән электромонтаж эшләре буенча стажировка узу өчен EBZ җибәрәчәк.

2020 елның 16-17 сентябрь көннәрендә «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе И.И.Шувалов җитәкчелегендәге Россия бизнес-миссиясе һәм дәүләт структуралары вәкилләре делегациясе Үзбәкстанда эш визиты белән булып китте.

17 сентябрьдә Ташкентта Халыкара бизнес-үзәк бинасында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Умурзаков С.У. «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Шувалов И.И. белән очрашты.

Яклар Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе стратегик партнерлыгының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм төрле дәрәҗәләрдә икеяклы элемтәләрне активлаштыру юлы белән икътисадый һәм инвестиция хезмәттәшлеген алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.

«ВЭБ.РФ» ярдәмендә бүгенге көндә Үзбәкстанда энергетика, металлургия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм транспорт секторында 3,5 млрд. евролык 24 проект гамәлгә ашырыла һәм эшләнә.

«ВЭБ.РФ» җитәкчелеге тарафыннан ике илнең бизнес-партнерлыгын ныгыту, алдынгы сәнәгать технологияләрен гамәлгә кертү һәм тотрыклы кооперация элемтәләрен җайга салу өчен киң мөмкинлекләр һәм икътисадый хезмәттәшлекнең күп планлы характерына басым ясалды.

Очрашу барышында инвестицияле хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм пандемия шартларында ике ил икътисадларының үзара хезмәттәшлегенең яңа нокталарын ачыклауга юнәлдерелгән диалог үсешенә үзара әзерлек билгеләнде, шулай ук ягулык-энергетика, тау эшләре, фармацевтика, машина төзелеше өлкәләрендә, шәһәр инфраструктурасы, туризм, мәгълүмат-коммуникация технологияләре һәм транспорт өлкәсендә яңа инвестиция проектларын эшләү һәм килештерү мәсьәләләре каралды.

Очрашудан соң «Үзбәкстан-Россия хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре һәм уртак проектлары» үзбәк-Россия түгәрәк өстәле узды. Катнашучылар эшләнә торган уртак инвестиция проектлары, сәнәгать кооперациясен киңәйтү перспективалары һәм ике ил эшкуарлары арасында эшлекле партнерлыкны активлаштыру турында фикер алышты. Түгәрәк өстәлдә Россия ягыннан Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе, «Россия экспорт үзәге» АҖ, «Вымпелком», «BMB NRC AGROLOGISTICS», «Силовые машины», «Ростех», «Трансмашхолдинг», «МетПром», «Уралмашзавод», «Газпромбанк» кебек Россия компанияләре һәм банклары җитәкчеләре һәм Үзбәкстан ягыннан министрлыклар, ведомстволар, тармак берләшмәләре, коммерция банклары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Әхтәриев А.А., «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Когогин С.А., «Эйдос-Медицина» ҖЧҖнең Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Әлимова Н. катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында Россия һәм үзбәк компанияләре арасында инвестицияләр, технологияләр һәм сәнәгать кооперациясе өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары динамикасы һәм масштабы ассызыкланды. Аерым алганда, Үзбәкстанда «Ростех» дәүләт корпорациясе белән берлектә «КАМАЗ» йөк транспорт чараларын җыю үзләштерелгән.

Түгәрәк өстәл барышында Россиянең эшчәнлек даирәләре вәкилләре үзләре тәкъдим иткән компанияләрнең технологик һәм инвестиция потенциалы турында мәгълүмат җиткерде һәм Үзбәкстанда эшчәнлекне үстерү перспективалары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры С.А.Когогин түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады, ул 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде, пандемия шартларында дөньяда йөк автомобильләре базары кимүгә карамастан, «КАМАЗ» бирешмәде, ә алты ай нәтиҗәләре буенча сатуларны узган ел белән чагыштырганда арттыра да алды, дип билгеләп үтте. Россия базарындагы үсеш – 4%; экспорт базарларында 37% тәшкил иткән.

Аның сүзләренә караганда, бүген Үзбәкстан базары «КАМАЗ» өчен өстенлекле булып тора, ул республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиесе булган «Узавтосаноат» АҖ белән хезмәттәшлекнең хәзерге этабына җентекләбрәк тукталды һәм 2017 елда «UzAutoTRAILER» ҖЧҖ, «Узавтосаноат» АҖнең бүлендек предприятиесе егәрлекләрендә ачылган җыю производствосы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. «Бу көнгә безнең хезмәттәшлек кысаларында 2400 артык КАМАЗ автомобиле җитештерелде, 230 яңа эш урыны булдырылды. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсен арттырып, тагын 200 артык эш урыны булыр дип көтелә. Ике ел эчендә КАМАЗ шассие базасында 20 артык махсус техника җитештерү үзләштерелде. Базарда 2000 берәмлек техника сатылды. «UzAutoTRAILER» ҖЧҖ җитештергән КАМАЗ автомобильләре базарының өлеше елдан-ел арта бара. Быел, пандемиягә бәйле рәвештә активлык кимүенә карамастан, без базар өлешен 5% арттырырга исәп тотабыз», – дип билгеләп үтте С.А.Когогин. Шулай ук ул «КамАЗ»ның ВЭБ.РФ белән хезмәттәшлеге һәм дәүләт корпорациясенең Үзбәкстан белән уртак проектларны алга таба үстерүгә ярдәм итүе турында да сөйләде.

Түгәрәк өстәлдән һәм Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлегенең потенциаль экспорт проектлары турында фикер алышудан соң килешүләр имзаланды. Аерым алганда, И.И.Шувалов һәм С.А.Когогин катнашында Үзбәкстан Республикасында КАМАЗ маркалы автомобиль һәм махсус техника сатып алуны финанслау буенча кредит килешүе имзаланды. Документка ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Д.Алгулян, «Kamaz Asia Leasing» ҖЧҖ ягыннан генераль директор Ф.Ибраһимов кул куйды.

Кредит килешүе кысаларында, «UzAutoTRAILER» ҖЧҖ компаниясе куәтләрендә Россия производствосы төеннәреннән һәм агрегатларыннан җыелган КАМАЗ маркалы 250 берәмлек автомобиль һәм махсус техника сатып алуны финанслау максатларында, 12,5 млн евро бирү лимиты белән ВЭБ.РФ кредит линиясен ачу күздә тотыла. Техника үзбәк компанияләренә лизингка тапшыру өчен кулланыла.

«КАМАЗ» ГАҖ һәм Үзбәкстан Республикасы арасындагы эшлекле элемтәләрнең күпьеллык тарихы бар. Яңа проектларны җәелдереп, безнең өчен әһәмиятле партнерлык яңа үсеш чикләренә ия булыр һәм ике як өчен дә яңа перспективалар ачылыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте С.А. Когогин.

Программа кысаларында компанияләрнең вәкилләре Ташкентта РЭҮ вәкиллегендә булдылар, аның мәйданчыгында соңгы елларда экспорт күрсәткечләрен үзгәртү турында җентекләп фикер алыштылар. Аерым алганда, Үзбәкстан Республикасында «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ вәкиле Н.Әлимова Үзбәкстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина югары уку йортларының мәнфәгатьле вәкилләре өчен компания продукциясе турында презентация тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте материаллары буенча


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «АУРУС» проектын индустриальләштерү буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуның төп максаты – Алабугада АУРУС класслы автомобильләр җитештерә башлау графигы буенча фикер алышу. Фикер алышуда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ, «АУРУС» ҖЧҖ, «Форд Соллерс» уртак предприятиесе җитәкчеләре катнашты. Исегезгә төшерәбез, «АУРУС» ҖЧҖ, «НАМИ» ФДУП, Tawazun (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе, «СОЛЛЕРС» ГАҖ катнашында оештырылган компания. «Алабуга» СҖТ МИЗ территориясендә АУРУС вәкиллекле класс автомобильләрен җитештерү өчен куәтләр оештыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләнә. Параллель рәвештә белгечләр туплау һәм аларны алга таба укыту эше алып барыла. «Аурус» ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов хәбәр иткәнчә, Алабугада җыелган беренче Aurus Senat клиентларга җибәрү өчен 2021 елның маенда әзер булачак.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «МЕТТЭМ-М» ҖЧҖ генераль директоры Ян Древитц белән очрашты. Очрашу кысаларында «МЕТТЭМ-М» компаниясе үзенең инновацияле һәм перспектив проектларын тәкъдир итте. Компаниянең Чистай шәһәрендәге җитештерү филиалын үстерү турында фикер алыштылар. «МЕТТЭМ ТРАНСПОРТ» компанияләре төркеме коммерцияле транспортның Россия һәм чит ил җитештерүчеләре конвейерларына автомобиль электроникасы, мехатроника һәм телематика эшли, җитештерә һәм җибәрә. Продукциянең төп заказчылары - «Группа ГАЗ», «КАМАЗ» ГАҖ, «НЕФАЗ» ГАҖ,  «АВТОВАЗ» АҖ, «РариТЭК Холдинг» АҖ, «Мосгортранс» ДУП. ГК МЕТТЭМ ТРАНСПОРТ транспортының уңыш нигезе булып конструкторлык бюросы тора. Үзләрендә җитештерелгән эшләнмәләр чит ил аналоглары белән чагыштырырлык югары сыйфатка ия, гәрчә ил технологияләре, чимал һәм материаллар ярдәмендә башкарылса да. Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлек итү һәм стратегик мөһим тармак эшләнмәләре булдыру һәм җитештерүне дәүләт ярдәменең барлык инструментлары белән үстерү буенча инвестиция планын гамәлгә ашыруда үзара мәнфәгать булуын ассызыклады.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы 2020 елның 16 сентябрендә, авырудан соң, А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы генераль директоры Александр Карповның вафат булуы турында хәбәр итә. 

«А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» ААҖ җитәкләп, Александр Николаевич республиканың суднолар төзелеше комплексын үстерүгә зур өлеш кертте.

Эше өчен җан атып йөрүче кеше буларак, ул барлык көчен, белемен һәм бай тәҗрибәсен мөһим җитештерүгә һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә бирде. Аның актив катнашында цехларны үстерү һәм модернизацияләү буенча күп санлы программалар эшләнде һәм гамәлгә кертелде, хәрби корабларның һәм граждан судноларының перспектив проектлары үзләштерелде һәм төзелде. Ул завод хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль программаны үстерүгә зур өлеш кертте. 

Александр Николаевич турындагы хәтер югары профессиональлек, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм өчен хөрмәт иткән искиткеч кеше, зирәк җитәкче буларак безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Александр Николаевичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Тюрингия икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее белән очрашты. Әлеге очрашу «Татарстан-Тюрингия» уртак эш төркеме утырышын ел саен уздыру кысаларында узды.

- Тюрингия партнерлары белән ел саен очрашулар уздыру төрле өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру омтылышын күрсәтә һәм әлеге эшлекле очрашу нәтиҗәсендә безнең хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге бар, – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә.

Очрашу барышында мәгариф һәм кадрларны яңадан әзерләү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, шулай ук уртак эшчәнлекнең ирешелгән нәтиҗәләре турында фикер алышынды. Татарстан Республикасы һәм Тюрингия предприятиеләренең хезмәттәшлеге актив алып барыла, аерым алганда, республикада 2016 елдан башлап «Машина төзелеше» Германия-Россия инжиниринг үзәге (ИЦМ) эшли. Ул ачылганнан бирле һәм хәзерге көнгә кадәр предприятиеләрнең ихтыяҗлары атласын оештыру кысаларында Татарстан Республикасы предприятиеләре белән күп санлы очрашулар уздырылган, һәм бу эш дәвам итә. Хәзерге вакытта атласта 1400 җитештерү предприятиесе турында мәгълүмат бар. Алар арасында Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Самара, Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән компанияләр бар. Тюрингия Ирекле Җиренең машина төзелеше кластеры мөмкинлекләре тәкъдир ителә, Тюрингиянең алдынгы предприятиеләре – инжиниринг үзәгендә катнашучылар компетенцияләре тәкъдим ителә. Шулай ук республикада Германия һәм Россия арасында 2014 елда ачылган ГРИНТ белем бирү проекты гамәлгә ашырылган, аңа Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән түбәндәгеләр керә: - инженерия өлкәсендә 9 магистрлык программасы - 2 диплом - КФТТУ - КАИ Россия университеты һәм әйдәүче алман университеты (ТУ Ильменау, ТУ Кайзерслаутерн, ОФГУ Магдебург). Очрашу ахырында яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International