ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 14 октябрьдә, Чәк-чәк көне билгеләп үтелә, бу уңайдан Татарстан Республикасында әзерләнә торган татар халкының милли ризыгы, кунакчыллык символы турында сөйлибез.

Элек бу ризыкны фәкать бәйрәм табынына гына әзерли торган булганнар, ул барлык бәйрәмнәрдә һәм вакыйгалы көннәрдә катнашып килгән, аны туйга бүләк итә торган булганнар. Хәзер исә аны көн саен күрергә, теләсә кайсы кибеттән сатып алырга мөмкин.

Шулай итеп, чәк-чәк җитештерү күләме буенча рейтингта Казанның 3 нче икмәк заводы беренче урында тора. 2019 елда биредә 1003 тонна чәк-чәк җитештерелгән. Казан шәһәрендә икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерүче иң борынгы заводларның берсендә әлеге ризыкның 44 төрен сайларга мөмкин.

1939 елда башланган завод тарихы күп еллар дәвамында икмәк пешерүчеләрнең хезмәте һәм тырышлыгы аркасында нигез алган вакыйгаларга һәм гореф-гадәтләргә бай. «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ узган ел Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәк» II Бөтенроссия гастрономия бәйрәме» фестивале кысаларында узган «Иң яхшы чәк-чәк» дегустация конкурсында җиңүче булган.

Икенче урында – Күмәч-кондитер комбинаты. Биредә 27 төрле чәк-чәк сатып алырга була, алар авырлыгы, төрелмәсе, шулай ук тәме белән дә аерыла. Узган ел Күмәч-кондитер комбинаты 230 тоннага якын чәк-чәк җитештергән.

Өченче урынны Татпотребсоюз яулаган. Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе системасында һәр елны уртача 80-90 тонна чәк-чәк җитештерелә.

Татарстанда чәк-чәкне төрле формаларда ясыйлар: таулар, конус сыман, цилиндр, квадрат формасында, өлешле шарчыклар.

Дүртенче урында – тәм-том сөючеләргә чын традицион чәк-чәк тәкъдим итүче 1 нче Пекарня. 2008 елда нигез салынган предприятие Татарстан базарында чәк-чәк җитештерү буенча алдынгы урында тора – елына 80 тонна чамасы чәк-чәк җитештерә. Милли кухня традицияләрен саклап, биредә 5 төрле тәм-том җитештерелә, моннан тыш, матур бәйрәм тартмасында сувенир чәк-чәк сатып алырга була.

Рейтингның бишенче урынында – «Зеленодольск икмәк комбинаты», ул 16 төр татлы чәк-чәк тәкъдим итә. Предприятие елына 50 тонна продукция чыгара.

Чәк-чәкнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы составында булган табигый бал белән бәйле, мөгаен, умартачылык продуктының әлеге уникаль файдасы турында һәркемнең ишеткәне бардыр. Әмма, нык калорияле булуы аркасында, аның белән еш тукланырга ярамый.

Шунысын да билгеләп үтик, Казанда 2018 елда узган FIFA ярышларын ачу тантанасына рекордсмен чәк-чәк әзерләнгән, ул футбол тубының яртысы формасында булган.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

1 ноябрьдә Россиядә шиннар буенча зарури цифрлы маркалау кертүнең беренче этабы башлана – бу гамәл Хөкүмәтнең 31.12.2009 ел, №1958 карарында каралган. 

Сатып алучы маркаланган шиннарның легальлеген, шулай ук аларның куллану характеристикаларын «Честный знак» кушымтасы ярдәмендә тикшерә алачак, моның өчен шинга төшерелгән Data Matrix уникаль кодын сканерларга кирәк. 

Маркалау кертү сыйфатлы һәм куркынычсыз товар сатып алуда гражданнар өчен ышаныч гарантиясен аңлата. Әйтик, яңа итеп күрсәтеп, иске шин сату куркынычы юкка чыга. Намуслы бизнеста лояль сатып алучылар күбәя, шулай ук бизнес-процессларны автоматлаштыру һәм оптимальләштерү, намуссыз уенчыларны кысрыклап чыгару хисабына базар өлешен арттыру мөмкинлеге арта. Дәүләт өчен маркалау – тулы бер тармакларны цифрлаштыру һәм алар белән идарә итү, товар агымнарының үтәкүренмәлелеге. 

1 ноябрьдән барлык импортерлар һәм җитештерүчеләр маркаланган шиннар гына җитештерергә һәм импортларга тиеш, ә алар белән турыдан-туры эшләүче күпләп сату компанияләре мондый шиннарны сатып алу һәм аларны әйләнештән чыгару турында дәүләт мәгълүмат системасына белешмә тапшырырга тиеш. 

Маркаланган шиннар белән сәүдә итүче ваклап сатучылар 1 ноябрьдән аларны әйләнештән чыгару турында «Честный знак» системасына мәгълүмат бирергә тиеш.


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелде.

Тантана башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты республика предприятиеләренең машина төзелеше продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны сәламләде һәм Татарстанның бөтен Россиядә һәм чит илләрдә танылган алдынгы сәнәгать төбәге булуын билгеләп үтте. Бүген республикада 3 меңнән артык машина төзү предприятиесе эшли, аларда 120 меңгә якын кеше хезмәт куя.

Татарстан Республикасы Президенты Татарстанда машина төзелешенең үсеш тарихы турында сөйләде.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, агымдагы елда, катлаулы шартларга карамастан, Татарстан җитештерүчеләре ныклык күрсәтеп, машина төзелеше тармагының куәтле нигезгә ия булуын исбатлаган. Предприятиеләр үз коллективларын саклап кала алган һәм билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыруны дәвам иттергән. Кайбер заводлар шәхси саклану чараларын җитештерүне оператив үзләштергән.

Ул ассызыклаганча, яшьләр өлкән буын тарафыннан башланган эшне лаеклы дәвам итә. «Машина төзелеше» компетенциясе буенча татарстанлылар Россия җыелма командасы составында узган «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатында 4 медаль (2 алтын һәм 2 бакыр) откан. Быел илкүләм чемпионат кысаларында алар үзләренең осталыкларын раслаган һәм 23 медаль яулаган (9 алтын, 7 көмеш, 7 бакыр). Шулай ук балалар техник иҗатына да зур игътибар бирелә.

Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык машина төзүчеләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген видеоэлемтә режимында сәүдә предприятиеләрендә, җәмәгать туклануы объектларында, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарын (2020 елның 18 сентябрендәге үзгәрешләре белән) үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә сәүдә хезмәткәрләрен вакцинацияләүгә багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, Татарстан Республикасы ягыннан рәистәш Герман Лернер уздырды, анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасындагы сәүдә үзәкләре, ваклап сату челтәрләре, базарлар һәм җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре катнашты.

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләү чаралары республиканың сәүдә икътисадында тискәре чагылыш тапты. Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышына каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, азык-төлек булмаган товарлар сатучы кибетләр эшенә чикләүләр кертелде, шулай ук эре сәүдә үзәкләренең эше тыелды, бу 2020 елның гыйнвар-август айларында ваклап сату әйләнешен 2019 елның шул ук чорына карата 92,6% кадәр киметүгә китерде. Шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе эшенә чикләүләр кертелде, бу 2020 елның гыйнвар-август айларында ваклап сату товар әйләнеше кимүгә китерде, бу күрсәткеч 2019 елның гыйнвар-августына карата 84,6% тәшкил итте.

Утырыш барышында «Мега-Казан» сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәм «Челны-хлеб» сәүдә челтәрләрендә коронавирус йогышына каршы көрәш буенча алга таба чаралар турында «Мега-Казан» сәүдә-күңел ачу үзәге идарәчесе Фәридә Вәлиева һәм «Челны-хлеб» сәүдә йортының коммерция директоры Алия Шокилбаева сөйләде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча сәүдә предприятиеләрендә, җәмәгать туклануы объектларында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә битлекле режим һәм санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәмәү очракларын ачыклау, шул исәптән сәүдә өлкәсендәге хезмәткәрләрне вакцинацияләүне оештыру буенча берничә карар кабул ителде.

«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укытуның өченче агымы башланып киткән.  Программа Казанның Авиатөзелеш районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә тормышка ашырыла.

50 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге КВЗ хезмәткәрләре «Производствода яшьләрнең хезмәт активлыгын һәм профессионализмын тәрбияләү коралы буларак остазлык» программасы буенча укулар узачак. 30 кеше: заводның адаптация һәм остазлык программасында катнашучы осталар, эшчеләр, белгечләр үзләренең квалификацияләрен күтәрәчәк.

Укыту 72 сәгатькә исәпләнгән, аларга лекцияләр, практика, йомгаклау аттестациясе һәм мөстәкыйль эш керә. Дәресләрне Казан милли тикшеренү технология университеты (КФТТУ-КХТИ) укытучылары алып бара.

Курс укучыларга белем бирү программаларын эшләү, техник чаралар һәм күргәзмә әсбаплар куллану күнекмәләрен үзләштерергә, персоналны адаптацияләү программаларын булдырырга, тәрбияләнүчеләрнең психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, остазлык культурасын формалаштырырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Уку ахырында тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклык биреләчәк.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында КВЗда ике уку агымы узган инде. Теләүчеләр очу аппаратларының электр җиһазлары монтажнигы, экскаватор машинисты, аккумуляторчы, тракторчы һөнәрен үзләштерә алган. Шулай ук яңа эш башлаучылар өчен компьютер курслары да оештырылган.

Машина төзелеше республиканың алдынгы тармагы булып тора. 3000 артык предприятиене үз эченә ала, аларда 120 меңнән артык кеше эшли. Машина төзелеше предприятиеләре республика өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра. 2020 елда «КАМАЗ» КАМАЗ-Атлант карьера үзбушаткычларының яңа линиясен җитештерә башлады; Даймлер Камаз Рус Евро-6 экологик класслы двигательле яңа магистраль тягачны тәкъдир итте; Форд Соллерс компаниясе АУРУС вәкиллекле класслы автомобильләр җитештерүне башлап җибәрүгә әзерләнүен дәвам итә.

Ел саен Татарстан Республикасында тармак бәйрәме – Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелә. Быел бәйрәм 9 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

«Машина төзүчеләр көне»нең бәйрәм программасы, традиция буенча, машина төзелеше комплексы предприятиеләре казанышлары күргәзмәсе белән башланачак.

Урам экспозициясендә Орган залы каршындагы «КАМАЗ», «Форд Соллерс», «ТПК МТЗ-Татарстан», «КОЛУМАН РУС» ҖЧҖ, «ПО ЕлАЗ», «РариТЭК Холдинг» һ.б. җитештерү техникасы тәкъдим ителәчәк.

«Орган залы» холлында машина төзелеше предприятиеләре продукциясенең эчке экспозициясе урнашачак.

«Машина төзүчеләр көне-2020» тантаналы бәйрәм итү Орган залында узачак. Анда республиканың рәсми затлары, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре, Татарстанның машина төзелеше предприятиеләренең хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук тармак ветераннары катнашачак. Тантаналы чаралар кысаларында бәйрәм концерты һәм дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булачак.

ММЧ аккредитацияләү

Аккредитация өчен мәгълүматларны 2020 елның 8 октябренә, 16:00 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк:

ММЧ атамасы, ФИА, вазыйфа, паспорт һәм элемтә өчен мәгълүмат

Элемтә өчен җаваплы зат: Раилә Хәсәнова – ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат секретаре

R.Hasanova@tatar.ru


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына керүче «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» акционерлык җәмгыятенә яңа генераль директор билгеләү тантанасы булды. Әлеге вазыйфага завод генераль директорының беренче урынбасары Александр Филиппов билгеләнде.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Ак Барс холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Филипповның завод генераль директорының беренче урынбасары буларак эшен югары бәяләде һәм аңа яңа генераль директор вазыйфасында уңышлар теләде.

Александр Николаевич, гади эшчедән предприятие җитәкчесенә кадәр юл үтеп, үзенең хезмәт эшчәнлеген 1997 елда А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында башлаган. 2019 елның гыйнварында компания генераль директорының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

Александр Николаевич катнашында заводта алдынгы технологияләр кертелеп, производствоны техник яктан яңадан коралландыру һәм модернизацияләү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Ул персоналның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм компанияне инженер-техник хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр кебек югары квалификацияле хезмәткәрләр белән тәэмин итү максатында комплекслы программаны тормышка ашыруга аерым игътибар бирә.

Моннан тыш, Александр Николаевич предприятие ветераннарына һәм пенсионерларына, завод халкының күпбалалы гаиләләренә, заводта эшләүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шулай ук балалар йортларына, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә зур ярдәм күрсәтә.

Эшендәге уңышлары өчен ул Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, «Михаил Калашников» медале һ.б. белән бүләкләнгән.

Сәнәгать предприятиеләрен һәм оешмаларын «Тюрингиядән машина һәм станок төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру технологияләре» темасы буенча онлайн-конференциядә катнашырга чакырабыз, ул 2020 елның 23 октябрендә булачак.

Конференциядә Тюрингия ягыннан Maicom Quarz GmbH, SAMAG Machine Tools GmbH, WSD GmbH, ZM Vakuum GmbH, Schülken Form GmbH, Schubert & Salzer Feinguß Lobenstein GmbH һәм Mela Sensortechnik GmbH кебек алдынгы компанияләр катнашачак.

Онлайн-чаралар программасы техник докладларны үз эченә алачак:

10:15 Basic Engineering – база инжинирингы: Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру нигезе, 4 тармак мисалында тәкъдим ителә:

> Микроэлектроника һәм яңа куллану өлкәләре

> Продуктның тормыш циклына идарә итү

> Автоном энергосистемалар

> Фәнни приборлар төзү/Машина төзелеше (Maicom Quarz GmbH компаниясе).

10:25 Метизный заводы «төгәллек» – заводның югары җитештерүчәнлеге өчен салкын һәм кайнар штамповка өчен инструмент әһәмияте (WSD GmbH компаниясе).

10:35 Сезнең производство процесслары нәтиҗәлелеген арттыру өчен вакуумлы һәм компрессорлы җайланмалар (ZM Vakuum GmbH компаниясе).

10:45 SAMAG – Югары җитештерүчәнлекле металл эшкәртү станоклары

> Тирәнтен бораулау һәм станокны яңадан көйләмичә генә фрезерлау

> Аерым механик цехның конкрет ихтыяҗлары өчен сайланган автоматикалы универсаль металл эшкәртү үзәкләре (SAMAG Machine Tools GmbH компаниясе).

10:55 Тыгызлау формаларына техник хезмәт күрсәтү: җитештерүчәнлекне арттыру ачкычы (Schülken Form GmbH компаниясе).

11:05 Төгәл кою барышында цифрлаштыру юлы белән конструктив элементларны оптимальләштерү (Schubert & Salzer Feinguß Lobenstein GmbH компаниясе).

11:15 Эшчәнлекә идарә итүнең автоматлаштырылган системаларында югары төгәллекле үлчәү җайланмалары – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру факторы – сәнәгатьтә һава дымлылыгын чагыштырмача үлчәүнең заманча чаралары мисалында (Mela Sensortechnik GmbH компаниясе).

 11:25 Сорау-җавап.

 Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге белешмәләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

Германия-Россия уртак инжиниринг үзәге

«Машина төзелеше» (КФТТУ-КАИ)

Ришат Сәлахов

Тел: +7 (843) 2311654

icm@kai.ru

Тюрингия Интернационал элемтә бюросы

Гүзәл Шәйхуллина

Тел: +7 (499) 6740482

shaykhullina@delcreda.com

Катнашу бушлай. Чарада теркәлү өчен сылтама буенча күчәргә кирәк

Россиядә әйдәп баручы бетон эшләнмәләре җитештерүчеләр тармакның характерлы проблемаларын хәл итү турында фикер алышачак. Федераль компетенцияләр үзәге тарафыннан оештырылган экспертлар конференциясе 2020 елның 16 октябрендә онлайн режимында узачак. Чара кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашучы компанияләрнең вәкилләре, аерым алганда, «Казметрострой» АҖ, «Гулькевичский» АССК ААҖ һәм «КДСК» ҖЧҖ үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Россия Федерациясендә төзелеш оешмалары базары тулай өстәмә кыйммәтнең 5,7%ын тәшкил итә. Тармакта 6 миллионнан артык кеше эшли, ә ел саен әйләнеш триллион сум белән исәпләнә. Хәзерге вакытта Федераль компетенцияләр үзәге Россиянең 23 төбәгеннән 44 профильле компаниягә адреслы ярдәм күрсәтә.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге кебек күрсәткечкә карасак, Россия төзелеш компанияләренә әле эшләргә дә эшләргә кирәк. Әйтик, ярты ел эчендә безнең экспертлар илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрдә процессларның үтү вакытын шактый арттыра һәм киметә алган. Ә бу – бизнеска үсү һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакын үстерү мөмкинлеген бирә торган өстәмә табыш», – дип билгеләп үтте ФКҮ генераль директоры Николай Соломон.

Әйтик, «Гулькевичский» агросәнәгать төзелеш комбинатында проектны гамәлгә ашыру барышында агымдагы эшкәртү күләме 23% – тәүлегенә 26 башлап 32 кадәр арткан. Шулай итеп, предприятие өстәмә рәвештә елына ике подъездлы ике күпкатлы йорт төзи ала, ә бу 240 млн. сум өстәмә табыш дигән сүз. Төгәлләнмәгән эшчәнлекне киметү күләме 23% кимегән, процесслар вакыты 30% кыскартылган.

Тармак конференциясе барышында төзелештә кулланыла торган бетон эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләрнең җитештерү процессларының характерлы проблемаларын функциональ хәл итү алымы тәкъдим ителәчәк. Материал нигезендә – илкүләм проект кысаларында үз җитештерүчәнлеген арттыручы предприятиеләрдә ФКҮ экспертларының эш тәҗрибәсе. Мондый чишелешне куллану җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга, шулай ук җитештерүнең барлык этапларында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Июнь ахырында Россиядә иң эре төзелеш металл конструкцияләре җитештерүчеләр, шул исәптән илкүләм проектта катнашучылар – «Русский профиль» ҖЧҖ, «Себер металл конструкцияләр заводы» ҖЧҖ, «ЦЕССИС НИКИРЭТ» ЯАҖ һәм «Группа Ермак» ҖЧҖ тармакның төп мәсьәләләре турында фикер алышты. Беренче тармак онлайн-конференциясен оештыручылар – Федераль компетенцияләр үзәге һәм КПМГ халыкара аудитор-консалтинг компаниясе.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проект РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы указы белән расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, 2024 елга 5%ка арттыруда шартлар тудырырга тиеш. РФ Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, ул җитештерү процессларын оптимальләштерүдә финанс яктан этәргеч бирүне, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүне һәм эксперт ярдәмен үз эченә ала.

Программа, чарада катнашу кагыйдәләре һәм теркәлү – Чаралар ИТ-платформалар Җитештерүчәнлек. РФ бүлегендә, әлеге сылтама буенча: https://производительность.рф/ru/national-project/events/beton/


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Товарларның күбесе мәҗбүри маркалау аша ялганлап ясаудан саклана. Шуңа күрә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Оператор ЦРПТ» белән берлектә, системага тоташтыру һәм анда эшләү мәсьәләләре буенча җитештерүчеләр һәм ритейлерлар өчен укыту чаралары үткәрүен дәвам итә.

Октябрь аенда вебинарлар «Тәмәке продукциясе», «Аяк киеме товарлары», «Җиңел сәнәгать товарлары», «Духи һәм хушбуй», «Фототоварлар», «Сөт продукциясе», «Шиннар» һәм «Медицинада куллану өчен дару препаратлары» кебек эксперимент үткәрелгән товар төркемнәренә багышланачак.

Дистанцион укыту чаралары планы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, маркалана торган товарлар исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан 2018 елда расланган, ә маркалауның үтәли системасын 2024 елга формалаштырырга планлаштыралар.

2020 елның 1 июленнән тәмәке эшләнмәләре, аяк киеме һәм дарулар өчен мәҗбүри маркалау гамәлгә кертелә.

2020 елның 1 октябрендә фототоварларны, хушбуйларны һәм духиларны идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркалау турында таләпләр үз көченә керде.

2020 елның ноябреннән маркалау автомобиль шиннарына да кагылачак, ә 2021 ел башыннан яңа таләпләр махсус кием, трикотаж, пальто, плащлар, курткалар, шулай ук урын-җир әйберләре, ашханә, бәдрәф һәм кухня киемнәре сатуга да кагылачак.

2021 елның 1 мартына кадәр Россиядә төргәкләнгән суны, ә 31 декабрьгә кадәр сөт продукциясен маркалау буенча эксперимент үткәрелә. Катнашучылар продукцияне маркалау механизмнарын һәм үз бизнес-процессларын сыный, шулай ук продуктларны маркалау кодларын куллану процессларын көйләгәндә маркалау мәгълүмат системасы операторының ярдәменнән файдалана алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International