ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 15 октябреннән 30 октябренә кадәр Россия Федерациясе гражданнары шәхси санлы сертификатка гариза бирә ала. Моның өчен цифровойсертификат.рф сайтында теркәлергә һәм теркәлү формасын тутырырга кирәк.

Сертификатны Россиянең югары яки урта һөнәри белемле, пенсия яшенә җитмәгән балигълык яшенә җиткән гражданнары алырга мөмкин. Моннан тыш, гариза бирүче «Цифровая экономика» коммерциясез автоном оешмасының эш төркеме тарафыннан хупланган субъектта даими яки вакытлыча теркәлгән булырга тиеш.

2020 елда цифрлы икътисадның программалаштыру, цифрлы маркетинг, сәнәгать дизайны, маркетинг һәм цифрлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда илнең 48 төбәгеннән 33 000 россияле түләүсез белем ала. Ул «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Быел проект кысаларында укыту тулысынча дистанцион булачак, ә программаның озынлыгы 72 сәгатькә кадәр артачак. Курслар башлангыч, база һәм алгарышлы әзерлек дәрәҗәсе булган кулланучылар өчен билгеләнгән. Шәхси санлы сертификатлар ярдәмендә Россия халкы ясалма интеллект, программалаштыру һәм IT-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, цифрлы маркетинг, цифрлы дизайн һ.б. кебек 22 үтәли юнәлешләрнең берсе буенча түләүсез нигездә өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин.

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты планнарына ярашлы рәвештә, шәхси санлы сертификатлар проекты 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. 2019 елда программа сынау форматында узды, Башкортстан, Татарстан, Тула һәм Ростов өлкәләреннән, шулай ук Саха (Якутия) Республикасыннан 5 мең кеше сертификат алган.

«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә 5 Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырган. Алар илнең төрле төбәкләрендә берничә эксплуатант тарафыннан файдаланылачак.

Ике Ми-8МТВ-1 вертолеты Тверь өлкәсендәге «Конверс Авиа» авиация компаниясе»нең авиация техникасы паркын тулыландырачак. Тагын ике машина Краснодар краенда «ПАНХ» авиакомпаниясенә тапшырылачак. Партиядәге вертолетларның берсе «АэроГео» авиакомпаниясе өчен билгеләнгән һәм Красноярскка юл тотачак.

Тапшырылган Ми-8МТВ-1 вертолетлары – күпмаксатлы, салоннарда медицина модульләре урнаштыру урыннары әзерләнгән, һава судносы өчен өстәмә ягулык баклары белән өстәмә җиһазландырылган, 22 пассажир утыргычы каралган очкыч.

Ми-8МТВ-1 төренә караган күпмаксатлы вертолетлар уникаль очу-техник һәм эксплуатация характеристикаларына ия. Алар барлык климат шартларында диярлек кулланыла ала. Ми-8МТВ-1 вертолетының конструкциясе һәм җиһазлары аны җиһазландырылмаган мәйданчыкларда автоном базада файдаланырга мөмкинлек бирә. Вертолет зур габаритлы йөк ташу өчен тышкы элмәк белән җиһазландырылырга мөмкин.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Измир шәһәрендә (Төркия Республикасы) булды.

Бер көнлек визит кысаларында Төркия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министры Бәкер Пакдемирли, Измир Сәүдә палатасы Директорлар советы рәисе Мәхмүт ОЗГЕНЕР, шулай ук провинциясе губернаторы Явуз Селим һәм шәһәр мэры Тунч Сойер белән очрашу узды.

Гадәттәгечә, Төркия компанияләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл оештырылды, аның барышында республиканың икътисадый потенциалы тәкъдим ителде. Моннан тыш, Альберт Кәримов Оештырылган индустриаль зонада булды, анда ул гамәлдәге предприятиеләр белән танышты.

2020 елның 16 октябрендә онлайн режимында Федераль компетенцияләр үзәге тарафыннан оештырылган экспертлар конференциясе узды

Россиядә әйдәп баручы бетон эшләнмәләре җитештерүчеләр тармакның характерлы проблемаларын хәл итү турында фикер алышты. Чара кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашучы компанияләрнең вәкилләре, аерым алганда, «Казметрострой» АҖ, «Гулькевичский» АССК ААҖ һәм «КДСК» ҖЧҖ үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Россия Федерациясендә төзелеш компанияләре базары тулаем өстәлгән бәянең 5,7%ын тәшкил итә. Тармакта 6 миллионнан артык кеше эшли, ә ел саен әйләнеш триллион сум белән исәпләнә. Хәзерге вакытта ФКҮ Россиянең 23 төбәгеннән 44 махсус компаниягә ярдәм күрсәтә.

Тармак конференциясе барышында төзелештә кулланыла торган бетон эшләнмәләре җитештерүчеләрнең эшчәнлектәге процессларның характерлы проблемалары өчен функциональ тартмалы чишелеш тәкъдим ителде. Материал илкүләм проект кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыручы компанияләрдә ФКҮ белгечләре тәҗрибәсенә нигезләнгән. Тартма чишелешен куллану җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга, шулай ук җитештерүнең барлык этапларында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Июнь ахырында Россиядә иң эре төзелеш металл конструкцияләре җитештерүчеләр, шул исәптән илкүләм проектта катнашучылар – «Русский профиль» ҖЧҖ, «Себер металл конструкцияләр заводы» ҖЧҖ, «ЦЕССИС НИКИРЭТ» ЯАҖ һәм «Группа Ермак» ҖЧҖ тармакның төп мәсьәләләре турында фикер алышкан иде. Беренче тармак онлайн-конференциясен оештыручылар – Федераль компетенцияләр үзәге һәм КПМГ халыкара аудитор-консалтинг компаниясе.

Ел саен POZIS компаниясе («ПОЗиС» АҖ Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» ФҖП АҖ идарәсе контурына керә) «Россия машина төзүчеләр берлеге» тарафыннан 2015 елдан башлап оештырыла торган «Турникетларсыз бер атна» Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү акциясендә актив катнаша.

Быел чара гадәти булмаган форматта – предприятиегә экскурсияләрсез генә уза. Төп форма – диалог.

«Турникетларсыз бер атна» акциясе кысаларында POZIS компаниясе вәкилләре мәктәпләргә үзләре килеп, укучылар белән очрашулар уздырган. Алар Зеленодольск шәһәренең 4 нче, 11 нче мәктәпләрендә, 14 нче лицейда булганнар.

Компания белгечләре укучыларга «ПОЗиС» АҖнең ничек үсүе турында җентекләп сөйләгән, шулай ук завод турында һөнәри юнәлеш бирүче видеороликлар күрсәткән. Булачак һөнәрне сайлаганда, егет-кызларга инженер белгечлекләренә аерым игътибар бирергә киңәш ителгән, бүгенге сәнәгать предприятиеләрендә алар көннән-көн күбрәк кирәкле була баралар.

Һөнәри юнәлеш бирүче очрашу ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алган: POZIS продукциясе, компаниянең үсеш перспективалары, суыткыч производствосында кулланыла торган заманча технологияләр, яшь белгечләр өчен каралган социаль өлеш һәм башкалар.

Әңгәмә барышында иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр, Россия машина төзүчеләр берлеге эмблемасы төшерелгән сувенир продукциясе һәм Россия СоюзМаш тарафыннан нәшер ителгән Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган китаплар тапшырылган.

«Турникетларсыз бер атна» акциясе елга ике тапкыр: апрель һәм октябрь айларында үткәрелә. Ул яшьләрдә инженер-техник белгечлекләр белән кызыксынуны арттыруга, башлангыч һөнәри юнәлеш бирү системасын формалаштыруга һәм машина төзелеше тармагы өчен мотивацияле кадрлар потенциалын арттыруга юнәлдерелгән.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасының нефть химиясе комплекслары оешмалары һәм предприятиеләре арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең тугызынчы уртак утырышы узды.

Беларусь Республикасы ягыннан утырышны – эшче төркем җитәкчесе, «Белнефтехим» концерны рәисе Андрей Рыбаков, Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев алып барды.

Эшче төркем утырышында Беларусь Республикасының Казан шәһәрендәге Илчелеге бүлеге җитәкчесе Исаев Олег Филиппович, шулай ук «Белнефтехим» концерны, «Белоруснефть» җитештерү берләшмәсе» РУП, «Белшина» ААҖ, «Могилевхимволокно» ААҖ, «Нафтан» ААҖ, «Гродно Азот» ААҖ вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан «Татнефть» ГАҖ, «УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «КВАРТ» АҖ, «Цеолиты Поволжья» сәүдә йорты» ҖЧҖ предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында яклар предприятиеләр арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы, икеяклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре һәм перспектив юнәлешләр буенча фикер алышты. Татарстан Республикасы белән Беларусь нефть химиясе комплексларының алга таба үзара файдалы хезмәттәшлегенә әзер булуларын белдерде.

 #ВместеЯрче  Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестиваленең Федераль оештыру комитеты ягулык-энергетика комплексы хезмәткәрләренең энергия ресурсларына һәм хезмәтенә сакчыл караш темасына флешмоблар конкурсының беренче этабы һәм фестивальнең яңа рәсми җырын булдыруга конкурс нәтиҗәләрен игълан итә. Конкурс финалларына 30 флешмоб һәм 10 җыр узган.

Фестивальнең юбилей елында флешмоб конкурсына 95 эш бирелгән, анда Россиянең барлык төбәкләре дә диярлек катнашкан. 2019 елда 62 заявка бирелгән булган, бу көздә финалистларны сайлап алуы җиңел генә булмаган.

Барлыгы 95 флешмобта 4212 кеше катнашкан. Конкурсантлар арасында мәктәп укучылары һәм укытучылар, югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары, ягулык-энергетика компанияләре хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм педагоглар, мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре булган.

Флешмоблар конкурсында иң актив катнашучылар – Амур өлкәсе, Ростов өлкәсе, Ленинград өлкәсе һәм Татарстан Республикасы халкы. Күпчелек гаризалар шушы төбәкләрдән килгән.

#ВместеЯрче фестиваленең яңа рәсми җырын итеп иҗат итү конкурсына 27 эш алынган. Иң актив катнашучылар Кемерово һәм Тамбов өлкәләрендәге авторлар. Конкурсантлар оригиналь текстлар һәм музыкаль әсәрләр тәкъдим иткән, видеоклиплар ясау һәм башкаручыларның образлары өстендә эшләгән.

2020 елда ярышлар узачак яңа шартларга бәйле рәвештә, эпидемиологик вәзгыять аркасында, җиңүчеләрне сайлап алу сроклары үзгәргән. Нәтиҗәләр Энергетиклар көненнән дә соңга калмыйча – 2020 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк, финалда катнашучылар барысы да чыккач, ярышларның Федераль оештыру комитеты төгәл датасын игълан итәчәк.

Финалистларның, шул исәптән Казан дәүләт энергетика университетының барлык роликлары фестивальнең YouTube каналында "Плейлисты" бүлегендә урнаштырылган.

Финалистлар исемлеге шулай ук Фестиваль сайтында да бар:  https://вместеярче.рф/novosti/opredeleny-finalisty-vserossiyskikh-konkursov-fleshmobov-i-pesni-festivalya-vmesteyarche-2020.html

Әйдәгез, Татарстан Республикасына теләктәшлек күрсәтик, барыбыз бергә КДЭУга җиңү яуларга булышыйк!

Моның өчен:

1. Сылтама буенча Фестивальнең YouTube каналына күчегез:

җыр

флешмоб

2. КДЭУ студентлары төшергән роликларга ЛАЙК куегыз.

«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында, Федераль компетенцияләр үзәге белән берлектә, «Ми-38/Ми-171А2 төрендәге вертолетлар өчен композит калаклар әзерләү» сынау агымында башкарылган эшкә йомгак ясалган.

Проектны гамәлгә ашыру чорында, 2019 ел ахырыннан башлап, Ми-38 вертолеты өчен калаклар әзерләү вакыты 90 көннән 60 көнгә кадәр кимегән. Шулай ук җитештерелә торган продукция саны да арткан: аена 10 калактан 18 калакка җиткән, – бу күрсәткечне тагын 10 берәмлеккә арттыру планлаштырыла. Казан вертолет заводы белән ФКҮ арасында 3 елга килешү имзаланган, бу чор дәвамында предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеге ел саен 10, 15 һәм 30% пропорциональ рәвештә артырга тиеш.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында предприятиенең ике хезмәткәре сакчыл җитештерү буенча берничә компетенциядә белем алган һәм сертификацияләнгән эчке тренерлар булган. Алар киләсе проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итәчәк һәм завод хезмәткәрләрен эш процессларын оптимальләштерү һәм чыгымнарны киметү өчен кирәкле инструментларны кулланырга өйрәтәчәк.

Сынау проектының эш төркеменә кергән һәм үзгәрешләр лидеры булган хезмәткәрләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасында актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнгән.

«Соллерс Форд» «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан двигательләр заводын эшләтеп җибәрүе турында хәбәр итә. Завод планында – Ford Transit коммерция автомобильләре линейкасы өчен дизель двигательләре чыгару.  Двигательләрне серияле җитештерү 2023 елга планлаштырылган.

Двигательләр заводы 42 600 кв. метр мәйдан били һәм «Соллерс Форд» заводына якын урнашкан. Завод алдынгы, югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән, Ford Motor Company дөнья стандартлары нигезендә җитештерүчәнлек, экологик һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә.

ҖРП акчалары дизель двигательләренең цилиндрлары блокларын механик эшкәртү өчен кирәкле өстәмә җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк. Җитештерүне автоматлаштыру бик югары дәрәҗәдә җайга салыначак, бу чыгарыла торган двигательләр сыйфатына уңай йогынты ясаячак.

2015 елда заводта җиңел автомобильләр өчен Sigma 1.6 двигательләре җитештерелә башлаган һәм 2019 елда, компания реструктурлаштырылгач, туктатылган. Завод Россия территориясендә шундый югары технологияле беренче предприятие булды, җитештерү процессларын автоматлаштыру дәрәҗәсе 95% тәшкил итә.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан күп кенә Кытай провинцияләре белән, шул исәптән «Волга-Янцзы» форматы кысаларында да, тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Янцзы» форматында Россия һәм Кытай төбәкара хезмәттәшлек советы рәистәшләре очрашуында хәбәр итте. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде рәислегендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай җитәкчелегенә динамик үсештәге Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыруга игътибары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, дуслык һәм үзара ярдәм бүгенге катлаулы, Covid-19 пандемиясе чорында аеруча актуаль һәм мөһим. Апрель аенда республикага «Татнефть» компаниясе тарафыннан Кытайдан медицина битлекләре, бокслар һәм битлек җитештерү өчен югары җитештерүчән җиһазлар кайтартылган. Шулай ук түләүсез нигездә ИВЛ аппаратлары җиткерелгән. «Хайер» компаниясе республика хастаханәләренә 50 берәмлек техника биргән. Сычуань провинциясеннән Татарстанга саклагыч битлекләр һәм костюмнар җибәрелгән. Моннан тыш, Кытай һәм Татарстан табиблары коронавирус белән көрәштә тәҗрибә уртаклашкан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстанның күп кенә Кытай провинцияләре белән кооперация җайга салынган, хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган. Аларның 4се «Волга-Янцзы» форматына керүче провинцияләр: Хунань, Сычуань, Аньха һәм Чунцин белән төзелгән. Пекинда – Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли.

Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 564 млн. доллар тәшкил итә. Татарстанда Кытайның «Хайер», «Вейчай», «Хуавэй», «Диди» кебек эре компанияләре белән берничә уртак икътисадый проект гамәлгә ашырыла.

Шулай ук бүген мәдәният, мәгариф, фән, спорт һәм яшьләр белән алмашу өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү өстендә эш алып барыла. Хәзерге вакытта Казанның югары уку йортларында 1,7 меңгә якын Кытай студенты белем ала. Татарстанның кайбер югары уку йортлары «Волга-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенә керә.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, республика туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә, шулай ук «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын актив үстерүгә зур игътибар бирә, ул, шул исәптән, Татарстан аша да уза торган булачак.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, Татарстан Республикасы ягыннан рәистәш Герман Лернер да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International