«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укытуның өченче агымы башланып киткән. Программа Казанның Авиатөзелеш районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә тормышка ашырыла.
50 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге КВЗ хезмәткәрләре «Производствода яшьләрнең хезмәт активлыгын һәм профессионализмын тәрбияләү коралы буларак остазлык» программасы буенча укулар узачак. 30 кеше: заводның адаптация һәм остазлык программасында катнашучы осталар, эшчеләр, белгечләр үзләренең квалификацияләрен күтәрәчәк.
Укыту 72 сәгатькә исәпләнгән, аларга лекцияләр, практика, йомгаклау аттестациясе һәм мөстәкыйль эш керә. Дәресләрне Казан милли тикшеренү технология университеты (КФТТУ-КХТИ) укытучылары алып бара.
Курс укучыларга белем бирү программаларын эшләү, техник чаралар һәм күргәзмә әсбаплар куллану күнекмәләрен үзләштерергә, персоналны адаптацияләү программаларын булдырырга, тәрбияләнүчеләрнең психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, остазлык культурасын формалаштырырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Уку ахырында тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклык биреләчәк.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында КВЗда ике уку агымы узган инде. Теләүчеләр очу аппаратларының электр җиһазлары монтажнигы, экскаватор машинисты, аккумуляторчы, тракторчы һөнәрен үзләштерә алган. Шулай ук яңа эш башлаучылар өчен компьютер курслары да оештырылган.