ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

XII Петербург халыкара газ форумында «Раритэк Холдинг» АҖ авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техника яңалыкларын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы «Ышанычлы ориентир» номинациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында җиңүче булды. Диплом Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога тапшырылды.


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Санкт-Петербургта XII Петербург халыкара газ форумы уза. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Республика күргәзмәсенең бердәм экспозициясен оештырды, анда Татарстанның 15 компаниясе – КМПО, Аммоний, СК Ак Барс, ICL, МИЗ ППТ Алабуга, Газпром трансгаз Казан һәм башкалар үз продукциясен тәкъдим итә. Стендның гомуми мәйданы – 105 кв.м. Бүген форумга Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде.


30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«InRussia» халыкара эшлекле конференциясендә «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм дирекция «Навои» ирекле икътисадый зонасы «Мастер» ФҖП резиденты – SEVARA-COSMETIC (косметика һәм көнкүреш химиясе җитештерүче) белән меморандум имзаладылар.


27
октябрь, 2023 ел
җомга

27 октябрьдә Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать министры  Олег Коробченко катнашты.


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 октябрьдә Казан Кремлендә җитештерү алдынгыларына, сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенциянең иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләрен бирү тантанасы булды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

26-27 октябрьдә Ставрополь краенда Россия һәм дустанә илләрнең сәнәгать инфраструктурасын үстерүгә багышланган халыкара эшлекле конференция һәм «InRussia» күргәзмәсе уза.

Хәзер республика предприятиеләре әйләнеш чараларын 30 млн сумга кадәр тулыландыруга салымсыз кредит алырга мөмкин. Бу хакта «ТР СҮФ» АҖ генераль директоры Марат Бохараев хәбәр итте.


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле таможня хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Таможня хезмәткәрләре көне белән котлыйм!


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

24 октябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Корея Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Александр Масальцев белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстаннан 20 дән артык компания катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International