«Бездә экспорт 18% артты һәм бу бик яхшы күрсәткеч!»

2025 елның 28 феврале, җомга

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко Россиянең төрле төбәкләрендә  – Санкт-Петербург, Свердловск, Саратов һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Кырым, Башкортостан, Казахстан, Төркия, Азербайджәрбәйҗан, Үзбәкстан, Беларусь шәһәрләрендә һәм һәм аннан читтә Татарстан вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар 2024 елга йомгак ясадылар. Бүген якын һәм ерак чит илләрдә Татарстанның 11 вәкиллеге, Россия субъектларында 8 вәкиллеге эшли.

Узган елда Беларуста Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшчәнлеге яңартылды, аның җитәкчесе итеп Илһам Кәшапов  билгеләнде.
Татарстан 130дан артык дәүләт белән хезмәттәшлек итә. Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, товар әйләнеше 10,3% ка, ә экспорт 18,2% ка арткан.

2024 елда Министрлык тарафыннан 280 артык халыкара чара оештырылды:

  • чит ил делегацияләренең Татарстанга визитлары;
  • чит ил партнерлары белән очрашулар;
  • республика делегацияләренең чит илләргә визитлары;
  • Татарстан предприятиеләре катнашында ВКС режимында «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматындагы очрашулар.

Мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Моннан тыш, 90 артык төбәкара чара – Татарстан делегацияләренең Россия төбәкләренә һәм төбәк делегацияләренең республикага визитлары узды. Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек турында 10 документ, шул исәптән Мари Эл Республикасы, Запорожье өлкәсе, Хабаровск крае белән хезмәттәшлек турында килешү һәм килешүләрне гамәлгә ашыру турында 7 план имзаланды.

Шулай ук Олег Коробченко Татарстанның берничә вәкиленә Казанда БРИКС дәүләтләре башлыкларының XVI саммитын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашканнары өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International