Коллегия кысаларында аларга бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм министрның беренче урынбасары Родион Карпов тапшырды.
Быел Alabuga Skills конкурсы Татарстанның 133 предприятиесеннән һәм Россиянең җиде төбәгеннән 400гә якын катнашучыны берләштерде. Республикадан 22 кеше җиңүче булды.
«Ел инженеры» конкурсында техник юнәлешләр буенча белем алучы югары уку йортлары студентлары, шулай ук алдынгы тармак предприятиеләре инженерлары катнашты. Барлыгы 437 гариза кергән. Конкурсантлар инженерлык компетентлыгының югары дәрәҗәсен күрсәтеп, үз проектларын тәкъдим иттеләр.
12 номинациядә өч яшь категориясендә 36 җиңүче билгеләнде: «Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлылык».
Кыйммәтле бүләкләрдән тыш, алар җиңүче статуэткасын һәм Россиянең әйдәп баручы инженерлык үзәкләрендә стажировка узуга сертификат алдылар. Шулай ук Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән истәлеккә фотосурәтләр дә төшерелде. Призерлар исемлеген сылтама аша карарга мөмкин.