Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Герман Лернер җитәкчелегендә Вьетнам Социалистик Республикасында РФ Сәүдә-икътисадый вәкиле урынбасары Андрей Печерин  белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 40дан артык компаниясе катнашты.

Төп тезислар:

  • Вьетнам һәм Россиянең логистика каналы Ерак Көнчыгыш портлары аша җайга салынган, тимер юл элемтәсе Кытай аша уза. Тиз бозыла торган товарлар өчен авиаэлемтә гамәлдә.
  • Ил барлык базарлар өчен дә ачык. Импорт һәм экспорт өчен перспектив юнәлешләр – полимер продукция, азык-төлек продуктлары, авыл хуҗалыгы продукциясе (ит).
  • Вьетнамда Вьетнам-Россия индустриаль паркы – производстволарны һәм складларны локальләштерү өчен мәйданчык эшли.
  • Вьетнам банклары Россия компанияләре күрсәтелгән түләүләрне хупламый. Милли валюталарда турыдан-туры үзара исәп-хисапларның гамәлдәге коралы булып Вьетнам-Россия банкы тора.
  • Ил халыкара сәүдә өчен ачык булганлыктан, Россия компанияләренә конкуренциягә әзер булырга кирәк.
  • Вьетнам базарына уңышлы чыгу өчен аны кызыксындырган сегментта анализлау һәм бәяләү, катнашуның туры килә торган стратегиясен формалаштыру максатка ярашлы булачак.

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International