Казанда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

27 февральдә Казан Экспода Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «2024 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм кулланучылар базары эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар. Җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруда заманча алымнар» темасына киң вәкиллекле йомгаклау утырышы булды.

Утырышта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконың төп тезислары:

  • 5,6 трлн.сумнан артык продукция төяп җибәрелгән (үсеш 19,2%).
  • Сәнәгать җитештерүе индексы – 105%
  • Сәнәгатьтә эшкәртү производстволары өлеше – 73%.
  • Иң зур үсешне суднолар төзү, вертолетлар төзү, машиналар, җиһазлар, компьютерлар һәм оптик әйберләр җитештерү күрсәткән.
  • Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү икътисадның терәге булып кала.
  • Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексын 2029 елга кадәр үстерү программасы кабул ителде. Анда материаллар, урта һәм кече тоннажлы химия, резин һәм пластмасса әйберләр җитештерүне киңәйтү буенча 50дән артык инвестпроект бар. Планлаштырылган инвестицияләр күләме – 1 трлн.сум.
  • Машина төзелешендә төяп җибәрелгән продукция күләме өчтән бер өлешкә диярлек арткан һәм 1,5 трлн.сум тәшкил иткән.
  • Барлык дәүләт контрактларында, эре төзелешләрдә һәм файдалы казылмалар чыгаруда үзебезнең техника кулланылырга тиеш.
  • Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен газ-мотор транспортын өстенлекле сатып алуны тәэмин итәргә кирәк.
  • Производстволар үсә һәм кадрларга агымдагы ихтыяҗ 9 меңнән 11 меңгә кадәр арткан.  Яшьләрне заводларга, барыннан да элек, торак белән җәлеп итәргә кирәк. КАМАЗ хезмәткәрләре өчен планлаштырылган алты аренда йортының өчесе төзелде. Дәүләт ярдәме чаралары һәм тулай тораклар, шулай ук сәнәгать предприятиеләре өчен арендалы торак төзү программасы кирәк.
  • Татарстан 130дан артык дәүләт белән хезмәттәшлек итә. Безнең товар әйләнеше 10%ка, ә экспорт 18%ка арткан.
  • Ваклап сату әйләнеше артып, 1,6 трлн.сумнан күбәеп киткән.
  • Татарстан Республикасы предприятиеләре 110 млрд.сумга якын федераль финанслар алды
  • «ТатПромСтан»  фрезер станокларын локальләштерүнең 80% дәрәҗәсенә җитте.
  • 2025 елда Казан органик синтез заводында 311 МВт пар-газ турбинасы җайланмасын эшләтеп җибәрү, Буа районында 300 МВт куәтле җил паркын проектлау һәм электр хуҗалыклары объектларын берләштерүне тәмамлау планлаштырыла.
  • «Промэнерго» технопаркында гомуми кереме 12,3 млрд сум булган 5 резидент инде эшли. Бу микроэлектроника – интеллектуаль исәпләү приборлары һәм электр транспорты өчен заряд бирү станцияләре җитештерү, шулай ук югары вольтлы кабель арматурасы җитештерү.
  • «Олимп» сәнәгать технопаркында фәнни-административ һәм фәнни-җитештерү корпуслары төзелгән. Биредә йөк, пассажир транспорты һәм полимер продукция өчен электрон компонентлар җитештерүче резидентлар урнашачак.

Моннан тыш, Антон Алиханов Татарстан сәнәгатьчеләренең эшен бәяләде.

 - Республика җитәкчелегенә сәнәгатьне үстерү мәсьәләсендә күпьеллык позицияләре өчен рәхмәт белдерәм – сез эшкәртүдә Гомумроссия үсешенең югары темпларын узып китә аласыз, продукцияне төяп җибәрү күләме буенча барлык субъектлар арасында топ-4 арасында нык һәм сәнәгать өлкәсендә нәтиҗәлелек рейтингында һичшиксез лидерлар рәтендә торасыз.

Шуңа күрә Татарстанның без идарә итә торган дәүләт программаларында төп катнашучыларның берсе булуы гаҗәп түгел. Алар аша соңгы 4 елда төбәк предприятиеләренә 280 млрд.сумнан артык акча җибәрелде, йөздән артык проектны без ФРП аша 53 млрд.сумга хупладык, – дип ассызыклады Антон Алиханов.

Ул сәнәгать инфраструктурасының тиз үсешен аерым билгеләп үтте, Татарстанны бу юнәлештә лидер һәм федераль инициативалар авторы дип атады.

– Бүгенге көндә Татарстанда 100 гә якын индустриаль парк, технопарк, 8 сәнәгать кластеры бар. Бу планда сез Мәскәү, Мәскәү өлкәсе белән бер дәрәҗәдә диярлек. Бу күп нәрсә турында сөйли. Безнең өчен сезнең регион үсешендә индустриаль тайпылыш, икътисадның диверсификацияләнгән структурасы бик мөһим. Биредә үз тармакларында күп кенә лидер компанияләр тупланган. Алар технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда якорь заказчылар һәм кооперация чылбырының төп катнашучылары ролен үтәячәк. Без аларның мөмкинлекләрен, бурычлар комплексын хәл итүдә компетенцияләрен максималь файдаланырга өметләнәбез, – дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International