Бүген "Корстон" кунакханә-сәүдә-ял итү комплексында "Стандартлаштыру һәм туры килүне бәяләү-бизнес мәнфәгатьләрен яклау инструменты буларак" Бөтенроссия конференциясе булып узды. Чарада федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм фәнни оешма һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Республика җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләде.
Альберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан сәнәгатьчеләре стандартлаштыру процессларында актив катнашалар.
Үзенең чыгышы ахырында министр оештыручыларга очрашу мәйданы итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәтен белдерде һәм катнашучыларга Татарстан Республикасы казанышларын тәкъдир итүче презентацион ролик тәкъдим итте.
"Татар-информ" Мәгълүмат Агентлыгы материаллары буенча
"ТАНЕКО" Түбән Камада төзелгән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплекслары объектларына Ростехнадзорның Идел Буе идарәсеннән техник регламентлар таләпләренә туры килү турында карар һәм проект документларын алды.
Документта акрынайтылган кокслаштыруны урнаштыру (УЗК) һәм барлык объектлар да техник регламентлар (нормалар, кагыйдәләр), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә җавап бирү раслана.
2016 елның 3 июнендә (УЗК) акрынайтылган кокслаштыруны урнаштыру җиһазны комплекслы тикшереп карау режимында эшләде. Аның тотрыклы эше нәтиҗәсендә "ТАНЕКО" комплексында нефть эшкәртү тирәнлеге 99% кадәр арткан, ә ачык нефть продуктларын сайлап алу исә 87 процентка арткан.
Проект егәрлеге чимал катнашмасы буенча елына 2 млн тонна тәшкил итә. "ТАНЕКО" илдә беренчеләрдән булып ахыргы продукт буларак мазут чыгарудан баш тартты һәм ачык нефть продуктлары гына җитештерүгә күчте.
Бүген "Россия Вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисовка Дәүләт оборона заказы кысаларында вертолетлар белән тәэмин итү үтәлешенең барышы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, булачак дәүләт кораллану программасы параметрлары нигезендә МИ-38 вертолетларын сатып алу һәм куллану планнары турында фикер алышты.
Казан вертолет заводында Юрий Борисов һәм Андрей Богинский агрегат-җыю производствосын карадылар, Ансат һәм МИ-38 вертолетларын ахыргы җыюны тәмамлау цехында булдылар, ә аннан соң сатып алу һәм җитештерү планнары буенча фикер алыштылар.
Алар Россия Оборона министрлыгы ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылачак һәм җитештереләчәк МИ-38 вертолетының тышкы күренеше турында фикерләштеләр. Россия хәрби ведомствосы күпмаксатлы яңа МИ-38 вертолетына беренче заказ бирүче булып чыгыш ясады.
2017 елның 6 июнендә Россиядә электробусларны электр белән коруның беренче станциясен тәкъдир итү Сколково инновацион үзәгендә булды. Россия Drive Electro инжиниринг компаниясе көче белән булдырылган яңалыкны "КАМАЗ" ГАҖ белгечләре тәкдим итте.
Яңа зарядка исраф ителгән энергияне 5 минут эчендә тулыландырырга ярдәм итә. Шулай итеп, электробус тәүлегенә 300 чакрымнан артык юл үтә ала.
Литий-титанат аккумуляторлар белән җиһазландырылган икенче буын электробус КАМАЗ-Drive Electro Сколково Инновация үзәге кунакларын 2017 елның мартында йөртә башлады. Маршрутның озынлыгы 44 чакрым тәшкил итә. Көненә электробус 90-100 пассажир ташый ала.
2016 елда Сколковода ел буе икенче буын КАМАЗ-Drive Electro электробусы сынаулар узды. Тест нәтиҗәләре уңышлы булды, алар башта Мәскәү өлкәсендә, аннан соң Мәскәүдә үтте һәм кышын Санкт-Петербургта тәмамланды.
Ford Sollers компаниясе 2017 елның май аенда Россиядә 3 921 автомобиль сатылган, бу узган елның май ае белән чагыштырганда 12% югарырак. Барлыгы 2017 елның 5 аенда Россиядә җитештерелгән 17 350 Ford автомобиле сатылган.
Ford модель рәте арасында май аенда иң популяр Ford Focus булган - 1 395 автомобиль максималь сатылган. Сатуның үсүе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 53% тәшкил иткән. Ford Focus автомобиленә ихтыяҗ елның беренче кварталында компаниянең әлеге моделенә бәя төшерү белән бәйле.
Икенче урында Ford Kuga смарт- кроссоверы, 996 автомобиль. Яңа Ford Kuga чыгу белән аның сатылышы узган ел белән чагыштырганда 123% артты. Ford Kuga «Россиядә ел автомобиле – 2017» исемен яулады, шул ук вакытта, Ford Focus кече урта класста 2017 ел автомобиле булды. Бу модельләр Россиядә Ford сату флагманына әйләнделәр, 22017 елның 5 аенда 4 778 Ford Focus һәм 4 242 Ford Kuga сатылган.
Узган ел белән чагыштырганда җиде урынлы Ford Explorer сатуда популяр, алардан Ford Transit та калышмый.
2017 елның маенда 182 Ford Explorer (+96% узган елның маена карата) һәм 620 Ford Transit (+34%) сатылган.
«КАМАЗ-мастер» командасы «Великая степь – Дон» ралли-рейдында Т4 категориясендә чабыш нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны яулады һәм отты.
2 июньдә җомга көнне Волгоградта «Великая степь – Дон» автомобиль һәм мотоциклет спорты буенча Волгоград өлкәсенең ачык кубогына рәсми старт бирелде. Анда 50дән артык чабышчы катнашты.
«КАМАЗ-мастер» командасы Волгоградка ике экипаж составында килде, беренче махсус участокта пилот барлык киртәләрне дә җайлап уздылар. Иң әйбәт нәтиҗә Т4 категориясендә Айрат Мардеевта – 04:05, икенче булыр Антон Шибалов килде, ул нибары лидердан 5 секундка калышты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән брифинг булып узды, анда Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисади форумында катнашу нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаштылар.
Спикерлар билгеләп үткәнчә, республика өчен форум агымдагы елда бик тә нәтиҗәле булып чыкты. Татарстан өченче тапкыр инвестицион климат Милли рейтингы лидеры булды. Форум кысаларында Татарстан Республикасы өчен мөһим булган 20дән артык килешү һәм шартнамә имзаланды. Шулай ук, чара йомгаклары буенча республика эшлекле кунакчыллык яңа рейтингында өченче юлны җитәкләде.
Халыкара «Россия энергетика атнасы - ENES» энергия нәтиҗәлелеген һәм энергетиканы үстерү форумы кысаларында энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне саклаучы яшәү рәвешен пропагандалау проектларын гамәлгә кертүне стимуллаштыру максатыннан, Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы бөтенроссия конкурсларын оештыра.
Конкурслар ике этапта узачак (региональ һәм федераль). 2017 елның сентябрь һәм ноябрь айларында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасында конкурсларның региональ этапларын уздыруны оештыручы һәм вәкаләтле органы булып Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора. 2017 елның 5 июненнән 20 июленә кадәр конкурсларның региональ этабына гаризалар кабул ителәчәк.
Конкурсның федераль этабында җиңүчеләр 2017 елның 4 октябреннән 7 октябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә бүләкләнәчәкләр.
Конкурс турындагы тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин http://mpt.tatarstan.ru/rus/enes-2017.htm.
Теләкләре булган барлык оешмаларны әлеге конкурсның региональ этабында катнашырга чакырабыз.
XI Бөтенроссия «Экология һәм җитештерү. Әйләнә тирәлекне саклауда икътисади механизмнарны үстерү киләчәге» конференциясе кысаларында «Нижнекамскнефтехим» гавәми акционерлык җәмгыяте «Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология и экология менеджменты» медале һәм дипломы белән бүләкләнде. Әлеге конференция 2017 елның 26-29 маенда Санкт-Петербург шәһәрендә узды.
Конференция Россия Федерациясе Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигатьне куллану һәм экология; фән һәм фәнни технологияләр; мәгариф комитетлары; Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы; Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы һ.б. ярдәмендә һәм катнашында узды.
«Нижнекамскнефтехим» гавәми акционерлык җәмгыятенең пресса хезмәте мәгълүматлары буенча.
Бу көннәрдә POZIS кадрлар хәзерләү үзәге нигезендә «НПО «Базальт» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри осталыкларын күтәрделәр.
«Базальт» акционерлык җәмгыяте вәкилләре сакчыл җитештерү фәлсәфәсе һәм методикасы, 5S системасының асылы, ПСПЦ карталары ясау кагыйдәләре, җайланмаларны саклау һәм төзәтү, өзлексез яңарту методикасы буларак Kaizen нигезләре һәм башка темалар белән таныштылар.
Уку-укыту программасын тыңлаучылар кирәкле белемнәрне алу мөмкинлеге биргән өчен, җылы кабул итүләре һәм яхшы оештырылган мәдәни программа – Казан буенча һәм истәлекле урыннарга экскурсия өчен үз рәхмәтләрен белдерделәр.
Укытуның киләсе баскычы җитештерү логистикасын оештыруга багышланган курс булачак. Әлеге курс июнь аенда, шулай ук, «Базальт» акционерлык җәмгыятендәге хезмәттәшләре өчен POZIS белгечләре тарафыннан оештырылачак.
POZIS пресса хезмәте мәгълүматлары буенча.