Бүген ТР Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән брифинг булып узды, анда Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисади форумында катнашу нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаштылар.
Спикерлар билгеләп үткәнчә, республика өчен форум агымдагы елда бик тә нәтиҗәле булып чыкты. Татарстан өченче тапкыр инвестицион климат Милли рейтингы лидеры булды. Форум кысаларында Татарстан Республикасы өчен мөһим булган 20дән артык килешү һәм шартнамә имзаланды. Шулай ук, чара йомгаклары буенча республика эшлекле кунакчыллык яңа рейтингында өченче юлны җитәкләде.