КАМАЗ Россиядә электр белән югары тизлектә коруның беренче станциясен тәкъдим итте

2017 елның 6 июне, сишәмбе

2017 елның 6 июнендә Россиядә электробусларны электр белән коруның беренче станциясен тәкъдир итү Сколково инновацион үзәгендә булды. Россия Drive Electro инжиниринг компаниясе көче белән булдырылган яңалыкны  "КАМАЗ" ГАҖ белгечләре тәкдим итте.

Яңа зарядка исраф ителгән энергияне 5 минут эчендә тулыландырырга ярдәм итә. Шулай итеп, электробус тәүлегенә 300 чакрымнан артык юл үтә ала.  

Литий-титанат аккумуляторлар белән җиһазландырылган икенче буын электробус КАМАЗ-Drive Electro  Сколково Инновация үзәге кунакларын 2017 елның мартында йөртә башлады. Маршрутның озынлыгы 44 чакрым тәшкил итә. Көненә электробус  90-100 пассажир ташый ала.

2016 елда Сколковода ел буе икенче буын КАМАЗ-Drive Electro электробусы сынаулар узды. Тест нәтиҗәләре уңышлы булды, алар башта Мәскәү өлкәсендә, аннан соң Мәскәүдә үтте һәм кышын Санкт-Петербургта тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International