Халыкара «Россия энергетика атнасы - ENES» энергия нәтиҗәлелеген һәм энергетиканы үстерү форумы кысаларында энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне саклаучы яшәү рәвешен пропагандалау проектларын гамәлгә кертүне стимуллаштыру максатыннан, Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы бөтенроссия конкурсларын оештыра.
Конкурслар ике этапта узачак (региональ һәм федераль). 2017 елның сентябрь һәм ноябрь айларында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасында конкурсларның региональ этапларын уздыруны оештыручы һәм вәкаләтле органы булып Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора. 2017 елның 5 июненнән 20 июленә кадәр конкурсларның региональ этабына гаризалар кабул ителәчәк.
Конкурсның федераль этабында җиңүчеләр 2017 елның 4 октябреннән 7 октябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә бүләкләнәчәкләр.
Конкурс турындагы тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин http://mpt.tatarstan.ru/rus/enes-2017.htm.
Теләкләре булган барлык оешмаларны әлеге конкурсның региональ этабында катнашырга чакырабыз.