Бүген "Корстон" кунакханә-сәүдә-ял итү комплексында "Стандартлаштыру һәм туры килүне бәяләү-бизнес мәнфәгатьләрен яклау инструменты буларак" Бөтенроссия конференциясе булып узды. Чарада федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм фәнни оешма һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Республика җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләде.
Альберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан сәнәгатьчеләре стандартлаштыру процессларында актив катнашалар.
Үзенең чыгышы ахырында министр оештыручыларга очрашу мәйданы итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәтен белдерде һәм катнашучыларга Татарстан Республикасы казанышларын тәкъдир итүче презентацион ролик тәкъдим итте.
"Татар-информ" Мәгълүмат Агентлыгы материаллары буенча