«Россия вертолетлары» якында РФ Оборона министрлыгына тәҗрибә эксплуатациясе өчен ике Ми-38 тапшырачак

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген "Россия Вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисовка Дәүләт оборона заказы кысаларында вертолетлар белән тәэмин итү үтәлешенең барышы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, булачак дәүләт кораллану программасы параметрлары нигезендә МИ-38 вертолетларын сатып алу һәм куллану планнары турында фикер алышты.

Казан вертолет заводында Юрий Борисов һәм Андрей Богинский агрегат-җыю производствосын карадылар, Ансат һәм МИ-38 вертолетларын  ахыргы җыюны тәмамлау цехында булдылар, ә аннан соң сатып алу һәм җитештерү планнары буенча фикер алыштылар.

Алар Россия Оборона министрлыгы ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылачак һәм җитештереләчәк МИ-38 вертолетының тышкы күренеше турында фикерләштеләр. Россия хәрби ведомствосы күпмаксатлы яңа МИ-38 вертолетына беренче заказ бирүче булып чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International