Республикада һәр елны уза торган Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» V Республика телевизион фестивале башланды. Яр Чаллы шәһәрендә (4 июльдә), Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә (5 июльдә) Фестивальнең зональ киңәшмә - тәкъдирләре уза.
Зональ киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәинов, Российской Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге директоры, Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге директоры һәм рәисе Владислав Майоров һәм Айдар Сәгетдинов, муниципаль берәмлекләр, икътисад өлкәсенең төрле тармакларындагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның вәкилләре катнашты.
Фестивальнең http://bzzm.ru/ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm сайтында катнашучылар гаризаның үрнәге, Фестивальнең нигезләмәсе һәм рәсми кәгазьләре белән танышырга мөмкиннәр.
4 июльдә «Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесенең сәләтле балаларга химиядән тирәнтен белем бирү лицей-интернатын тәмамлаучылар өчен мәктәпне тәмамлау һәм яңа тормыш чоры башлану бәйрәме булды.
Лицей-интернатның актлар залында тантаналы чара узды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Кунаклар арасында Казан милли тикшеренү технология университетының өзлексез белем бирү буенча проректоры Любовь Овсиенко, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Фёдоров, университетның нефть һәм нефть-химия факультеты деканы урынбасары Ольга Вахитова, шулай ук, укытучылар, ата-аналар һ.б. булды.
Лицейны быел 28 укучы тәмамлады. Шуларның унысы алтын медальгә лаек булучылар.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Төркиянең Guris Construction and Engineering CO. INC. (Гуриш) һәм "Рус җиле" ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты.
Киңәшмәдә шулай ук, "Сетевая компания" ААҖ һәм РЮИ "СО ЕЭС" АҖ Филиалы вәкилләре дә катнашты.
Очрашу барышында җил энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында, аерым алганда, җил парклары төзелеше өлкәсендә һәм Татарстан Республикасы территориясендә җил җайланмалары компонентларын җитештерүне локальләштерү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Гуриш ҖЧҖ һәм "Рус җиле" компаниясе арасында җил энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында өч яклы Килешү төзелде.
Алга таба бу өлкәдә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәвам итте.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча Комиссия утырышы узды.
Очрашу барышында утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында сөт продукциясенең законсыз әйләнешен кисәтү буенча үткәрелгән эш нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы вәкиле Карташов Виталий, Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелеге Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова, Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгения Иванова чыгышлары тыңланды.
Комиссия әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасында сөт продукциясенең законсыз әйләнешен киметү һәм кисәтү буенча оешмаларның үткәрелгән уңай эш нәтиҗәләре билгеләп үтелде.
Утырыш нәтиҗәләрен йомгаклап, Алмаз Хөсәенов әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә һәм тикшерү чаралары санын арттырырга, төбәк сыйфат мониторингын оештырырга тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Иран Ислам Республикасының Тәбриз шәһәре делегациясе белән очрашты. Делегацияне Тәбриз шәһәре мэры Сәдег Нәҗәфи Хәзерлу әфәнде җитәкли.
Иран Ислам Республикасы тарафыннан очрашуда Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министрлыгының Тәбриз шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Рәгеб Бабаи, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы консулы Мәликетдин Шәфагәт һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары -Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрде.
Шулай ук, яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең механизмнары һәм перспективалары хакында фикер алыштылар.
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия Федерациясендә Беларусь Республикасы Илчелегенең яңа билгеләнгән Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе Олег Исаев белән очрашты. Очрашу барышында республикалар арасында киләчәктә хезмәттәшлек итү сораулары каралды.
Белешмә өчен:
2017 елның июненнән Олег Филипп улы Исаев Россия Федерациясендә Белоруссия Республикасы Вәкиллегенең Казандагы бүлеге
җитәкчесе итеп билгеләнде.
28 июньдә Мәскәү шәһәрендә "Космос" Концертлар залында Россия Федерациясе Дәүләт фәнни үзәгенең «ВИАМ» (Бөтенроссия фәнни-тикшеренү авиация материаллары институты) Федераль дәүләт унитар предприятиесенең 85 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
85 ел эчендә ВИАМ үзенең интеллектуаль һәм техник потенциалын саклап калган. ВИАМ ярдәмендә Россия импортны алыштыру һәм оборонаны ныгыту бурычларын уңышлы хәл итә.
Шулай ук, мәртәбәле кунаклар сыйфатында чарада Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегия Рәисе Урынбасары Олег Бочкарев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Депутатлары Владимир Гутенев, Николай Гончар, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Урынбасары Артур Шайнуров, Ульяновск, Самара өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре һ. б. катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы V ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Гаризаларны кабул итү 2017 елның 18 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен аерым башкаручыларны яисә аерым команда җибәрәчәк, алар үзләренең чыгышларын "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты", "Визитка-предприятиене тәкъдир итү" (визитканы команда гына әзерли) номинацияләрендә әзерләячәк.
Фестивальнең сайлап алу турлары 6 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Казанда узачак; этап җиңүчеләре Финалда катнашу өчен чакырылачак. Финал 15-16 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм концертлар залында узачак. Гала-концерт 18 ноябрьдә "Пирамида" да үтәчәк һәм "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы аша күрсәтеләчәк.
Җиңүче команда (Гран при хуҗасы) 250 000 сум күләмендә акчалата премия һәм Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубогын алачак. Фестивальнең гомуми бүләкләү фонды - барлыгы алты миллион сум.
Катнашу өчен гариза, шулай ук, фестивальнең Нигезләмәсе һәм документлар белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин http://bzzm.ru/, яисә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында: http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm да танышу мөмкин.
Бүген "Химград" технополисы территориясендә Advenira Enterprises Inc. (АКШ) компаниясенең нанокомпозит катламнар җитештерү буенча яңа производство эшләтеп җибәрелде. "ТАТ-Адвенира" заводы ачылышы тантанасында "РОСНАНО" ИК ҖЧҖ Идарәсе Рәисе Анатолий Чубайс, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, нигез салучы һәм генераль директоры Advenira Enterprises нигез салучы һәм генераль директоры Эльмира Рябова һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов 2016 елның ноябрендә АКШ эш визиты кысаларында проект белән җентекләп танышуын билгеләп үтте.
"Нанокомпозит эретмәләр эшләнмәләрнең ышанычлылыгын арттырырга һәм хезмәт срогын озынайтырга мөмкинлек бирә, - диде ТР Президенты. – Әлеге проект ярдәмендә сәнәгать өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу инновацион катлам металл конструкцияләренең сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, суднолар төзелешендә һәм башка тармакларда кулланыла ала", диде ул. Рөстәм Миңнеханов аеруча бүген продукцияне сатып алучы да булуын ассызыклады.
Анатолий Чубайс проектның авторы Элмира Рябова эшләнмәсен уникаль нанотехнологик процесс дип атады. «Без проектның перспективалары булуын күрдек, һәм ул бүген Казанда. Металлоконструкцияләр, пыяла, пластик коррозияга каршы катлам белән эшкәртелә ала, сүз һәйкәлләр эшкәртү турында да бара ала», - диде «Роснано» башлыгы.
Бүген нанояпмалар җитештерүен ачу («ТАТ-Адвенира») тагын бер уңышлы проект булачак. Моннан тыш, республикада 2013-2016 елларга нанотехнологияләрне үстерү буенча максатчан программа гамәлгә ашырыла һәм инде безгә чираттагы программаны кабул итәргә кирәк. Татарстан наноиндустрия продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәк санала. Әмма безнең өчен иң мөһиме – саннар гына түгел, ә реаль җитештерү мөһим. Без киләчәктә дә наноҗитештерү күләмен арттырырга телибез, хезмәттәшлек һәм яңа җитештерүләр булдыру өчен ачыкбыз, без туплаган тәҗрибә яңа технологияләрне гамәлгә кертүче компанияләр белән үзара файдалы партнерлыкны гамәлгә ашыру өчен кулланылырга мөмкин».
"Татарстанстат" мәгълүматларына караганда 2017 елның гыйнварь-май айларында республика предприятиеләре тарафыннан үзләре җитештергән товар, башкарылган хезмәтләр һәм эшләрнең гомуми бәясе - 863 553,2 млн. сум тәшкил иткән. 2017 елның гыйнварь-май айларында сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 103,5% тәшкил итте.