Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI Съезды кысаларында "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-ял итү комплексында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый һәм сәнәгый объектларын презентацияләү узды.
Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев катнашты. Ул Съездда катнашучыларга Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдир итте, сәнәгать үсеше нәтиҗәләре турында һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләре хакында сөйләде. Илдар Мингалиев Съездда катнашучыларның игътибарын күптән түгел оештырылган madeintatarstan.com. порталы аша Татарстан предприятиеләре продукциясен алга этәрү мөмкинлекләренә юнәлтте.
Бүген Татарстан Республикасына Көньяк Моравия крае Гетманы Богумил Шимек башлыгында Чехия Республикасы делегациясенең эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу булып узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов кунакларга республикабызның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сүз барды һәм сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча "юл картасын" уртак әзерләү килешенде.
2017 елның 2 августында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессының VI Съезды кысаларында узган «Татар эшкуарлыгы һәм меценатлыгы» дискуссия мәйданчыгы эшендә фикер алышуда катнашты.
Чара барышында меценатлык һәм хәйрия мәсьәләләре кузгатылды, туризм индустриясен үстерү, сәүдә эшчәнлеген арттыру, Татарстан продуктларын алга этәрү һәм татар атчылыгын үстерү турында сүз барды.
2017 елның 1 августында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе” АҖ җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды. Очрашу «Корпорация МСП» АҖнең льготалы лизинг җиһазлары программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларының региональ лизинг компанияләрен билгеләү максаты белән оештырылган конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча үткәрелде.
2017 елның 31 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Әнвәр улы Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының аналитика бүлеге башлыгы Ахмеров Марат Равил улына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
28.07.2017
“Ростех” корпорациясе масштабында Мәскәүдән Новосибирск шәһәренә кадәр төрле мәйданчыкларда 25 июльдән 5 августка кадәр барачак WorlSkills стандартлары буенча үзәкләштерелгән «Яшь профессионаллар» чемпионатында корпоратив ярышларның 200 дән артык финалисты катнаша.
2017 елның 27 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Әнвәр улы Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының аналитика бүлеге башлыгы Ахмеров Марат Равил улына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Бу көннәрдә республика муниципаль берәмлекләренең җәмәгать туклануы оешмаларында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегендә акция – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли ашлары көннәре уздырыла. Җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, милли ашларны әзерләү гадәтләрен саклау, Татарстан Республикасында яшәүче күптөрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашучанлыкны ныгыту проектның төп максаты булып тора.
Акция нәтиҗәләре буенча республиканың муниципаль берәмлекләренең Конкурс комиссияләре тарафыннан Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактаулы грамоталары белән бүләкләү өчен җәмәгать туклануы оешмаларының иң яхшы коллективлары билгеләнәчәк.
Республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли ашлары көннәрен уздыру графигы Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сайтында урнаштырылган.
Июль аенда «КАМАЗ»да компаниянең бүлекчәләрендә һәм оешмаларында эшләүче йөк автомобильләрен йөртүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы узачак.
Чарада «С» категориясендәге автомобиль йөртүче таныклыгына ия булган йөк ташучы камазчылар катнашачак. «КАМАЗ кубогына» багышланган конкурс беренче ел гына уздырылмый. Ул зур йөк ташучы автомобиль йөртүчеләрнең һөнәри осталыкларының дәрәҗәсен үстерергә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләренең мөһимлеген искә төшерергә һәм һөнәрнең абруен күтәрергә ярдәм итә.
Ярышның программасы бер теория һәм өч гамәли этапны тәшкил итә. Беренче этапта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нигезләрен белү-белмәүне тикшерәчәкләр. Икенче һәм алдагы этапларда катнашучыларга 65115 шасси нигезендәге КАМАЗ йөк автомобилендә хәрәкәт итү осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.
Судьялар коллегиясе конкурска нәтиҗәләр ясаячак. Әлеге коллегияне баш судья җитәкләячәк. Җиңүчеләр шәхси сынауда билгеләнәчәкләр: беренче, икенче һәм өченче урыннар күздә тотыла. Моннан тыш, «Иң яхшы яшь автомобиль йөртүче» исеме дә аталачак. Аны 25 яшькә кадәр булган катнашучылар арасыннан сайлап алачаклар. Һөнәри осталык конкурсында катнашучыларның барысы да кыйммәтле бүләкләргә лаек булачак.
2017 елның 5 июлендә «Алабуга» үзенә бер төрле икътисади зона җирлегендә Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Сарытау өлкәсе җирлегендә регионара сәнәгать композит кластеры булдыру буенча стратегик сессия узды.
Чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Сарытау өлкәләренең башкарма хакимият органнары, композит чимал һәм ярымфабрикатлар җитештерүче сәнәгать оешмаларының вәкилләре катнашты.
Кластер Россиядә композит материаллар булдыручы тулы технологик чылбыр үстерергә ярдәм итәчәк.
«Алабуга» үзенә бер төрле икътисади зона җирлегендә полиакрилонитрил сүсен (ПАН-волокна) җитештерү буенча завод төзү кластерның иң мөһим проектларының берсе булып тора. Бу дөнья күләмендәге сыйфат үрнәкләренә һәм бәяләренә туры килүче углерод сүсен эшләп чыгару өчен чимал әзерләүнең беренче этабы. Проектның гомуми бәясе, якынча 6,9 млрд сум тәшкил итәчәк.
2017 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев Петербург халыкара икътисади форум кысаларында тиешле килешүгә кул куйдылар.
Композитларны технологик эшкәртүләрнең барлык баскычларында да эшләп килүче 50 дән артык компания композит кластеры кысаларындагы кооперациягә карата кызыксынуларын белдерде.
Стратегия сессиясе барышында кластерны үстерү максатлары һәм мәсьәләләре билгеләнде. Катнашучылар алдагы уртак проектлар турында фикер алыштылар, шулай ук кластерны формалаштыру буенча юл картасын расладылар. Агымдагы ел ахырына кадәр кластер булдырылыр һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының реестрына кертелер дип көтелә. 2018 елдан композитлар өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру планлаштырыла.