Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча Комиссия утырышы

2017 елның 30 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча Комиссия утырышы узды.

Очрашу барышында утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында сөт продукциясенең законсыз әйләнешен кисәтү буенча үткәрелгән эш нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы вәкиле Карташов Виталий, Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелеге Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова, Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге  Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгения Иванова чыгышлары тыңланды.

Комиссия әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасында сөт продукциясенең законсыз әйләнешен киметү һәм кисәтү буенча оешмаларның үткәрелгән уңай эш нәтиҗәләре билгеләп үтелде.

Утырыш нәтиҗәләрен йомгаклап, Алмаз Хөсәенов әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә һәм тикшерү чаралары санын арттырырга, төбәк сыйфат мониторингын оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International